Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”
Оценка 4.7

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”

Оценка 4.7
Разработки уроков
docx
воспитательная работа
8 кл
08.04.2017
Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”
Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?” Цель: сформировать представление о мужестве, долге, чести, ответственности, нравственности; развитие нравственно-патриотического воспитания учащихся. Задачи: 1) познакомить с героическими и трагическими страницами истории Отечества; 2) воспитывать уважение молодёжи к ветеранам, подвигам военнослужащих, защитников Отечества, осознание необходимости увековечения памяти павших героев; 3) способствовать формированию у молодёжи готовности к защите Родины.
Классный час.docx
Классный   час   на   тему:  “Батырлык!   Нәрсә   соң   ул батырлык?” Учитель татарского языка и литературы МБОУ СОШ с.Имянликулево   Чекмагушевского   района   РБ   Бигнова Айсылу Мадиховна   Кереш   сүз.   "Бәләкәй   шул   әле   мин"   дип   аталган   хикәядән   өзек Класс сәгате Класс җитәкчесе: Бигнова А.М.              Тема: Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?  Максат:  Укучыларга   кыю   ,  тәвәккәл,     нык   ихтиярлы   кеше   нинди   булуын аңлату. Авылыбыз , төбәгебезнең батырлары ­Бөек Ватан , Чечня, Әфгәнстан сугышы ветераннары, кыр батырлары турында сөйләп, укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү.   Җиһазлау:  Стенд "Исәннәрнең кадерен бел", музей материаллары. "Әхлак дәресләре", "Татар халык иҗаты" китаплары.  Эпиграф:   “Батырлык!   Нәрсә   соң   ул   батырлык?   Газинурлар,   Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул.           (Ф. Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала. Сайланма әсәрләр. – 1 том. – 272 – 273 битләр).   1.     ( Р.Низамиев): Борынга ниндидер төтен исе килеп   бәрелде. Карасам, күрше Саҗидә апалар йорты яна! Бакча    коймасын    ничек    сикереп    чыктым    икән хәтерләмим.  Күлмәк итәге койма башына эләгеп ертылды бугай. Өйдә биш яшьлек Мәҗит булырга тиеш, иң элек аны коткарырга кирәк! Өйалды   ишегенә   ташланам.   Анда   мине   коточкыч   күренеш   каршы   ала. Өйалдын   тутырып,   зур­зур   ялкын   телләре   биешә,   ургылып­ургылып,   төтен чыга. Юл бикле, өйгә ничек тә узар хәл юк. Инде нишләргә? Уйларым бутала... Яшен тизлегендә башыма бер уй килә: тәрәзәдән керергә! Тиз генә тәрәзәгә киләм. Тәрәзә дә бикле... Кулларым нигез туфрагында яткан күсәккә   үрелә.   Пыяла   чылтырый,   тирә­якка   рам   ватыклары   оча.   Урамда кычкырып сөйләшкән тавышлар ишетелә, шау­шу көчәя. Кемнәрдер атыла­ бәрелә   капкадан   килеп   керәләр.   Тәрәзәдән   үрмәли   бирәм...  Кулымда­   кан. Кулларым киселде микәнни? Өйнең ишеге ачык. Өйалдыннан кочле ялкын, төтен ургылып керә. Ачы  төтен   тамакны   буа.   Кайнар   ялкын   битләрне   көйдерә   шикелле... Почмакны актарып чыгам, берәү дә юк. Өстәл асты да буш. Мәҗитне карават астыннан табам. Кулыннан тотуым була, ул акырып елый башлый. Аның дер­ дер калтыравы ачуымны     чыгара. Тәрәзә         янына         ашыгабыз.         Анда кайсыларыдыр    шаулаша, безнең   янга   кермәкче   булалар, ахры. Кемдер Мәҗитне   тәрәзәдән   тартып   ала. Ул   арада эссе дулкын аяктан ега. Мин идәнгә авам... Уянып киттем.    Күзне ачмакчы булам ­ ача алмыйм. Ике битем ут яна, кызыша. Кулларымны күтәрмәкче булам ­ файдасыз... Кемнәрнеңдер    ярым пышылдап    сөйләшкән    тавышы ишетелә. Әнкәй елый, үзе туктаусыз сөйләнә:     И,   балам,   бәхете   бар   икән.   Ут   эченнән   алып чыктылар бит... Исән­ сау терелсә ярар иде. Битемне  марля  белән  бәйләгәннәр  икән. Әни  әйтә.  