Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)
Оценка 4.6

Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)

Оценка 4.6
Работа в классе
docx
воспитательная работа
8 кл
10.05.2017
Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)
Цель классного часа - формирование ценностного отношения учащихся к жизни; воспитывать внимательность, доброту к людям, умение сочувствовать товарищу. Задачи: • раскрытие значения и многогранности понятия «жизнь». • развитие потребности обрести смысл жизни; • воспитание способности воспринимать мир с любовью и радоваться жизни. • Утвердить понимание, что жизнь – бесценный дар.При переходе к подростковому возрасту возникает повышенная склонность к самоанализу, пессимистической оценке окружающего и своей личности. Необходимо утвердить у детей понимание, что жизнь – бесценный дар, и что бы ни случилось, нельзя опускать руки перед трудностями.
Сыйныф сәгате.docx
Сыйныф сәгате “ Мин яратам сине, тормыш” (Ринас Ахметов башкаруында “Мин яратам сине, тормыш” исемле җыр) ­Исәнмесез,   балалар.   Мин   юкка   гына   сыйныф   сәгатен“Мин   яратам   сине, тормыш”дигән җыр белән башламадым. Димәк, безнең сыйныф сәгате ничек дип атала? ­ Сыйныф сәгатебез   "Мин яратам сине, тормыш!” дип атала. ­ Укучылар, ә сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз? Нәрсә соң ул ­  тормыш? (гомер, яшәү) ­ Тормыш  төшенчәсе белән нинди төшенчәләр бәйле, тормыш дигәндә күз алдыгызга нәрсәләр килә? (язмыш, гомер, дөнья,  бәхет, гаилә...) ­Димәк, тормыш ул – кеше туган мизгелдән алып соңгы мизгелгә кадәр булган гомер юлы.  ­ Сезнең алдыгызда күренекле шәхесләрнең фикерләре­ афоризмнар: Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. (Шәүкәт Галиев) "Яшәү­ туктаусыз алга бару ул.” (С.Джонсон) "Җиңел тормыш эзләгән кеше­ иң мескен кеше.”(Д.Джордан) "Кешенең   иң   кадерле   нәрсәсе­гомере.   Яшәү­эзләнү   һәм   борчылулар   утында   яну ул.”(Э.Верхарн) Чын   тормышның   төп   максаты­гүзәллекне   тоя   белү, омтылу.”(А.Платон)   яхшылыкка Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. М. Кәрим ­ Сез аларны ничек аңлыйсыз? ­ Димәк, тормыш­ ул мәңгелек агач, тормыш­ туктаусыз алга бару дигән сүз; тормышның матур вакытлары да, авыр вакытлары да була. Кеше үзенең тормышына үзе хужа. ­Бу афоризмнар белән ризалашасызмы? ­   Алар   безне   нәрсә   эшләргә   өйрәтә?   (тормышның   матурлыгын,   кыйммәтен   белергә, гомернең кадерен белеп яшәргә, тормышның авыр шартларында да үзендә яшәү өчен көч табырга). ­Ә  нәрсә   була   ул   тормышның   матурлыгын,   кыйммәтен   белү?   (Матурлыкка   соклана белү, кешеләргә, табигатькә һәрвакыт игътибарлы булу, әти­әниенә һәрвакыт шатлык бүләк   итү,аларның   кадерен   белү,   гаиләндә   бәхетле   булу,  файда   һәм   шатлык   китерә торган эшне таба белү) ­  Бәхет   төшенчәсен  һәркем   үзенчә   аңлый.   Бәхетле   яшәү   өчен,   кемдер   акча   тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар. ­   Ә   сезнеңчә,   балалар,   бәхетле   тормыш­   нинди   тормыш   ул?(әни­әти,   гаилән   булу, кешенең яраткан эше булу, сәламәтлек) ­ Дөрес.  ДӨНЬЯЛАРДА ЯШӘҮ РӘХӘТ, Туганнар бергә булса. Гаилә учагы һәрвакыт Безне җылытып торса! ,. ­ Әйе, дөньяларда яшәү рәхәт, гаилә бәхете булса, сәламәт булсаң. Сәламәт булсаң гына, байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин. ­ Ләкин тормыш гел бәхетле һәм бер кайгысыз гына булмый. ­   Язмыш   сиңа   җылы   елмайганда,   кеше   булып   калу   җиңел,   ә   менә   киресенчә булганда, күпкә авыррак. (Франсуа де Ларошфуко)   ­ Әйе,   тормышнын   авыр   вакытлары   да   була.   Тормыш   сынаулардан   тора.   Төрлебез төрлечә уза бу сынауларны . А аларны уңышлы уза белергә кирәк.Кешенең тормышында иң авыр сынау нинди икән? (гаиләңне, сәламәтлекне югалту) ­Ничек узарга соң бу сынауларны? Ә ничек безнең әби­бабаларыбыз сугыш вакытында ачлык,   ялангачлык   күреп,   әни­әтиләрен,   абый   –апаларын   югалтып,   бу   тормышның авырлыкларына   түзеп   яшәгәннәр   икән?   