Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!
Оценка 5

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Оценка 5
Мероприятия
doc
воспитательная работа
4 кл—11 кл
01.05.2017
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел! (Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан үткәрелгән мәктәпкүләм солдат хатлары уку кичәсе) Укытучы: Шакирҗанова Румилә Илдус кызы. Кичә - очрашу “Хәерле көн” җыры белән башланып китә,шигырь-җырлар солдат аналарына багышлана.һәм бергәләп “Һәрвакыт булсын кояш!” җыры белән тәмамлана. Аналар балаларга ныклы белемле, сау-сәламәт кеше булып үсүне теләделәр.
Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел.doc
Татарстан Республикасы Апас мунтципаль районы Чури – Бураш төп белем бирү мәктәбе Тема:  Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел! (Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан үткәрелгән мәктәпкүләм  солдат хатлары уку кичәсе)                                                                        Кичәне оештыручы:                                                                                    Шакирҗанова Румилә Илдус кызы Тема:  Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел! (Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан үткәрелгән мәктәпкүләм  солдат хатлары уку кичәсе)               Укытучы: Шакирҗанова Румилә Илдус кызы Җыр: “Хәерле көн” Очрашуның  барышы. 1.Оештыру өлеше. Балаларны  очрашуга психологик  әзерләү. Исәнмесез! ­ диеп башлыйм әле Танышу бит шулай башлана. Сезнең белән очрашканга, дуслар, Күңелләрем шундый шатлана. Кадерле укучылар, әйдәгез, бер­беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн телик. Менә тагы да күркәмләнде мөлаем йөзегез.  Хәерле көн, алсу таңнарга, Хәерле көн, сайрар кошларга, Хәерле көн, зәңгәр суларга, Хәерле көн, якын дусларга, Хәерле көн, матур кызларга, Хәерле көн, батыр улларга.Слайд 2 Әнә шундый җылы сүзләр, изге теләк­омтылышлар белән башланган бүгенге  очрашуыбызда барыбыз да актив булырбыз дип ышанып калам. Матурлыгы өчен бу көннәрнең Кемнәр генә корбан булмаган! Исемнәрен тарих безгә үзе Саклап килә ерак еллардан! Ирлэр китте, кызлар елап калды Шаулап калды иген олгереп: Басу капкасына чаклы озата барды Яше­карты барысы өзелеп.Слайд3  Алып баручы. Менә шулай башланып китте тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы. Бу 1941   елнын   22   июнь   таңы   иде.   1418   көнгә   сузылачак   дәhшәтле   сугышның никадәр озак барасын да, миллионнарнын яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дэ белми иде.  2 нче сыйныф укучысы Абдуллина  Азалия “Бабамның медальләре” дигән шигырь сөйли      Әлеге канкойгыч сугышка  авылыбыздан да 272 кеше китә. Шуларның бары тик 135 се  генә исән­сау туган җирләренә кайту бәхетенә ирешә.Кызганычка каршы, хәзерге вакытта аларның 132 се безнең арабызда юк. Ләкин без аларны онытмыйбыз.”Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” дигән бит халык.   Мәктәбебезнең   “Туган   якны   өйрәнү”   музеенда   аларга   багышланган махсус   бүлек   бар.Ул   хәзер   дә   укучылар,   авылдашлар   тарафыннан тулыландырыла, баетыла.  Бүгенге кичәбезне дә ”Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!” дип атадык.        Очрашу кунаклары Галиев Сәет ага, Загидуллин Гәделҗан агалар. Алар бүген   бездә   кунакта.   Укучылар   сораулар   хәзерли   торганда, ветераннарыбызның  яшь буынга хәер – фатихасын тыңлап үтик.  “Катюша” җырын бергәләп җырлау.        1418   көнгә   сузылган     дәhшәтле   сугышта   батырларча   көрәшкән   әби­ апаларыбыз да бар. Менә алар: Мотыйгуллина   Миннегөл, Айсина Һәнүзә, Гашыйгуллина   Гафия,  Гыйлаҗева   Шәмсия,  Нургалиева   Маһинур,  Тагирова Хаҗия, Шакирҗанова Вәсилә.Слайд8 Ветеран хатын­кызларыбыз өчен 4 сыйныф укучысы Гатиятуллина Гөлия шигырь сөйли.   Җиңү   бәйрәмендә   без   һәрвакыт   халкыбызның   дошманны   җиңүгә   этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул ­ сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык.  Слайд33 Бөек җиңүгә 72 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.  Буыннардан буыннарга күчә  Батырларның гомере, җыр булып. Илне яратудан өстен хис юк,  Чын батырлык ­илгә тугрылык.    Бүгенге якты дөньда да ил тынычлыгын бозарга теләүчеләр бар. Вакыты – вакыты  белән төрле канкойгыч вакыйгалар булып тора.  “Әфганстан­Чечня – йөрәк ярасы” дип юкка әйтмиләр. Безнең ике авылдан да бу бәрелешләрдә катнашучылар бар. Слайд35 Менә алар:   Чури­Бураш авылыннан –    Шакирҗанов Рифхат Рәхимҗан улы Слайд36 Танай – Турай авылыннан –Гараев Илдар Фәрит улы,Слайд37  Вәлиуллин Рим Гыйлфан улы,  Слайд38 Өметбаев Илсур Мәнсур улы Слайд 39 Чечняда булучылар:Слайд40 Муратов Реналь Солтан улы, Слайд 41  Гыйсмәтуллин Айрат Галим улы, Слайд 43 Егоров Радик Владимир улы Слайд 45 Танай –Турай авылыннан: Абдуллин Равил Рәмис улы, Слайд 42 Гатауллин Расыйм  Разыйх улы Слайд 44 Бүгенге   көндә       безнең   тынычлыкны   саклаучы   егетләребез   дә   алда   әйтеп үтелгән әби – бабайларның дәвамчылары. Дәвамчылар дип әйтү урынлы.           Гомерләрен хәрби   хезмәткә багышлаган авылдашларыбыз: Шәфигуллин Ром, Сәйдәшев Дамир, Габделвәлиев Шәһит, Мингазов Талияр, Шарафуллин Илшат һәм башкалар. Слайд 46         Ватанны саклаучы бүгенге яшьләребез:   Тагиров Рамил, Камалов Ранил, Шайхуллин Раил, Гашигуллин Фәнис. Слайд 47   тапшырыла Әлеге авылдашларыбызның әти­әниләренә, барча туганнарына олы сабырлык, күңел күтәренкелеге телибез. Гаиләгезгә  бары тик хәерле, куанычлы хәбәрләр генә килеп торсын. Таңнар  саен  хәерле  көн телим,        Аяз  күкләр  телим  Җиремә.   Кояшлы  көн  телим бар  кешегә, Һәм иминлек телим илемә    . Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган кичәбез ахырына якынлашты.Тагын бер тапкыр  Әлеге   авылдашларыбызның   гаиләсенә   мәктәптән   бүләк   фильмнар Жиңү көне, Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз сезне! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын! Данлы   көннәр,   вакыйгалар   һаман   артта   кала   бара.   Килер   бер   көн,   бу   сугыш   тарих битләрендә генә калыр. Шуңа күрә:  Исән чакта, кадерләрен белеп, Тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен Эшләр, сүзләр калыр, Саклап булмас Музейларда мәңге үзләрен. “Һәрвакыт булсын кояш!” җыры белән кичәбез тәмамлана.

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
01.05.2017