Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"
Оценка 4.6

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Оценка 4.6
Педсоветы
doc
воспитательная работа +1
Взрослым
06.01.2017
Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында           башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"
Бүгенге фән һәм мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр киң колач алган чорда, укыту – тәрбия эшенең сыйфатын камилләштерү кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Белем бирүнең сыйфатын күтәрү юнәлешендә без, укытучылар, игътибар итәргә тиешле мөһим проблемалар түбәндәгеләр: 1. укытучының аналитик культурасын үстерү. 2. укытучының дәресенә бәя биргәндә белем һәм күнекмәләрне үзләштерү өчен тиешле шартлар булдыруны гына түгел ,ә бәлки укучыларның шәхси сыйфатларын үстерү юнәлешендәге эшчәнлекне оештыруны да искә алу; 3. мәктәпкәчә тәрбия, башлангыч,төп белем бирүдә дәвамчанлык булдыру. 4. цифрлы бәяләүне сүзле бәяләү белән бергә алып бару. 5. белем бирүдә интерактив алымнардан файдалану. 6. компьютер технологияләрен үзләштерү, аны белем һәм тәрбия бирүдә куллану. 7. белем сыйфатының торышын даими күзәтү, аның стандартка туры килүен билгеләү. 8. яңа инновацион һәм мәгълүмати технологияне укыту – тәрбия процессында даими куллану
Доклад Актуаль проблемалар.doc
Хәзерге заман мәктәбе шартларында           башлангыч белем бирүдә актуаль                             проблемалар Бүгенге фән һәм мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр киң колач алган чорда, укыту – тәрбия эшенең сыйфатын камилләштерү кирәклеген яхшы аңлыйбыз.  Белем бирүнең сыйфатын күтәрү юнәлешендә без, укытучылар, игътибар итәргә тиешле мөһим проблемалар түбәндәгеләр: мәктәпкәчә тәрбия, башлангыч,төп белем бирүдә дәвамчанлык булдыру. цифрлы бәяләүне сүзле бәяләү белән бергә алып бару. белем бирүдә интерактив алымнардан файдалану. компьютер технологияләрен үзләштерү, аны белем һәм тәрбия бирүдә куллану. укытучының аналитик культурасын үстерү. 1. 2. укытучының дәресенә бәя биргәндә белем һәм күнекмәләрне үзләштерү өчен тиешле шартлар   булдыруны   гына   түгел   ,ә   бәлки   укучыларның   шәхси   сыйфатларын   үстерү юнәлешендәге эшчәнлекне оештыруны да искә алу; 3. 4. 5. 6. 7.   белем сыйфатының торышын даими күзәтү, аның стандартка туры килүен билгеләү. 8.  яңа инновацион һәм мәгълүмати технологияне укыту – тәрбия процессында даими куллану Хәзер   шушы   проблемаларның   кайберсенә   аерым   тукталып   үтик.   Бүгенге   белем   бирүнең сыйфаты күбесенчә укытучының яңа технологияләрне үзләштерү һәм аларны эшендә файдалана белү дәрәҗәсенә бәйле. Укытучыларыбыз укыту­тәрбия эшенең сыйфаты турында күп уйлана,әмма яңа технология үзләштерү, куллану укытучының теоретик һәм практик яктан әзер булуын таләп итә. Билгеле, яңалыкны кертү кешеләрнең фикерен үзгәртү һәрвакыт кыен. Ләкин тормыш алга бара, заман яңача эшләүне, иҗади фикерләүне сорый. Укытучы даими эзләнсә генә уңышка ирешә ала. Хәзер балалар мәгълүматларны төрле чыганаклардан ала. Ата – аналарның фикере , тормыш рәвеше   үзгәреп   тора.   Шуңа   күрә   укытучы,   тормыштан   артта   калмас   өчен,   радио,   телевидение, матбугат материалларын даими күзәтеп барырога , үз белемен күтәрергә тиеш. Белемле кешегә алда торган проблемаларны чишү юлларын табу җиңелрәк.                 