Сез   бу   турыда   уйлаганыгыз   бармы?   Әби­ бабайларыбыздан үрнәк алыйк. ­Язмышлар   сынавына   бирешмичә,   тормышка   гашыйк   булып   яшик,­   дип   язган язучыбыз Ф.Яруллин. ­Ничек анлыйсыз бу сүзләрне? ­  Фәнис   Яруллин   20   яшьтә   турниктан   егылып   инвалид   булып   кала.   Аның   тормышы туктап калган кебек була, ләкин ул  үзендә көч табып, язмыш белән көрәшә башлый. Без исән­сау килеш укырга авыр дибез. Ә ул ничек түзде икән?.  "Тормыш ­ул авыр арба, Йөгем гел артып бара.  Арбам туктап калыр иде ­ Мәхәббәт тартып бара, ­дигән шигырь.  ­ Нинди мәхәббәт турында яза икән язучы? Тормышны ярату. ­Ә нәрсә була ул­ тормышны ярату? ­Димәк,   тормышны   ярату­   ул   табигатькә,   матурлыкка   игътибарлы   булу,   кешеләрне ярату, гомернең кадерен белеп яшәү, тормыш әзерләгән сынауларны уза белү дигән сүз була. ­Укучылар, безнең югары Баграж мәктәбе үзенең Олимпия чемпионы Федор Симашев исеме белән бәйле. Ул ­ олимпия чемпионы, ә олимпия чемпионы белән паралимпия чемпионы нәрсә белән аерыла? ­     Саба   спортсмены   Рушан   Миннегулов   17   яшендә   бәхетсезлеккә   очрый.   Аның   кул чуагын кисеп алалар. Аның  Сочида паралимпиадада 2 алтын медаль, 1 көмеш медаль яулаганына ышанып буламы? Менә кемнәрдән түземлелеккә, яшәргә өйрәнергә, үрнәк алырга кирәк . Исән­сау булып та, исәнлекнең кадерен белү кирәк. ­ Минем сезгә Гөлара Шәрипованың бер шигырен укып үтәсем килә. ­         ­Бу  шигырь безне нәрсәгә өйрәтә? ­Ә хәзер мин сезгә әхлак кодексы укып үтәм. Аннары аларны сезгә бүләк итәсем килә. “Әхлак  кодексы” 1. Иртән елмаеп тор, чөнки син – сәламәт! 2. Әти ­ әниеңә һәрчак мәрхәмәтле бул, чөнки алар синең өчен ике алтын      канат. Канатлары нык булган “кошлар” гына ерак араларга очалар. 3. Олыларны олыла, кечеләрне сакла һәм чит – ятлардан якла. 4. Барысына да кулыңнан килгәнчә ярдәм ит. 5. Масайма, үзеңне башкалардан өстен күрмә, алардан акыллырак булырга омтылма. 6. Сыйныфташларыңнан гаеп тапма, ягъни хөкем итмә, син судья түгел. 7. Һәрвакыт хезмәттән тәм табып яшә. Чөнки хезмәттә ­ хөрмәт. 8. Үзең эшләгән эшкә җавап бирә бел. Җаваплылыктан качма. 9. Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт. 10. Саулык – зур байлык. Аны яшьтән үк саклый бел. 11. Үзеңнең туган телеңне хөрмәт ит. 12.  Авырлыкларга  бирешмә, гел үзеңне бәхетле итеп сиз. Чөнки үзе  бә­       хетле кеше генә башкаларга бәхет бүләк итә ала. ­ Сыйныф сәгатебезгә йомгак ясарга вакыт та җитте.   Яратырга килдек без бу җиргә, Яратмаган йөрәк яналмый; Яратмаган йөрәк­ йөрәк түгел, Яналмаган йөрәк кирәк түгел,­ Яратмыйча безгә ярамый,­ дип язган Роберт Миңнулин. Менә шул шигырь юллары белән сыйныф сәгатебезне тәмамлыйбыз. Тормышка гашыйк булыгыз, балалар. Рухыгыз нык булсын! Авырлыкларга баш имәгез! Авыр чакта әти­әниләрегезне, укытучыларыгызны ярдәмгә   чакырырга   кыенсынмагыз. Бүген   сезгә   ярдәм   кирәк   икән,   иртәгә   сездән кемгәдер ярдәм кирәк булыр! Бергә –бергә яшәргә кирәк! ­ Балалар, сезгә фикерләрегез өчен, татарча дөрес итеп җавап биргәнегез өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)

Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)

Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)

Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)

Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)

Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)

Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)

Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)

Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)

Классный час на тему: " Я люблю тебя, жизнь" (" Мин яратам сине, тормыш!" - на татарском языке)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
10.05.2017