2 сыйныфлар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча класс сәгате. Тема: Урам көтелмәгән хәлләр белә тулы.
Оценка 4.9

2 сыйныфлар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча класс сәгате. Тема: Урам көтелмәгән хәлләр белә тулы.

Оценка 4.9
Презентации учебные +1
doc
классное руководство
2 кл
10.02.2017
2 сыйныфлар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча класс сәгате.  Тема: Урам көтелмәгән хәлләр белә тулы.
план класс сәгате.doc
2 сыйныфлар өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча класс сәгате.  Тема: Урам көтелмәгән хәлләр белә тулы.  Максат: Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам    итү.  Тукталышларда   һәм   җәмәгать   транспортында   үз­үзеңне  тоту кагыйдәләрен   ныгыту,   истә   камилләштерү, сөйләм телләрен баету , фикерләү сәләтләрен устерү.    калдыру,   күзаллау   сәләтләрен                        Юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү. Мультфильм геройлары аша балаларда дәрескә кызыксыну уяту.    Җиһазлар:  Мультфильм   геройлары   (Крош,   Нюша,   Ёжик,   Бараш),  светофор билгеләре,   муьтфильм   геройлары   белән   төрле   ситуацияле  сюжетлы рәсемнәр, укытучы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча сораулар язылган карточка. Дәрес барышы: Исәнләшү, балаларның әзерлекләрен тикшерү. Укытучы: Балалар, борын заманда, кешеләр җәяү генә йөргәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләре   булмаган.   Машиналар   барлыкка   килгәч,   кагыйдәләрсез,   юл билгеләреннән башка хәрәкәт итү куркыныч була башлаган. Сез инде җәяү йөрү кагыйдәләрен өйрәндегез. Менә   бүген   сезнең   янга   дусларыгыз   кунакка   килгән.   Алар   нинди мульфильмнан  дип уйлыйсыз? Болынлыкта смешариклар Барашның туган көнен бәйрәм итеп утыралар. (слайд 3) Кар­карыч: Ур­ра безгә шәһәрдән телестудиягә чакырып хат килде. Безне " Мин юл кагыйдәләрен беләм " дигән конкурска чакыралар. Әйдәгез кемнәрне сайлыйбыз?  Хәйран гына сөйләшкәннән соң конкурска Барашны, Крошны, Нюшаны, Ёжикны җибәрергә булдылар. (слайд 4) Нюша: Ә ничек барырга соң ул телестудиягә? (слайд 5) Крош:   Мин беләм, мин беләм! Аның бернәрсәсе дә юк, тыңлап торыгыз! Башта җәяү барасы. Бик әкерен бармаска, йөгереп барырга кирәк безгә. Машиналар килсә дә, йөгерербез, көтеп торырлар, аларга юл бирәсе түгел. Аннан, урам аша чыгасы. Махсус билгеләнгән урыннары була икән аның. Ул билгеләрне эзләп йөрмәбез инде. Урамның теге башын күрсәк ­ шул җитә. Бик нык йөгерсәк, чыгып та җитә алырбыз. Әйе, әйе, дөрес әйтәм. Ник бик сәерсенеп миңа карыйсыз? Әллә ышанмыйсыз инде дустыгызга. (слайд 6)  Бараш: Тукта әле, син бик куркыныч итеп сөйлисең. Без ышаным җитә алмыйбыз шул. Әйдә, балалар янына барып, шулардан  сорашыйк әле. Бәлки, алар безгә ярдәм итәрләр.  ­  Исәнмесез, кызлар, малайлар, исәнмесез апа! Сез безгә ярдәм итмәссезме икән? (слайд 7) Укытучы:  Без сезнең үзара сөйләшүегезне ишеттек. Крош юлда  ничек йөрергә кирәклеген дөрес әйтмәде бугай, шулай бит, балалар? Ул кайда ялгышты? Җәяүлеләр кайдан йөри? (искә төшерү) (слайд 8)  Урам аша яки юл аша ничек чыгарга? (слайд 9) - Бараш: Мин беләм, зебра аша!  