Конспект урока математики во 2 классе на тему :" 2 гә тапкырлау һәм 2 гә бүлүне кабатлау." ( на татарском языке).
Оценка 4.9

Конспект урока математики во 2 классе на тему :" 2 гә тапкырлау һәм 2 гә бүлүне кабатлау." ( на татарском языке).

Оценка 4.9
Разработки уроков
docx
математика
2 кл
11.05.2017
Конспект урока математики во 2 классе на тему :" 2 гә тапкырлау һәм 2 гә бүлүне кабатлау." ( на татарском языке).
Презентация составлена по содержанию конспекта урока и поможет учителю эффективно проводить урок.
урок математики во 2 классе.docx
Математика дәресе. “Светофорда кунакта” Укытучы: Файзрахманова  Эльмира   Дияттиновна Предмет: Математика Дәрескә кыскача аннота    ц  ия Класс: 2 Дәрес темасы: 2 гә тапкырлау һәм бүлүне кабатлау. Дәрес тибы: Мультимедиа­презентация ярдәме белән кабатлау дәресе. Дәреснең максаты: “2 гә тапкырлау һәм бүлү” темасы буенча алган  белемнәрне кабатлау. Дәреснең бурычлары:  1. Телдән һәм язмача исәпләү күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль рәвештә  мәсьәлә чишүне камилләштерү, юл йөрү кагыйдәләрен, светофор  сигналларын кабатлау. 2. Игътибарлылыкны, хәтерне, логик фикерләүне үстерү, таныш адымнар  буенча алгоритмны үти, чагыштыра һәм анализлый белүгә ирешү. 3. Дәрестә алган белемнәрне көндәлек тормышта куллана белүне, сөйләм  һәм аралашу культурасын, мөстәкыйльлекне тәрбияләү. Балаларның эшен оештыру формасы: фронталь, төркемләп, индивидуаль. Укытучының эшен оештыру формасы: үткән материалныкабатлау,  презентация. Өйрәтү методлары (укыту) – күргәзмәлелек, күрсәтмәлелек, репродуктив,  практик, гамәли сөйләү. Җиһазлау: бәяләү өчен фишкалар, терәк сигналлар, тестлар, проектор, экран,  дәреслек.  Кулланылган ЦОР : “Светофорда кунакта” презентация.    Тапкырлау һәм бүлү таблицасын яттан дәрестә һәм тормышта куллану  белүне укучыларга өйрәтү­ укытучының иң зур бурычы. 2дән  9га кадәр  тапкырлау һәм бүлү таблицасын укучылар иң югары дәрәҗәдә, автомат  рәвештә белергә тиешләр. Шул ук вакытта юл йөрү кагыйдәләрен кабатлауны  да үз эченә алган презентация дәресне кызыклы, мавыктыргыч, материалга  кызыксыну уятыр дип әйтәсе килә. Дәрес барышы I.             Оештыру моменты ­ Хәерле көн, дуслар, Сезгә! Хәерле көн һәммәгезгә. Математиканы өйрәнүдә Уңыш булсын безгә. Математика – кызыклы фән, Ярата тапкырларны. Яратмый ул наданнарны, Белмәсәң тапкырлауны. Гел “5”леләр алып торыйк Өлкәннәрне сөендерик. Шушы изге теләк белән  Хәзер дәрескә керик.  II.             Дәреснең темасын ачыклау. ­ Укучылар, бүген безнең математика дәресе гадәти генә  булмаячак. Ә нинди буласын белү өчен түбәндәге биремне  эшләргә кирәк булыр. 6 18 8 К А Б А Т Л А У 14 12 0 10 16 К 2*9 А Б А Т Л А У 3*2 6*0 7*2 2*6 70:7 2*8 2*4 ­ Әйе, укучылар, бүген  бездә дәрес­кабатлау. Һәркем үзенең көчен  сынаячак. Һәр биремне үткәннән соң  жетоннар бирелә барачак, ә дәрес ахырында алар безгә сезнең хезмәтегезне бәяләргә ярдәм  итәчәк. III.             Дәрескә кереш. ­ Ә хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Селкенми дә, кычкырмый да Тыныч кына тик тора. Машина һәм кешеләрне Дөрес юлларга бора. Ул нәрсә – йә әйтеп карагыз?  (Светофор) ­ Дәрес бүген гадәти түгел. Дәрескә безгә Светофор килгән.            (1 слайд). Аны Сезнең исәпли, мәсьәләләр чишә белүегез  кызыксындырган. Кабатлау, ныгыту дәресе буларак, 2 гә  тапкырлау һәм бүлү таблицасын белүегезне үз күзләре белән  күрергә уйлаган (2 слайд). Сезнең алдагы дәресләрдә үзләштергән белемнәрегез, Светофор  әзерләгән биремнәрне, каршылыкларны җиңеп чыгарга һичшиксез  ярдәм итәчәк. ­ Әйтегез әле, Светофор сүзе нәрсәне аңлата соң ул? (3 слайд) Бу сүз ике өлештән тора. “Свет” һәм “фор”. “Свет” (“яктылык”,  “ут”) – бу һәркемгә аңлашыла. Ә “фор”? “Фор” сүзе грек теленнән “форос”, тәрҗемә иткәндә “бирүче” дигәнне аңлата. Димәк, “ут  бирүче”. Һәм ул чынлап та өч төрле: кызыл, сары, яшел төсләр  бирә.  IV.             Дәфтәрләрдә эш. ­ Дәфтәрләрдә бүгенге числоны язабыз. Рәсемдә күрсәтелгәнчә,  светофор рәсемен ясап куябыз.        4 см 7 см V.             Үткәннәрне ныгыту. Светофорның һәр сигналы үзенә бер төскә ия. ( 4  слайд) ­ Бирелгән, математик чылбырны чишеп Сез, алдагы биремне  Светофорның кайсы күзе яки төсе әзерләгәнен белерсез. ­ Исәплибез. Җавап: 23. ­ Кемдә башка җавап? (Булдырдыгыз!) ­ Яшел төс Сезгә мондый биремнәр әзерләгән. (5 слайд) 1) Буш шакмакка сан куярга кирәк. Нәрсә билгеле? (Кушылучы). Ә  ничек икенче кушылучыны табарбыз? 2) Нәрсә билгесез? (Кимүче).  Ә ничек табабыз? (Аермага киметүчене  кушып) 3) Ничек исәплибез? Бу нәрсә? (Тигезлек) Молодцы! (Слайд 6). ­ Ә алдагы бирем тагын да авыррак һәм аеруча зур игътибарны  сорый. Һәр аңлатманың җавабын һәм аңа туры килүче хәрефне  язарга кирәк булачак. 6*2 2*9 7*2 8*2 9*2 Х 12 8*0 10*5 30:10 Е 16 0*6 Ә 18 Р 50 Л 3 Е 14 Ю 0 Л 0 ­ Афәрин. Яшел күзнең биремәрен төгәл үтәдегез! (Слайд 7). Светофорның яшел төсе турында.  Барыбызда яратып карый, Матур да соң яшел күз. Ул күз кысса инде, дустым, Юл ачык дигән ул сүз. ­ Алга таба нинди сигнал буласын белү өчен, тагын бер бирем  үтәргә туры киләчәк? ­ Саннар рәтеннән бары тик 2 гә бүленүче саннарны гына язып  алыгыз. Тикшерәбез. VI. Физминутка. (Слайд 9) Тротуардан атлыйбыз Кагыйдәне саклыйбыз. Урам аша чыкканда Уңга, сулга карыйбыз. VII. Алгоритм белән эш. (Коллектив белән эш) (слайд 10) ­ Ә хәзер Сары күз биремнәрен үтибез. Х ның кыйммәтләрен  дәфтәрләргә язабыз. (Слайд 11) Математик аңлатмалар арасыннан тигезләмәне эзләп тап. Нәрсә  билгесез? Ничек табабыз. Бер укучы тактада эшли. (Слайд 12) Сары төс турында шигырь. Сары ут янганда Сак булыгыз, балалар. Хәвеф­хәтәр булмасын, дип Сезне кисәтә алар. ­ Светофорнын нинди төсе калды балалар? (Кызыл) ­ Дөрес. ­ Кызыл төс Сезгә телдән мәсьәләләр чишәргә тәкъдим итә. 1) Машинадар куя торган урында 2 машина тора. Бу  машиналарның ничә тәгәрмәче бар? (8) 2) Гаражда 12 автобус бар. 9 рейска китте. Ничә машина калды?  (3) 3) Юлны 20 укучы чыкты. Алар парлап баралар иде. Ничә пар  укучы булды икән? (10) ­ Юлны аркылы кайдан чыгарга мөмкин? (Җәяүле сукмагыннан) (Слайд 13) ­ Әйдәгез, хәзер алга таба юл алыйк, бирелгән кыскача язылыш  буенча үзебез теләгән мәсьәләләрнең берсен чишеп, дәфтәрләргә  языйп куйыйк. Булган – 7 ящик 2шәр кг Сатканнар – 12 кг Калган ­ ? (7*2)­12=2 (кг) Булган – 36 кг Сатканнар – 8 капчык 2 шәр кг Калган ­ ? 36­(8*2)=20 (кг) (Слайд 15) ­ Кызыл төс Сезгә тагын да кызыклырак бирем әзерләгән. Ләкин  бик игътибарлы булырга кирәк. (Биремне үтиләр) (Слайд 16) Кызыл төс турында шигырь. Барыгыз да карагыз Янып тора кызыл ут Димәк аркылы чыгарга Беркемгә дә рөхсәт юк! VIII.  Йомгаклау (Слайд 17) (Тест эшләү) ­ Дәрес Сезгә кызыклы булдымы? Светофорның төсләрен  урыннарына куйыйк. Ул безне нәрсәгә өйрәтә?  Бергәләп светофор турында шигырь  уку.  Мин – Светофор Һәр баланы кисәтәм. Юлны аркылы чыгарга, Юл йөрергә өйрәтәм. Яшел ут янганда гына Чыгарга кирәк юлны. Исән­сау йөрегез диеп, Озатып калам Сезне.

Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
11.05.2017