Укучыларның акыл үсешен булдыруның әһәмияте, зарурлыгы да артты. Ачык демократик җәмгыять, дөньяны һәм анда үзеңнең урыныңны үзеңчә күзаллау хокукы    һәр шәхеснең фикерләү сәләтенә ия булуын таләп итә. Укыту процессының иң әһәмиятле сыйфатларыннан берсе – фикерләү   алымнарын   һәм   гамәлләрен   рефлексив,   аңлы   үзләштерүгә   күчү.  (Заманча педагогика фәне”Әгәр кеше рефлексияләми икән, ул укыту процессының субъекты була алмый” дип саный.Бу   очракта   шәхескә   якын   килеп   укыту   турында   сүз   алып   барып   булмый.Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б. Эльконин укучыларны кече яшьтән үк рефлексив эшчәнлеккә тартырга кирәк дип  саный.  Рефлексиягә  сәләтлелек   формалаштыру   өчен  уңышлы  период  дип   алар   7  –  11  яшь аралыгын атый. )     Инглиз философы А.Уайтхед әйтүенчә, укыту – белемнәрдән файдалана белү сәнгатенә өйрәтү, тормышның теләсә нинди өлкәсендәге проблемаларны анализлау мөмкинлеге бирә торган фикерләү  стиле барлыкка китерү ул. Фикерләү сәләте балага  әзер рәвештә бирелми; ул төрле проблемалы мәсьәләләрне хәл итү процессында үсә, моның өчен кирәкле шартлар булу зарур.           “Кешенең бөтен аңлы тормышы, аның туган теле аша уза” – ди Д.С.Лихачёв. Баланы туган телгә өйрәтү нигезе итеп күзәтә белүне, күзәтүләрне бер фикергә туплауны һәм аны сүзләр белән дөрес аңлатуны сорый. Ул укучыларны сөйләм осталыгына өйрәтүнең башка фәннәрне үзләштерүдә дә мөһим булуын раслый. Телне   өйрәнү   системасында   I   сыйныф   балалары   эшчәнлеге   белән   идарә   итүнең,аны оештыруның иң җаваплы этап булуы бәхәссез. Әлеге юнәлештә мәктәпкә укырга киләчәк балаларны алдан әзерләү укытучы хезмәтен шактый җиңеләйтә.  I сыйныф балаларын дөрес укырга өйрәтү педагогтан һөнәри әзерлек һәм түземлелек сорый. Иң беренче укытучы “Дөрес уку нинди була?” соравына төгәл җавапны үзе белергә тиеш. (Дөрес   уку   –   баланың   авазларны   бозмыйча   әйтүен,   сүздәге   авазларны   төшереп калдырмыйча, шулай ук теге яки бу сүздә булмаган хәрефләрне өстәмичә һәм авазларның урынын алыштырмыйча укуны аңлата).  Укырга   –   язарга   өйрәтү   дәресләренең   мөһим   үзенчәлекләре   шунда:дәресләр   ялыктыргыч булмаска тиеш. Күнегүләр бер типта булып, кабатлаулар күп булса,шулай ук балага аның хезмәте турында   еш   кына   уңай   фикерләр   дә   әйтелмәсә,   баланың   кызыксынуй   кими,   ул   ялыга.   Кызык булмаган хезмәт уңай нәтиҗә бирми. Шулай итеп, укытучының дәрес үткәрүгә җавапсыз каравы аркасында бала дөрес, йөгерек, аңлап һәм сәнгатьле укырга өйрәнеп өлгерми.  Димәк, “Әлифба чоры” дәресләренең күрсәтмә әсбаплар белән җиһазланган һәм мавыктыргыч булуы бик мөһим. Шулай ук балаларның мәктәпкә кадәр уйнаган уеннарын да уйнатырга, яңаларын да куллану кирәк. Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру – кече яшьтәге мәктәп балалары белән эшләүдә иң актуаль   мәсьәләләрнең   берсе.   Укытучы   барлык   балаларны   да   сәнгатьле   итеп   укырга   өйрәтергә омтыла.   Нәтиҗәләр   исә   кайчак   педагогның   өметен   акламый.   Кече   яшьтәге   мәктәп   балаларын сәнгатьле итеп укырга өйрәтү мәсьәләләре методик берләшмәләр эшенең игътибар үзәгендә торырга тиеш.   