Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.
Оценка 4.6

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.

Оценка 4.6
Работа с родителями
doc
воспитательная работа
1 кл
15.01.2017
Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.
Кадерле әниләребез! Сезнең барыгызны да “Әниләр көне” белән тәбрик итәбез. Мәхәббәтегез сүрелмәсен, сабырлыгыгыз кимемәсен, рәхим-шәфкатегез җуелмасын. Берегезгә дә бала кайгысы күрергә язмасын. Үстергән балаларыгызның бары тик изгелекләрен генә тоеп яшәргә насыйп булын. Әйе, гаиләдә бала туу күпме куанычлар алып килә. Балалар, сез барыгыз да шушы сабый кебек дөньяга килгәнсез. Әниегез бик күп йокысыз төннәр уздырып, сезне үстергән. Иртән иртүк торган әниегезнең “Тор, балам, мәктәпкә барырга вакыт”.дигән назлы сүзләрен ишетәсез, өйгә тәмле ризык исе таралган була. Әниегез сезне, хәстәрләп, мәктәпкә озатып кала һәм шулай ук тәмле ашлар пешереп каршы ала. Кич белән чиста урын-җиргә йокларга яткыра. Ә үзе, эше бик күп булганга, бик соң ята ә иртән, сез торганчы, кабат аякта була.
rabota1_Sabitova.doc
Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”. Максат:  балаларга   әниләрнең   бөеклеген   төшендерү,   аларга   булган мәхәббәтне арттыру. Җиhазлау:  проектор, әниләрнең балалар  үзләре  ясаган портретлары, кәгазьдән ясалган лалә чәчәкләре. Укытучы.  Исәнмесез,   хөрмәтле   әниләр,   кадерле   укучылар!   Әниләр көненә багышланган кичәбезне башлыйбыз. (Әниләргә багышланган шигырь укыла) Кадерле әниләребез! Сезнең барыгызны да “Әниләр көне” белән тәбрик итәбез.   Мәхәббәтегез   сүрелмәсен,   сабырлыгыгыз   кимемәсен,   рәхим­ шәфкатегез   җуелмасын.   Берегезгә   дә   бала   кайгысы   күрергә   язмасын. Үстергән балаларыгызның бары тик изгелекләрен генә тоеп яшәргә насыйп булын. (Бер кыз бала бишек җыры башкара, курчакн, йоклаты, коляскага сала) Әйе, гаиләдә бала туу күпме куанычлар алып килә. Балалар, сез барыгыз да шушы сабый кебек дөньяга килгәнсез. Әниегез бик күп йокысыз төннәр уздырып,   сезне   үстергән.   Иртән   иртүк   торган   әниегезнең   “Тор,   балам, мәктәпкә барырга вакыт”.дигән назлы сүзләрен ишетәсез, өйгә тәмле ризык исе таралган була. Әниегез сезне, хәстәрләп, мәктәпкә озатып кала һәм шулай ук тәмле ашлар пешереп каршы ала. Кич белән чиста урын­җиргә йокларга яткыра. Ә үзе, эше бик күп булганга, бик соң ята ә иртән, сез торганчы, кабат аякта була. Әйдәгез   балалар,   үзебезнең   иң   кадерле,   якын   кешеләребезне   бәйрәм белән котлап, күңелдәге изге теләкләребезне җиткерик. 1 бала. Нинди бәйрәм соң бүген? Һәммәсе көлеп тора. Уйныйсы да, биисе, Җырлыйсы килеп тора. 2 бала. Мәктәп бүген гөрләп тора, Шаулап тора, күрегез. Без бит бәйрәмгә җыелдык, Әллә шуны белмисез? Җыр “ Лучшее слово а маме”. 3 бала. Иң­иң сабыр, иң­иң тыйнак, Иң ягымлы кешеләр; Иң сөйкемле, мәрхәмәтле Алар ­ безнең әниләр. 4 бала. Әниләр бу дөньяда Иң чибәре, сылуы. Нинди бәхет һәр баланың Үз әнисе булуы. Бию “мама” 5 бала. Әнием, кадерлем, Син энҗе бөртегем! Син хөрмә җимешем, Син йөрәк тибешем. 