Дәрес эшкәртмәсе "Бүлмә гөлләре карау"
Оценка 4.9

Дәрес эшкәртмәсе "Бүлмә гөлләре карау"

Оценка 4.9
Разработки уроков
docx
окружающий мир
1 кл
06.01.2017
Дәрес эшкәртмәсе "Бүлмә гөлләре карау"
Укыту бурычлары 1.Бүлмә гөлләре һәм аларның яшәү шартлары белән таныштыру. 2. Җылы яклардан китерелгән гөлләрне безнең бүлмә шартларына яраклаштыру серләре турында мәгълүмат бирү 3.Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәнү 4.Кеше тормышындабүлмә гөлләренең әһәмиятен ачыклау. Үстерү бурычы : 1. Укучыларны тыңларга һәм иптәшләре алдында чыгыш ясарга өйрәтү 2. Укучыларны алган белемнәренә таянып эшләргә өйрәтү. Тәрбия бурычы: 1. Бүлмә гөлләренә сакчыл караш тәрбияләү,бүлмә гөлләрен булдыруга кызыксыну уяту, эстетик зәвык тәрбияләү,иптәшләреңә карата игътибарлылык тәрбияләү
Гөлләр.docx
Практик дәрес темасы: Бүлмә гәлләрен карау. Максат.Укучыларны бүлмә гөлләренең күплеге белән таныштыру, аланы тәрбияләү  кагыйдәләрен һәм үзенчәлекләрен ачыклау, кеше тормышында гәлләрнең әһәмиятен  аңлату. Җиһазлау:бүлмә гөлләре, экран, компьютер, презентация, китаплар күргәзмәсе. Бурычлар: Укыту бурычлары 1.Бүлмә гөлләре һәм аларның яшәү шартлары  белән таныштыру. 2. Җылы яклардан китерелгән гөлләрне безнең бүлмә шартларына яраклаштыру серләре  турында мәгълүмат бирү 3.Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәнү 4.Кеше тормышындабүлмә гөлләренең әһәмиятен ачыклау. Үстерү бурычы     : 1. Укучыларны тыңларга һәм иптәшләре алдында чыгыш ясарга өйрәтү 2. Укучыларны алган белемнәренә таянып эшләргә өйрәтү. Тәрбия бурычы    : 1. Бүлмә гөлләренә сакчыл караш тәрбияләү,бүлмә гөлләрен  булдыруга кызыксыну  уяту, эстетикзәвык тәрбияләү,иптәшләреңә карата игътибарлылык тәрбияләү. Дәрес төре. Практик дәрес. Җиһазлау:мультимедиялы проектор,микроскоп, бүлмә гәлләре.практик эш өчен кирәк  материаллар, бүлмә гөлләре турында өстәмә әдәбият Укыту ысуллары: проблемалы ысул өлешчә тикшеренүысулы эзләнү ысулы Эш тәрләре : индивидуаль, фронталь, мөстәкыйль тикшеренүле Укыту чаралары: мультимедиялы презентация, бүлмә гөлләре турында өстәмә әдәбият Планлаштырылган нәтиҗә: Укучылар белергә тиеш:  1. Җылы яклардан китерелгән гөлләрне безнең бүлмә шартларына яраклаштыру  серләрен 2. Бүлмә гөлләрен карау тәртибен Укучылар эшли белергә тиеш: 1. Танылган бүлмә гөлләренең исемнәрен белергә; 2. Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә. Дәрес планы 1. Оештыру. 2. Актуальләштерү. 3. Яңа материалны үзләштерү. 4. Ныгыту. 5. Дәрескә йомгакясау. I. Дәресне оештыру. Дәрес  барышы. ­ Балалар, безнең дәрескә бүген күп кенә кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән  исәнләшик. Алар безнең дәрестәге эшебезне карап утырачаклар һәм дәрес азагында  үзләренең фикерләрен сезгә җиткерерләр. Шуның өчен сез бик тырышып эшләрсез һәм  сорауларга да төгәл итеп җавап бирерсез дип ышанып калам. II. Укучыларның активлыкларын үстерү. (Гөлләр идәндә, шкафта, шкаф өсләрендә) ­ Балалар, сез сыйныф бүлмәсендә үзгәрешләр күрәсезме?  ­ Ул нинди үзгәрешләр?  ­ Ни өчен мин гөлләрнең урыннарын алыштырдым дип уйлыйсыз? (проблема) ­ Гөлләрнең яңа урыннары аларның үсешләре өчен яхшымы? (проблема) ­ Ни өчен? ­ Әйе, укучылар, бу гөлләр безгә җылы яклардан килгән. Андагы һава торышы бу  гөлләр өчен бик уңайлы. Ләкин бүлмә гөлләре (ни өчен шулай аталалар) безнең  бүлмә шартларында да үсә алалар. Сез бит күреп торасыз, безенең сыйныфта да бик  күп төрле гөлләр үсә. Сыйныфта булган бүлмә гөлләрен тану һәм исемнәрен истә  калдыру өчен мин сезгә презентация күрсәтәм. Ә сезгә презентация караганнан соң  шундый сорау булачак. ­ Ни өчен без гөлләрне үстерәбез? ­ Нинди гөл исемнәрен истә калдырырсыз микән? (Презентация, 12 слайд)   ­ ­ Бүлмә гөлләре  савытларына гөлләрнең исемнәрен ябыштыру. III. Яңа материаллны аңлату. Бүлмә гөлләре нинди табигатькә керә соң ул? (терек табигать)  Терек табигатьне һәрдаим саклап һәм карап торырга кирәк.Терек табигатьне саклау  барлык кешеләрнең дә бурычы ул. Дәреслек белән эш. ­ Кемнәрнең өйләрендә рәсемдәге кебек бүлмә гөлләре бар? ­Сез алар турында нәрсәләр беләсез? ­ Алар турында сез тагын нәрсәләр белергә теләр идегез? (проблема) (Укучыларның җаваплары тыңлана.)  Туфрак, яктылык, җылылык, һәм суның бервакытта кирәк булуы ачыклана. (мисаллар китерелә)  ФИЗМИНУТКА (хәрәкәтләр) “Кояш, һава һәм су” ­ Һәр гөлне дә бертөрле тәрбияләп буламы? (җәй һәм кыш вакыты) ­  Без бүген шул сорауларга җавап биреп карарбыз. Шулай булгач без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Дәреснең темасын китереп чыгару.  Бүлмә гәлләрен карау.  Бүлмә гөлләрен без ничек үстерергә һәм тәрбияләргә тиеш соң? Бүлмә гәлләрен карауның үз кагыйдәләре бар . Сез шуларның кайсыларын беләсез? Кагыйдәләр белән таныштыру.  1) гөлләрнең туфракларын йомшарту.  2) су сибеп тору. (бүлмә температурасы) 3) шома яфраклы гөлләрнең яфракларын сөртеп тору. 4)гөлләрнең өсләренә су чәчү. – Гөлләрнең яфраклары безгә нәрсә турында сөйли микән? Без сезнең белән тикшерү  эше эшләп карыйк 1. Бер гөлнең яфрагы өстендә тикшерү эше 60 тапкыр зурайтылган микроскоп белән  алып барыла. 2. Яфрактагы булган тузан бөртекләре һәм су тамчылары барлыгы ачыклана. Кеше  тәнендәге кебек күзәнәкләр барлагы ачыклана. Андагы кечкенә күзәнәкләр аша  гөлләр сулый. Алар сулаганда угликислый газны үзләренә алалар, ә кеше организмы  өчен кирәк булган кислородны бүлеп чыгаралар. Шулай итеп алар һаваны  чистарталар. Гөлләрнең яшел яфраклары үзләре өчен азыкны  яктылык һәм  җылылыкны кулланып су белән һавадан эшлиләр.  3. Гөлләр матурлык чыганагы булып та торалар. Шул матурлыкны без үзебез дә  саклый алабыз бит. Нинди кагыйдәләр барлыгын искә төшереп практик эш эшләп  алыйк эле.  V. Практик эш.  Укычылар белән берлектә бүлмә гөлләрен тәрбияләү парларда алып барыла. ( туфрак йомшарту, су сибү һәм су чәчү, саргайган яфракларны кисү) VI.  Йомгаклау.  Без сезнең белән дәрестә нәрсә турында белдек? Үзегез өчен нинди яңа белемнәр алдыгыз?

Дәрес эшкәртмәсе "Бүлмә гөлләре карау"

Дәрес эшкәртмәсе "Бүлмә гөлләре карау"

Дәрес эшкәртмәсе "Бүлмә гөлләре карау"

Дәрес эшкәртмәсе "Бүлмә гөлләре карау"

Дәрес эшкәртмәсе "Бүлмә гөлләре карау"

Дәрес эшкәртмәсе "Бүлмә гөлләре карау"

Дәрес эшкәртмәсе "Бүлмә гөлләре карау"

Дәрес эшкәртмәсе "Бүлмә гөлләре карау"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.01.2017