Сәнгатьле   укый   алмаган   балаларга   тавыш   күтәрү,   аларга   кырыс   мөнәсәбәттә   булу   – педагогның   һөнәри   кимчелеге.   Билгеле   булганча,   баланың   таләп   ителгәнчә   укый   белмәве   ул теләмәгәнгә түгел – укучының хәзергә “булдыра алмавына”бәйле. Димәк, укытучыга моны аңларга һәм аңа булышырга кирәк.  Язу   дәресләрен   фәнни   оештыру   бурычлары   аеруча   мөһим   булып   кала.   Язу   күнекмәсе   – укучының   укудагы   өлгерешен   тәэмин   итүче   иң   мөһим   гомумуку   күнекмәләренең   берсе.   Язу дәресләренең   асыл   бурычы:   ысул   өйрәтү   аша   укучыда   дөрес   язу   күнекмәсе   формалаштыру; фикерләүнең   барлык   төрләрен   кулланышка   алу   аша   язма   сөйләм   күнекмәсенә   нигез   салу.   Мәг ьлүмати технологияләр тормышыбызның барлык өлкәләрен яулаган чорда бүгенге укучы, бәлки, киләчәктә   компьютердан   гына   файдаланыр.   Менә   шуның   өчен   дә   язу   дәресләрендә   дә   укучы эшчәнлеген   заман   таләпләренә   җавап   бирерлек   итеп   оештыру   һәм   бирелгән   вакытны   нәтиҗәле куллану зарур. Сүзне   язуның   үзенә   генә   хас   ике   ягы   бар:   графика   һәм   орфография.   Бала   сүзләрнең хәрефләрен аермачык итеп, җитәрлек дәрәҗәдә тиз һәм орфография кагыйдәләренә туры китереп язарга тиеш. Безнең педагогик эшчәнлек сәләтле һәм талантлы балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын булдыру,   һәр   укучының   сәләтен   үстерүгә   мөмкинлек   бирә   торган   гамәли   чаралар   әзерләүгә юнәлтелгән. Һәр   баланың   нинди   дә   булса   сәләте   бар   икән,укытучыга   шул   өлкәне   табарга   һәм   балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга кирәк. Беренче чиратта, һәр укучы үзен кабатланмас шәхес итеп тоярга , үзенең мөмкинлекләрен, эш­гамәлләрен аңларга һәм бәяләргә тиеш. Түбәндәге 4 төркемгә кергән балаларны, гадәттә, сәләтле дип атыйлар.                                                  1.интеллектны билгеләүче махсус тест буенча югары күрсәткечкә ия булган балалар; 2.иҗади сәләтләре югары дәрәҗәдә булган балалар; 3.эшчәнлекнең нинди дә булса өлкәләрендә (музыка, рәсем сәнгате, математика, шахмат һ.б.) уңышка ирешкән балалар, аларны еш кына талантлы дип атыйлар; 4.мәктәптә яхшы укучы балалар. Сәләтле балалар белән эшләү  –  иң   мөһим  һәм   дәвамлы  проблема  булып  тора.  Уку  елы башында   ук   укучыларның   сәләтен   ачыклау   максатыннан   укучыларга,   ата­аналарга   анкеталар таратырга   мөмкин.   Ел   дәвамында   сәләтле   балалар   белән   бар   көчкә   эшләп   аларны   “Русский медвежонок”,   “Кенгуру”   халыкара   уеннарында   һәм   ел   саен   уза   торган   “Эрудит”   конкурсында катнаштырып   нинди   дә   булса   уңышка   ирешү   мөһим.   Шулай   ук   нәфис   сүз,   җырлау,   рәсем конкурсларында да сәләте булган балаларны әзерләп катнаштыру безнең бурыч.  Бүген фән һәм техника нык үсә барган чорда, безне чолгап алган мәгълүмат күләме дә шундый ук тизлектә арта. Балаларны шул информация дәрьясында югалып калмыйча, йөзләгән, меңләгән мәгълүмат   арасыннан   үзләренә   кирәген   сайлап   алырга   өйрәтү   –   укытучы   эшчәнлегенең   мөһим юнәлеше.   Әзер   белем   биреп   чыгару   уку   процессында   төп   бурыч   булудан   туктады,укытуны традицион   формада   оештыру   актуальлеген   югалтты.   