сул як  битең  ару  гына пешкән,   ди.   Мине   тимерче   Һадиулла   абый   алып   чыккан.   Янгынны сүндергәннәр.   Өйалды   җимерелеп   төшкән,   өйне   саклап   калганнар   икән. Мәҗит ут белән шаярган икән. Менә ни өчен кулыннан тоткач елый башлаган ул! Ул   арада   бөтенесе   мине   мактый.   Мин   батыр   да мин   кыю.   Шул   да булдымы   батырлык?   Искитәрлек   ни эшләдем соң әле мин? Менә берәр яңа йолдыз ачсаң яки галәмгә очсаң, батырлык булыр иде ул! Их, бәләкәй шул әле мин!.."  Аннары тикшерү өчен сораулар бирелә: ­ ярдәм итәргә теләү тырында) Хикәядә   сөйләнгән   малай   турында   тагын   нәрсәләр   әйтеп   була?   (Тәвәккәл, куркып калмаган, үзен батырлык эшләдем дип белми дә, олы җанлы һ.б.)   класс   сәгатендә    сүз   нәрсә   турында   барачак? ­ ( Батырлык  дигән төшенчәне ачыкларбыз. Батыр кеше нинди сыйфатларга ия булуы турында)  ­    Класс сәгатебезнең эпиграфы итеп язучы Ф.Яруллинның сүзләрен алдым: “Батырлык!   Нәрсә   соң   ул   батырлык?   Газинурлар,   Матросовлар   шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык   икмәгең   белән   бүлешүме?   Кешеләр   төрле   –   төрле   булган   кебек, батырлык та күп төрле шул.           (Ф. Яруллин. Җилкәннәр җилдә сынала. Сайланма әсәрләр. – 1 том. – 272 – 273 битләр).   II. Мәсьәләләр чишү. 1 ­ Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр.    ­     Ә хәзер аңлатмалы сүзлектән уку.  Батырлык – и. 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.     2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.) Хикәядә     сүз     нәрсә     турында     бара?  (   Кыюлык, батырлык, Димәк,   бүгенге   Төшенчә биру. Нәрсә ул батырлык? (Укучылар җавабын тыңлау). дибез?   батыр      Чыннан да бу сыйфатлар бик уңай сыйфатлар. Тәвәккәл сүзенә аңлатма да биреп китим әле. Тәвәккәл – 1)берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче. 2) үз – үзеңә ышанучанлык.   Нинди     кешене   (Укучыларның җаваплары тыңлана) 2.бирем.       Батырлык, кыюлык       турында       нинди   мәкальләр­әйтемнәр беләсез? Төркемнәрдә эш: Батыр ирдән иң усал бүре дә кача. Батыр туса ­ ил бәхетле, яңгыр яуса ­ җир бәхетле. Батыр ут булыр, куркак юк булыр. Батырлыкта матурлык.  Куркак ашта батыр, кыю эштә батыр. Куркак һәр көн үлә, батыр бер тапкыр үлә.  Бар кеше дә батыр булмый.  Батыр кулыннан алтын коелыр. Дан килә, күтәрә белмәсәң, китә дә белә. Батырның ярты һөнәре –тәвәккәллек. Батыр булсаң, батырлыгыңны кирәкле урында күрсәт. 3   бирем.   Батыр,   кыю   булыр   өчен   нәрсә   эшләргә     кирәк   ?   (Укучыларның фикерләре тыңнала.) ( Физик яктан   чыныккан, көчле, үзендә ихтыяр көче тупларга кирәк. Кешеләрне яратырга, аларга һәрвакыт игътибарлы булырга   һ.б. сыйфатлар тәрбияләргә).    ( Үз­үзеңә бәя бирү). 4 бирем.  Үзегез   яшәгән   җирдә,   якын­тирәдә   сез     нинди   батыр   кешеләрне беләсез?   Ни өчен сез аларны батыр   дип саныйсыз?(Укучылар сорауларга җавап бирәләр).           (Әңгәмә Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфган, Чечня   сугышында катнашкан хезмәт ветераннары, кыр батырлары  турында).  ­­1943   елның 27   февралендә 2­нче   батальонга Псков   өлкәсенең Локнян районы Чернушки авылындагы терәк пунктка һөҗүм итәргә дигән бурыч йөкләнә.   Яугирләр   урман   аша   үтеп   аланга   чыгуга,   дошманның   пулемет уты астына эләгәләр. Беренче пулеметны автоматчылар төркеме эштән чыгара, икенчесен дә туктатуга ирешәләр. Әмма өченче дзоттан атучы пулемет   авылга   керергә   мөмкинлек   бирми.   Шул   вакыт   Александр Матросов Петр Огурцов белән дзотка таба шуыша башлыйлар.  