6 бала. Әнием, әнием, Кадерлем син минем. Мин сине яратып, Иркәләп торырмын. Мин сиңа тормышта Шигырь : “Әниемә бүләк”. 7 бала. Тыңлап бишек җырларыңны Елавым басылган бит. Телем дә минем иң элек Әннә дип ачылган бит. 8 бала. Йөзең синең һәрвакытта  Балкып тора, әнием. Аш­суыңнан тәмле исләр  Аңкып тора ,әнием. Уен оештыру  Жыр : ” Солнышко” 9 бала. Дөньяда иң акыллы, Иң уңган безнең әни. Менә шуңа, синең яннан Бер дә китәсе килми. 10 бала. Зәңгәр күктә ал кояш Сүнмәсен, балкып торсын. Әниләрнең нурлы йөзе Гел көлеп кенә торсын. 11 бала. Иң кадерле, иң хөрмәтле Булсын җирдә әниләр. Әниләрне кадерләсәк Тыныч булыр ил­көннәр. 12 бала. Бәйрәм бүләксез булмый ул, Барыгыз да беләсез. Безнең ничек тырышканны Менә хәзер күрерсез. Класс белэн жыр : “Моя милая мамочка” 13 бала. Нәни кулларым белән мин, Тик сиңа диеп кенә, Әзерләдем бүләгемне Бик зур көч куеп менә (Әниләргә бүләкләр тапшыру) 13 бала. Безне назлап үстергәнгә, ­ Әниләр, рәхмәт сезгә! Һәрваыт эшчән булганга,­Әниләр, рәхмәт сезгә! Һәрвакыт тырыш булганга, ­Әниләр, рәхмәт сезгә! Татар бию Укытучы.  Кадерле   әниләребез,   барыбыз   да   беләбез,   балалар   бик кызыксынучан,   күзәтүчән   халык.   Алар   белән   бервакытта   да   боегып   утыру мөмкин түгел. Сезнең игъибарга берничә кызыклы күренеш тәкъдим итәбез. (Рольләрдә ­ әни, бала) ­Улым, ник елыйсың? ­ Ишеккә бәрелеп, башым тишелде. ­ Яле,күрсәт, кай төше, кайчан тишелде? ­ Кичә кич белән тишелде... ­ Соң алай булгач, ник бүген елыйсың? ­ Кичә ничек елыйм, өйдә бер кеше дә юк иде бит. *** ­ Әни,син кайда тудың? ­ Чаллыда туганмын,улым. ­ Ә әти кайда туды? ­ Әтиең Башкортстанда туган. ­ Ә мин кайда тудым? ­ Син Сарманда тудың, бәләкәчем. ­ Менә гаҗәп, төрлебез төрле җирдә туып, без соң кай арада шулай дуслаштык? *** ­ Бу тәртипсезлегең белән чәчләремне агартасың син минем, улым. ­   Алай   булгач,   әнием,   кечкенә   чагыңда   син   үзең   дә   бик   тәртипсез булгансың икән. ­ Ник алай дисең, улым,? ­ Әбиемнең бер генә дә кара чәче юк бит. *** ­ Җитте, башка бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм! ­ Ни булды ,улым? Ник алай дисең? ­ Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга ярамый. Укытучы. Күктән иңгән иң зур бүләк баладыр, Йөрәкләрдән мәңге китмәс ярадыр. Зур үссә дә, әти белән әнигә Үзәк өзгеч сабый булып каладыр. Бу тормышның бар мәгънәсе баладыр, Кайчакларда утка­суга саладыр. Ни булса да, әти белән әнигә  Иң кадерле, газиз булып каладыр. Концерт  номерларын  күрсәтү. Котлау : Биедек тә, җырладык та, Шигырьләр дә сөйләдек. Бәйрәм итеп уйнап алдык, Матур көйләр көйләдек. Бәйрәм киче бетеп килә, Әниләргә әйтик шуны: Сәламәтлек, бәхет телик, Һич белмәсеннәр борчылуларны. Әниләрнең һәрбер көне Бәхет, шатлык белән узсын. (Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә)     Автор : Сабитова Альбина Ханифовна Бакый Урманче исемендәге “Гимназия № 2”. Түбән Кама шәһәре.

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.

Әниләр көненә багышланган кичә “Әнием җаным”.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
15.01.2017