Хәзер   сүз   белем   бирү   процессын компьютерлаштыру гына түгел, ә төрле педагогик, шул исәптән мәгълүмати технологияләр кертү, заманча үстерешле дәресләр үткәрү турында бара. “Технология   “   фәненең   модуле   буларак   укытыла   торган   информатика   дәресләрен   үткәрү башлангыч   сыйныф   укытучысыннан   зур   әзерлек   һәм   җаваплылык   сорый.   Дәресләр   баланың фикерләү сәләтен , хәтерен , игътибарлылыгын , сөйләмен үстерүгә  юнәлтелгән. Алар компьютер белән аралашу кагыйдәләрен үзләштерә.Һәр дәресне укучыларның психик, физик һәм акыл үсеше үзенчәлекләрен искә алып үткәрергә кирәк. Дәресләрдә компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Укучы белемнәрне теләп, кызыксынып өйрәнгәнгә күрә, киеренке акыл хезмәте аның өчен файдага гына була. Информацион технологияләрне   куллану  баланың   иҗади   мөмкинлеген,   укуга   кызыксынуын,   мөстәкыйльлеген үстерә,   күзаллауларын   киңәйтә,   кул   чукларын   камилләштерә,   пространствода   ориентлашуны ныгыта.   Укытучының   сөйләм   теле   никадәр   камил   булса   да,   укытучы   сөйләгән   буенча   гына укучыларның теге яки бу белемне тирәнтен үзләштерүенә өмет итеп булмый. Үз күзләре белән күргән нәрсәне алар яхшырак истә калдыра. Ә инде үз куллары белән тотып, эшләп карап, нәтиҗәдә нинди дә булса яңалык яки закончалык тапсалар, бу ачышны алар инде беркайчан да онытмаячак. Кече   яшьтәге   балаларның   фикерләве,   фантазиясе   югары   класста   укучы   абый   –   апаларныкына караганда   күпкә   кызыклырак.   Алар   үзләрен   иркенрәк   тота,   фикерләрен   әйтүдән   оялмый,   бер– берсенең ялгышын төзәтергә, ярышырга ярата. Югары классларга киткәч тә югалып калмасыннар өчен   укучыларның   фантазиясен,   логик   һәм   иҗади   фикерләвен   башлангыч   класстан   ук   үстерү юнәлешендә эшләү сорала.                  Заманча дәреснең нәтиҗәле, гамәли: бала, ата­ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан­туры бәйләнештә булуы шарт. Мондый дәрестә беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына   формаль   иярү(өй   эшен   тикшерү,яңа   тема,ныгыту,кабатлау,билге   кую,өй   эше бирү,йомгаклау) түгел, ә балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру тора. Бу очракта укытучы оештыручы, консультант ролендә. Билгеләнгән   позиция   заманча   дәрес   оештыруга   гомуми   якын   килүне   формалаштырырга мөмкинлек бирә:  Дәреснең коммуникатив юнәлешен көчәйтү: диалогка, төрле уку һәм тормыш ситуацияләрендә яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуга әзерлек формалаштыру;  Дәреснең   мәгълүмати   өлешен   арттыру. Дәреслек, хәтта минимакс принцибына туры китереп төзелгән булса да, дәрестә бердәнбер мәгълүмат алу чыганагы булып каралмый;  ысуллар кертү;  (нәтиҗәле педагогик технологияләр куллану);  бирү, алардан башка укучыларда предметлы компетенцияләр формалаштырып булмый;  активлаштыру. Белем   бирү   эчтәлеге   һәм   процессы   сыйфатын   үстерү   проблемасын   чишү­   белем   бирүдәге бөтен баскычларның функциональ грамоталы шәхес тәрбияләүгә ориентлашкан булырга тиешлеген күздә тота.  