Казан шәһәре Мәскәү районы
Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе
Татар теле, 2 сыйныф
“Й хәрефе”
Башлангыч сыйныф укытучысы
Даутова Гөлфия Миңназыйм кызы
Тема: Й хәрефе
Максат:
1. Йо, йө аваз кушылмаларының сүздәге урыны, әйтелеше һәм язылышы белән таныштыру.
2. Авазлар һәм хәрефләр турында белем күнекмәләрен камилләштерү.
3. Татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.
1. Дәреснең темасын, максатын әйтү.
2. Матур язу минуты.
Йо, Йө
Йөз сум акчаң булганчы,
Йөз сум акчаң булсын
II. Яңа материал өстендә эш.
1. Яңа темага кереп китү.
- Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын әйтегез әле.
Йомры йомшак, талы калач
Йөгереп китте бер йорттан. (Йомры калач)
2. “Йомры калач” әкиятен искә төшерү.
- Әкиятнең эчтәлеген кем кыскача гына сөйләп китә?
- Иң беренче калачка нәрсә очрый? (куян)
3. Куян белән очрашу.
- Куян калачка бирем бирә, ә без булышабызмы соң?
Табышмаклар.
1. Кечкенә генә эт, -
Өрми дә, җибәрмидә. (йозак)
2. Мин түгәрәк, җип-җиңел,
Тотсаң койрыктан минем,
Мәңге күтәрә алмыйсын,
Һич артымнан калмыйсың. (йомгак)
3. Баш астында баллы кашык. (йокы)
4. Җәрәхәте юк – авырта,
Төтене юк – яна. (йөрәк)
5. Ике оч, ике балдак,
Уртасында бер кадак. (кайчы)
6. Вак кынадыр үзләре,
Ялтырыйдыр күзләре. (йолдызлар)
(экранда рәсемнәр чыгып бара).
- Булдырдыгыз, ә хәзер шуларның җавапларын дәфтәрләргә язып куйыйк. Сүзләрне дөрес яздыгызмы икән, үзара тикшереп алыгыз.
(экранда сүзләрнең дөрес язылышы)
4. Бүре белән очрашу.
Күп нокталар урынына тиешле сүзләрне, мәкаль-әйтемнәрне укыгыз.
1. Ипи-тоз – якты .....
2. ..... белмәгән юл бозар.
3. Ашаганда колагың селкенсен,
Эшләгәндә ...... җилкенсен.
Сүзләр: йөрәгең, йөз, йөри.
- Бу мәкальләрне сез ничек аңлыйсыз, Үзегезгә ошаган бер мәкальне күчереп языгыз.
5. Ял минуты.
- Инде калач арыган, аз гына ял итеп аласы килә.Әйдәгез, калач белән бергәләп бездә ял итик.
Без биибез, биибез,
Якты көннән туймыйбыз,
Кулны-кулга чаба-чаба,
Бии-бии җырлыйбыз.
Без биибез,
Безнең яшь чак, шат чак,
Шуңа күрә,
Кул чабабыз, чап-чап.
6. Аю белән очрашу.
- Балалар, аю калачка бишек җыры җырларга куша, ә ул оныткан. Адиләнең калачка булышасы килә. (Адилә бишек җыры җырлый).
Йокла, йокла, йом күзең,
Йом-йом күзең, йолдызым.
Кичтән йокың кала да
Йоклап үтә көндезең.
- Аюның әле тагын бер биреме бар икән. Юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлеп языгыз. (экранда бишек җырының сүзләре чыга)
7. Төлке белән очрашу.
- Төлке калачка тест биреме алып килгән, ә калачның белеме җитми икән. Ул безнең булышуыбызны үтенә.
Тест.
Й хәрефе.
1. Й хәрефе кайсы сүзләрдә языла?
а) ... озак; б) ... ланаяк;
в) ... лчы; г) ... лан.
2. Йо кушылмасы кайсы сүзләрдә языла?
а) ... рәк; б) ... мгак;
в) ... мры; г) ... зек.
3. Йө кушылмасы кайсы сүзләрдә языла?
а) ... рәк; б) ... мгак;
в) ... мры; г) ... зек.
4. Кайсы сүзләр иҗекләргә дөрес бүленмәгән?
а) кай-чы; б) чә-йнек;
в) йок-ы г) төй-мә.
5. Артык сүзне тап:
а) ... озак; б) ... рак;
в) ... орт; г) ... омшак
- Без төлкенең хәйләкәр икәнен беләбез инде. Хәйләкәр төлке тагын бер бирем биреп калачны тикшермәкче була.
8. Эш дәфтәрләрендә 21 биттәге 1 нче күнегүне мөстәкыйль рәвештә эшләү.
III. Йомгаклау.
1. Өй эше.
а) 50 бит, 93 нче күнегү,
б) Йо, йө кушылмалары кертеп “Йомшагым” дигән хикәя язарга.
2. Дәресне төгәлләү.
- Без бу дәрестә нинди эшләр башкардык?
- Әкият, табышмак, мәкаль, бишек җырларын икенче төрле ничек әйтәбез?
3. Билгеләр кую.
Өстәмә материал
1 нче карточка.
Й, я, , ю, е хәрефләренең тиешлесен яз.
... олдыз, ... рганак, ... март, ... омык, ... өгерек, ... балак, ... зма, ... огынты, ... гет, ... өрәк.
2 нче карточка.
Й, я, , ю, е хәрефләренең тиешлесен яз.
... огышлы, ... нгын, ... олкыну, ...бык, ... омырка, ... герме, .... лак, ... гары, ...омры, ... тәл.
3 нче карточка.
Төшеп калган хәрефләрне яз.
Тынычлап ... окларга була,
... озак булса ишектә.
... ортка керә алмый китә
Карак-мазар төшеп тә.
4 нче карточка.
Төшеп калган хәрефләрне яз.
... омры ... омшак сары ... омгак
... өгереп ... өри чирәмдә.
5 нче карточка.
Төшеп калган сүзләрне куеп яз
Кәгазьне ___________ белән кисәләр.
Бакчаны ___________ белән әйләндереп алдык.
Мин күлмәккә __________ тактым.
6 нчы карточка.
Төшеп калган сүзләрне куеп яз
Әни иртәнге чәйгә ____________ пешерде.
Малайлар кар суында ___________ йөздереп уйныйлар.
Кагыйдәне дөрес итеп ___________ .
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.