Дзотка якынлашканда,   Огурцов   каты   яралана,   Матросов   юлын   үзе   генә   дәвам итә. Ул амбразурага якынрак килеп ике граната ыргыта. Пулемет тынып кала. Яугирләр һөҗүмгә ташлануга, ул тагын ут ача. Шулчак Матросов сикереп торып дзотка ыргыла һәм амбразураны каплый. Шулай итеп, ул гомере   бәрабәренә   хәрби   бурычны   үтәргә   ярдәм   итә. 1943   елның  19   июнендә аңа Советлар Берлеге каһарманы дигән исем бирелә. улы   кем, булуы   исемең Мөхәммәтҗанов Чын Матросов?       1988 елда башкорт язучысы Рәүф Насыйров Александр Матросовның чын исеме   кем   булуы,   аның   кайда   туып   үсүе   белән   кызыксына   башлый.   Һәм Матросовның   Учалы   районы   Кунакбай   авылында   туып­үскән   Шакирҗан Юныс ачыклана. Рәүф   Насыйров   Шакирҗанның   кечкенә   чыганда   төшкән   фотосурәтләрен табып, Мәскәүгә Эчке эшләр министрлыгының фәнни­тикшеренү институтына җибәрә, аннан Александр Матросов белән фотодагы малайның бик тә охшаш булуы   турында   хәбәр   килә.      Эзләнүләр   дәвам   итә.   Насыйров   “Откуда   ты родом, Матросов?” дигән китап чыгара.          Шакирҗан ватандашлар сугышында булып кайткан, сукыр, җор сүзле, шаян табигатьле Юныс Мөхәммәтҗанов гаиләсендә туган. Әнисе үлгәч, әтисе Фәрхиямал исемле икенче хатынга өйләнә. Яшәү шартлары авыр була, ашау­ эчү такыр, иске мунчада көн күрәләр. Шуңа күрә 1934 елда Шакирҗан өеннән чыгып китә. Байтак кына балалар йортларында йөрергә туры килә, Казанда да эзләре калган. Өенә кайтарып җибәрмәсеннәр өчен ул Матросов фамилиясен ала.  ­­Миңнегали Гобәйдуллин Миякә районының Оршәкбаш­Карамалы исемле матур   татар   авылында   туып   үсә.   Бөек   Ватан   сугышында   зур батырлыклар   күрсәтә   ул.   Украинаны   азат   итү   өчен   барган   аяусыз алышларның   берсендә   Дудчаны   авылы   янында,   взвод   командиры, лейтенант   Миңнегали   Гобәйдуллин   дошман   амбразурасын   үз   күкрәге белән   каплый.   Якташыбыз   совет   офицерларыннан   беренче   булып Александр Матросов каһарманлыгын кабатлый.  (Үз­үзеңә бәя бирү).    Тормыш дәвам итә.   Бөек Ватан сугышы яралары инде төзәлеп килә. 1956 елгы   Венгрия,   1968   елгы   Чехословакия   вакыйгаларын   исәпкә   алмаганда, армиядә тыныч хезмәт дәвам итә. Ләкин...  9 ел 1 ай  19 көн Әфганстан сугышында катнашырга туры килә.     Солдат сугышны сайламый һәм аны игълан итми. Солдат халык һәм Ватан алдындагы   бурычын   гына   үти.   Аның   каһарманлыгы,   батырлыгы,   Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.     Әфганстан   безнең   авылларны     да   читләтеп   үтми.     Авылдашларыбыз арасыннан  Әфган сугышында катнашкан кемнәрне беләсез?        Имәнлекулдан: Рәсүл Нәҗип улы Мирзагалиев,  Ринат Сөләйман улы, Азат Ләбиб   улы   Князев,   Фәиз   Фәһим   улы   Нурисламов.   Аташ   авылыннан: Мөхәммәтҗанов   Илдар   Тәлгат   улы   Мөхәммәтҗанов,   Азат   Риф   улы Сәйфуллин, Рәиф Фәһим улы Сәлихҗанов, Венер Әслах улы Сәхәбин, Әлфит Сәитмәгаруф улы Сөләйманов,  Фәнзил Мансаф улы Шәгизиганов.   ­Илебез  Бөек Җиңүнең  50 еллыгын билгеләп үтәргә  җыенганда яңадан кан кою башланды. 1994 елның 11 декабрендә  “конституцион” тәртип урнаштыру максатыннан Чечен республикасына федераль гаскәрләр кертелде. Чечен   җирендәге сугыш безнең ил территорисендә Бөек ватан сугышы чорыннан соң  иң зур хәрби бәрелеш була.  Районыбыздан 118 егет катнашкан. Авылыбызның   берничә   егете   чечен   җирендә   хезмәт   итеп,  сугыш   һәм   үлем белән күзгә ­ күз очраша: Венер  Фәнәви       улы Бадамшин,  Мөхәммәтҗанов Илшат,     Ә   Имәнлекулдан   Сәдыйков   Әлфред   Хәдис   улы,   Мөхәммәтҗанов Булат   Әглә   улы,   Кнәҗев  Филүс   Фәнүз   улы,   Мостафин   Венер   Дамир   улы, Хафизов   Әнвәр   Фәнзил   улы,   Рафиков   Илгиз   Рәис   улы   һәм   Мусин   Фидус Фидрат  улы.   