Укучыларның уку нәтиҗәләрен бәяләүдә яңа Дәреснең   технологик   өлешен   көчәйтү Практик   күнекмәләр   булдыруга   юнәлеш Балаларның   мөстәкыйль  эшчәнлеген Педагоглар арасында укучы мәктәптә, дәрестә тормышка әзерләнә дигән караш бар. Ләкин башка төрле фикер дә туа: бала инде дәрестә яши. Өлкәннәр, гадәттә, эшкә шул көнне аны нәрсә көткәнен белеп бара. Ә бала дәрескә үзенең нәрсә өйрәнәсен, аңа нинди таләпләр куеласын белмичә килә. Укытучы дәрестә “Синнән тагын нәрсә сорыйм икән инде?” дигән сорау бирергә тиеш түгел. Нинди   сорау   бирәсен,   биремне   нинди   очракларда   тәкъдим   итәсен   укытучы   дәрескә   әзерләнер алдыннан төгәл уйлап куярга тиеш. Заманча үстерешле дәрес үткәрү методикасы, эш алымнары заманча дәрес эшкәртмәләре белән барыгыз да укып танышкансыздыр. Бу кулланма мәктәпләргә һәр укытучыга таратылды.  Башлангыч мәктәптән  урта сыйныфларга күчү укучы өчен дә, укытучы өчен дә җаваплы чор. Күчеш чорын укучылар җиңелрәк кичерсен өчен, алдан әзерлек эшләре алып барырга кирәк. Уку   елы   ахырында   балаларны   V   сыйныфта   укытачак   укытучылар   белән   педагогик   киңәшмә үткәрелә. Бу укытучылар IV сыйныфта булганда укучыларның фәннәрне үзләштерү дәрәҗәләрен күзәткән булалар. Алар адаптация үтәләр. Башлангыч сыйныф укытучылары аларның дәресләренә кереп   утыралар,   балаларны   күзәтәләр   һәм   үзләре   эшләп   бетермәгән   эшләрне   күрәләр.   I   чирек тәмамлангач, кабат киңәшмә үткәрелә, укыту – тәрбия эшенә анализ ясала, проблемаларны чишү юллары бергәләп эзләнә. Укучыларның   өлкән   классларда   уку   материалын   үзләштерүдә   кыенлык   кичерүе,   аларның башлангыч һәм урта классларда белем һәм күнекмәләрнең формалашып җитмәве белән аңлатыла. .  Хәзерге заман мәктәбендә укучының гомумуку казанышлары сыйфатын бәяләү бик актуаль проблема.   Ул   укучыларның   индивидуаль,   шәхси   сыйфатларын   исәпкә   алуны,   шулай   ук   белем алудагы нәтиҗәләргә тәэсир итүче факторларны ачыклауны күздә тота.Контроль һәм бәяләүнең гомумкабул ителгән методлары һүм формаларын шәхси якын килеп укытуда кулланып булмый . Чөнки алар укучыда талант ачмый, аның үсешен тоткарлый, мөмкинлекләрен чикли. Цифрлы   бәяләү   өлкәсендә   үткәрелгән   тикшеренүләр   педагогның   билге   белән   тәэсир   итү характеры һәм укучының хәләте, кәефе, уку эшчәнлеге характеры арасында турыдан­туры бәйләнеш барлыгын күрсәтә. 5 баллы система укучының сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга тиешле шартлар тудырмый,   еш   кына   балаларның   психикасын   боза   һәм   аларның   потенциаль   сәләтләре   үсү   һәм тормышка   ашыру   мөмкинлекләрен   чикли.   Цифрлы   билге   белән   бергә,   эшнең   уңай   һәм   тискәре якларын ачып, хаталарны, төгәлсезлекләрне искәртеп, сүзле бәяләү барырга тиеш. Билге еш кына мәктәп дисциплинасын бозуда җәзалау чарасы булуда кулланыла. Аз мәгълүмат бирә Бәяләү системасы бала өчен аңлашылмый Бала   “2”   ле   алудан   куркып   яши,   бу   укуга   тискәре  эмоциональ  реакция Цифрлы бәяләүнең берничә тискәре ягына тукталыйк:    формалаштырырга мөмкин.  Сүзле бәяләүнең берничә уңай ягына тукталыйк:  Бәяләү критерийларын укучылар үзләре төзи ала  Психологик киеренкелек, дискомфорт кими  Үзбәя, үзконтроль формалашу өчен шартлар туа  Укучыны “канатландыра” , авырлыкларны җиңәргә юнәлеш бирә  Дәрескә әзерлек дәрәҗәсен үстерә  Укуга уңай караш көчәя. Сүзле   бәяләүнең   кайбер   үрнәкләрен   “Башлангыч   мәктәптә   контроль   һәм   бәя   эшчәнлеге” кулланмасыннан таба аласыз.   