Укытучы: Балалар Бараш нинди зебраны күз алдында тота? (слайд 10) (балаларның җаваплар, зебра рәсеме күрсәтелә) ­ Урамны чыкканда башта кайсы якка карыйбыз? (балаларның җаваплары) (слайд  11) Укытучы:  Әйе, башта сул якка карыйбыз. Юл буш икән тыныч кына юл аша чыгарга мөмкин. Әгәр чыгып өлгермәсәң, нәкъ юл  уртасында билгеләнгән җәяүлеләр өчен "утрау" да  (рәсем күрсәтә)  көтеп торырга була. Юлның икенче яртысы аркылы чыкканда уңга карарга кирәк. Ёжик:  Менә ничек икән! Аннан безгә барып җитәр өчен трамвайга  утырырга кирәк. Анда нишләргә? (слайд 11) Укытучы: Бер дә авыр түгел ул ! Трамвайга утырыр өчен, юлны трамвай туктап беткәч кенә чыга башлагыз.  (слайд 12)  Юлда йөргәндә тәртип  саклагыз, башкаларга комачауламагыз. Салонда чүпләмәгез, шауламагыз.  Крош: Рәхмәт сезгә балалар. Сез безгә бик булыштыгыз. Без китик инде. Укытучы: Әйдәгез сез юлга кузгалганчы "Светофор" дигән уен уйнап алыйк, (физ минутка).  Уенны башлаганчы бер кагыйдәне искә  төшерик әле балалар. Юл аркылы светофорның нинди төсе янгач чыгарга ярый? (балаларның җаваплары) (слайд 14) Уен: (слайд 15) Иң кырысы ­ кызыл төс. Алдында кызыл янса ­       Тукта! Бераз сабыр ит,       Ашыгып алга барма! (слайд 16) Юлдан тыныч чыгу өчен,  Безнең киңәшне тыңла:          ­Көт! Күрерсең: сары янар  Өч төснең уртасында. (слайд 17) Артыннан ук яшел төс Кабыныр синең алда. Әйтер: ­ Каршылыклар юк,  Курыкмый алга атла. Балалар булышлыгы белән   смешариклар телестудиягә килеп тә җиттеләр. (слайд 18) Укытучы: Балалар смешариклар телестудиягә керсеннәр өчен тагын бер юл аша чыгарга кирәк. Ләкин бу юлда зебра юк. (слайд 19) Ә ничек алар юлны чыгарлар? Без аларга башка чыгу юлларын аңлатырга да онытканбыз.(балаларның җаваплары) (слайд 20) Бик дөрес, булдырдыгыз. (слайд 21) Әйдәгез, бездә смешарикларга җиңү яуларга ярдәм итик. (слайд 22, 23) Конкурс сораулары: (слайд 24) 1. 2. Автобус тукталышы нинди билге белән билгеләнә? (слайд 25) Ишегалдындагы юлда уйнарга ярыймы? (слайд 26) Велосипедта йөрүчеләрнең кайсысы кагыйдәне боза? (слайд 28)   3.    Светафорның кайсы сигналы хәрәкәтне рөхсәт итә? (слайд 27)  4. 5. Юлны болай чыгарга ярыймы? (слайд 29) 6. 7. Юл аша чыкканда беренче кайсы якка карарга кирәк? (слайд 31) Светофорның кайсы төсе сигналлар алышынуын хәбәр итә? (слайд 30)  8.   Бу билге нәрсәне аңлата?     (слайд 32) 9. Юлның икенче ягына ничек итеп дөрес чыгарга? (слайд 33) 10.   Җәяүлеләр чыгу урынын билгели торган дөрес рәсемне сайлап ал. (слайд 34) 11. Урамда кайсы светофорны очратып булмый? (слайд 35) 12.   Кайсы   билге   юл   аша   чыгарга   ярамаганны   күрсәтә? Укытучы:  Молодцы, балалар, булдырдыгыз, смешарикларга  җиңәргә ярдәм иттегез. (слайд 36) Сезнең ярдәм белән алар "Мин юл йөрү кагыйдәләрен беләм" сертификаты белән бүләкләнделәр. (слайд 37) Димәк алар хәзер безнең шикелле, юлда хәвеф­хәтәрсез йөри алачаклар. (Балалалар бүләкләнә.   Сорауга   дөрес   җавап   биргәннәргә   мактау  талоны,   ялгыш   җавап биргәннәргә кисәтү талоны бирелә. Уен  ахырында нәтиҗә ясала. Иң күп мактау талоннары алган бала җиңүче була (аның бер кисәтү талоны да булмаска тиеш). Җиңүчегә "Үрнәк җәяүле" значогы бирелә).

Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
10.02.2017