безнең  арабызда,  тормышның  матурлыгына  сокланып  яшәргә теләгәннәрдер дә, ләкин игълан ителмәгән  Чечен сугышы рәхимсез рәвештә аларның гомерен өзде.         Әйдәгез   бүген   илебез   тынычлыгы   өчен   башларын   салган,   үзләренең бурычларын үтәгәндә һәлак булган авылдашларыбызны 1 минут тынлык белән искә алыйк. 5 бирем  .  Бүгенге  тыныч  шартларда  кеше   батыр  була  аламы? Моның  өчен   нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә?  (Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш).      Кыю, патриот, түзем, тәвәккәл, туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Укучы җавабы: кешедә   бу   сыйфатлар   булмаса,   ул   батырлык   эшли   алмас   иде).   Дәреснең эпиграфы   безнең   әлеге   җавапларга   туры   килә:  “Батырлык!   Нәрсә   соң   ул батырлык?   Газинурлар,   Матросовлар   шикелле   күкрәгең   белән   дошман амбразурасын   каплаумы,   әллә   үзең   ач   чакта   соңгы   сынык   икмәгең   белән бүлешүме? Кешеләр төрле – төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул.    Үзеңдә батырлык, кыюлык, тәвәккәллек сыйфатлары тәрбияләү өчен нәрсә эшләргә  кирәк ? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)   План төзү: 1. Батырлык,   кыюлык,   тәвәккәллек     үрнәкләре   күрсәткән   шәхесләрнең тормыш юлын өйрәнергә. 2. Үзеңдә ихтыяр көче туплау. 3. Физик күнегүләр ясауны гадәткә әверелдерергә. 4. Үзең   турында гына уйламаска. 5. Гел дөресен сөйләргә, эшләгән эшең өчен җавап бирә, гаебеңне  таный белергә һәм үз вакытында төзәтә барырга өйрәнергә.  Ә бу сыйфатларны без үзебез дә булдыра алабызмы?     Тормыш   дәвам   итә,   батырлыклар   эшләү   дә   дәвам   итә.   Һәркем   җирдә тынычлык, күгебез аяз, йөзебез якты, күңелебез тыныч булуын тели.                                       Кыл яхшылык кешеләргә­                                      Кеше булыйм дисәң. Авыр булыр, өсләреңә                                      Гөнаһ туны кисәң.                                         Кирәк булса коткарырга                                      Батып баручыны                                      Кулың суз да коткар сагыш­                                      Моңга таручыны                                      Кеше булып яшим дисәң,                                      Бул син кешелекле.                                      Бәхетле көн итим дисәң,                                      Бул син игелекле.   III.  Дәресне йомгаклау.       Дәрестән үзегезгә нинди сабак алдыгыз?   Дәрес ошадымы? Чыннан   да,   батырлык   темасы   бүгенге   көндә   дә   актуаль.   Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, рәссамнар үз әсәрләрендә зур урын бирәләр.    Рәхим итеп. Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз. Батырлыкны эшли ала Бөтен кеше дә. Аның өчен кирәк түгел  Алып көче дә. Ә моның өчен: Яратырга кирәк бары  Туган җиреңне, Әти ­ әниеңне, Туган илеңне. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы рухи һәм физик ныклыгы, героик көрәш безгә һәрчак үрнәк булсын иде. Укучыларым,   киләчәктә   ­   Ватан   сакчылары, солдатларыбызга лаеклы алмаш булырлар дип ышанып калам. Дөньялар гына тыныч булсын, Әфганстан,  Чечен фаҗигаләре башка кабатланмасын!   бүгенге   малайлар,   ­Батырлыкның киресе нәрсә ул? ­Куркаклык. ­Нәрсә ул”курку”, “куркаклык”? ­Куркучан. шүрләүчән, кыю түгел. Куркак   кеше   үз   күләгәсеннән   дә   курка.   Курку­   йөрәкнең   йомшаклыгы. Куркуны җиңгән батыр булыр. Курыксаң­ эшләмә, эшләсәң­ курыкма.

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”

Классный час на тему: “Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык?”
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
08.04.2017