Мәкальләрнең   тәрбияви   ролен   яхшы   белгән   педагоглар   сүзләрен,киңәшләрен   тагын   да дәлиллерәк, көчлерәк итү өчен мәкальләргә мөрәҗәгать итә. Мәкальләр – гадел һәм җылы рәвештә шелтә бирә белүче остасыбыз. “Мәгариф турындагы Закон” нигезендә һәр мәктәп үзе теләгән, тиешле, нәтиҗәле дип тапкан бәяләү системасын кертә ала. Димәк, әгәр мәктәп билгесез уку шартларына күчәргә уйласа, моңа беркем   дә   каршы   килә   алмый.   Әмма   билгесез   бәяләүгә   күчү   башлангыч   белем   бирү   эчтәлеге, контроль   –   бәяләү   материаллары,   укыту   технологияләре,   норматив   документлар,   укытучының профессиональ әзерлеге белән каршылыкка керә. Йомгаклап   шуны   әйтергә   кирәк:   5   баллы   бәяләү   шкаласы   урынына   килгән   теләсә   нинди заманча объектив бәяләү системасының иң беренче чиратта сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән булуы мөһим. укучыларга физик һәм психологик тәэсир итү арта эмоциональ киеренкелек югары, аралашу укытучы дәресләрне яңача үткәргәндә кыенлыклар белән очраша дәреснең күп өлешен мөстәкыйль эш тәшкил иткәнлектән укучылар белән аралашу кытлыгы Азкомплектлы башлангыч мәктәпнең проблемалары да байтак: ­ даирәсе чикләнгән ­ ­ туа ­ зарурлыгы уку процессын оештыруны катлауландыра. Азкомплектлы мәктәптә эшне нәтиҗәле оештыруда иң мөһиме – класс­комплектларны дөрес һәрбер класста дәрес саен авыр үзләштерүче укучылар белән индивидуаль эш алып бару туплау. Иң әһәмиятлесе – дәресләр расписаниесен дөрес төзү. Укучыларыбыз фәнне яратсалар, безне хөрмәт итсәләр генә мәктәптә теләп укыйлар. Белем алу шатлыгы кичергән бала сәламәт була. Башлангыч сыйныфларда дәресләрдә динамик паузалар үткәрү, сәламәтлек турында әңгәмәләр  оештыру әһәмиятле. Иң элек укытучы үзе сәламәтлекне саклау турында белемнәр белән коралланырга, аннары ата­аналар һәм укучылар арасында сәламәт яшәү рәвеше булдыру буенча эш алып барырга тиеш. Укучыларыбызның сәламәтлекләрен саклауда зур өлеш кертә алсак, аларны әхлаклы шәхесләр итеп тәрбияли алсак кына сыйфатлы белем бирүдә уңышка   ирешербез.   Балаларны   гомумкешелек   кыйммәтләре   белән   таныштыру   һәм   шул   нигездә яшәргә өйрәтү – киләчәк тормышта хәлиткеч әһәмияткә ия. Сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүнең аеруча җаваплы, укытучыдан һәм әти­әниләрдән чын педагогик осталык, бигрәк тә бала шәхесенә ихтирамлы булуны таләп итүче хезмәт икәнен дә онытмаска иде. Алдыбызда торган проблемалар бик күп . Аларны чишүдә  сезгә бары тик уңышлар гына теләп калам.

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында           башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында           башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында           башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында           башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында           башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында           башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"

Доклад "Хәзерге заман мәктәбе шартларында           башлангыч белем бирүдә актуаль проблемалар"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.01.2017