Дәреснең темасы: “Информация заманында яшибез”. Иртәгә бит ял көне. Тамыры сузыкка беткән фигыльнең инфинитив формасы.
Оценка 4.9

Дәреснең темасы: “Информация заманында яшибез”. Иртәгә бит ял көне. Тамыры сузыкка беткән фигыльнең инфинитив формасы.

Оценка 4.9
Разработки уроков
doc
воспитательная работа
6 кл
13.02.2017
Дәреснең темасы: “Информация заманында яшибез”. Иртәгә бит ял көне. Тамыры сузыкка беткән фигыльнең инфинитив формасы.
Дәреснең темасы: “Информация заманында яшибез”. Иртәгә бит ял көне. Тамыры сузыкка беткән фигыльнең инфинитив формасы.
6 Г ТАТАР анализ.doc
Дәрескә үзанализ Укытучы: Ә.М.Айзатуллова, Совет районы 8 гимназия. Татар теле, 6 нчы Г сыйныф. Дәреснең темасы: “Информация заманында яшибез”. Иртәгә бит ял көне. Тамыры сузыкка беткән фигыльнең инфинитив формасы. Дәреснең тибы: Яңа белемнәрне ачу Дәреснең төзелеше:  Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру. (1 мин) Кереш өлеш. (1 мин) I. II. III. Уку мәсьәләсен кую. (2 мин)  IV. V.  Яңа белемнәрне үзләштерү.(5мин) Уку мәсьәләсен   өлешләп чишү.  (15мин)       1) Дәреслек белән эш.  ( 4 мин) 2)  Карточкалар белән эш.  (6 мин) 3)  Иҗади бирем – терәк сүзләргә таянып шигырь язу.(5 мин) VI. Йомгак. (2 мин) VII. Рефлексия . Үзбәя бирү.  (2 мин) VIII.  Билгеләр кую. (1 мин)  Өй эше бирү. (1 мин) IX. Эш программасы буенча фигыльләрнең инфинитив формасын өйрәнүгә 5сәгать бирелгән. Бүгенге дәрес ­ өченчесе.  Дәреснең   тибы   аның   эчтәлегенә   туры   килә. Яңа     материалны   үзләштерү   дәресен,   өлешчә   эзләнү   ысулы   белән уздырдым.  Әлеге   дәрестә укытуның   традицион   алымнары   (дәреслек   белән   эш)   белән   беррәттән   яңа педагогик   технологияләр   (компьютер   технологиясе,   уен   технологиясе, үстерешле укыту технологиясе) дә кулландым.  Дәрес  дидактик  (күрсәтмәлелек,   уку­укыту   барышының   тәрбияви характерда   булуы,   теория   белән   практика   берлеге,   предметара   бәйләнеш), методик  (гомумиметодик:   коммуникатив;   хосуси­методик   принциплар: сүзләрне   сайлар   алу   принцибы)     һәм  лингвистик  принципларга   таянып, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнде.   Предметара   бәйләнеш  уку   мәсьәләсен   өлешчә   чишү   этабында   ачык чагылыш тапты. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларны сәламәтлекнең   кадерен   белеп,   аны   саклауның   зарурлыгы   турында   фикер тудырырга тырыштым.  Дәресемә түбәндәге максатларны  куйдым: 1.Укучыларга фигыльләрнең инфинитив формалары  ясалышы турында белем алырга шартлар булдыру. 2.Укучыларның   фигыль   сүз   төркеме   турында   алган   белем­күнекмәләрен системага салу. 3.Укучыларда кешенең сәламәтлеге, аны саклауның зарурлыгы турында фикер тудыру. Дәрес   вакытында   эш   атмосферасы   оештырылды.   Балалар   актив булдылар,   проблемалы   сорауларга   җавап   бирү   рәвешендә,   модельне   чишү юлларын   эзләделәр,   үзләре     белем   алырга   омтылдылар.   Алар   игътибарлы булып,  иҗади фикер йөртеп,  үзләре кагыйдәгә килеп, нәтиҗә ясый алдылар. Дәрестә куелган максатларыма ирештем дип уйлыйм.  Укучыларны   дәрескә   кызыксындыру   максатыннан,   уку   мәсьәләсен куюны модель формасында тәкъдим иттем. Яңа теманы бирүдә өлешчә эзләнү алымнарын   кулландым.   Дәрестә   укучыларга   җавапларын   дәлилләргә мөмкинлек бирдем. Дәрес барышында бирелгән эш төрләре катлаулана барды: 1бирем – репродуктив, 2 – ярым иҗади, 3 – иҗади. Бөтен күнегүләрдә дә тәрбияви   максат,   предметара   бәйләнеш   үзәк   булып   торды.   Рефлексия этабында   укучылар   “Уңыш   баскычы”   алымы   ярдәмендә   үзләренә   бәя бирделәр. Өй эшенә төрле дәрәҗәдәге биремнәр бирелде. Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм. Рәхмәт!

Дәреснең темасы: “Информация заманында яшибез”. Иртәгә бит ял көне. Тамыры сузыкка беткән фигыльнең инфинитив формасы.

Дәреснең темасы: “Информация заманында яшибез”. Иртәгә бит ял көне. Тамыры сузыкка беткән фигыльнең инфинитив формасы.

Дәреснең темасы: “Информация заманында яшибез”. Иртәгә бит ял көне. Тамыры сузыкка беткән фигыльнең инфинитив формасы.

Дәреснең темасы: “Информация заманында яшибез”. Иртәгә бит ял көне. Тамыры сузыкка беткән фигыльнең инфинитив формасы.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
13.02.2017