1941 нче елны сугыш башланды. Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Таза ир-атларны сугышка алдылар, авылда эшләрдәй кеше калмады. Бөтен эш бала-чагага, карт-корыга калды.
Сугыш башланганда 6 яшьтә була Луиза апа. 2 яшьтә вакытта әтисе үлеп китә. Әтисез үсү бәгыренә төшә аның . “Без әтисез” диеп елап утырып булмый, тормыш дәвам итә. “Бик күп еллар өйдәш булып яшәдек . Торырга йортыбыз булмады. 3 хуҗалык бергә тордык. Сыер тизәген киптереп ягып өйне җылыттык “- дип ачынып искә ала ул. Тылда калучыларга да җиңел булмый. “ Әни ат урынына эшләде. Партоешма секретаре, авыл советы председателе, аннан соң укытучы булып эшләде ул. Партоешма секретаре булса да , аягында чабата булды. Кырга ашлыкны кул белән урырга чыгып китәләр, әни аларга ашарга пешереп ашата. Мин дә шунда барып ашап кайта идем “,- ди . “ Шуңа да берәр ризыкның әрәм-шәрәм булып аунап йөргәнен күрсәм, күзләремә яшьләр тула. Ул чакларда күпме хыялландык без бу ризыклар турында. Бер сыер гына шул ачлыктан коткарып калды безне”, -дип сөйли Луиза апа. Урыс Үртәменә саламга йөрүләрен , саламны әйбергә алыштырып кына бирүләрен искә алды ул. Сугыш чоры балалары ачлыкны да, ялангачлыкны да кичергән . Олылар белән бергә колхоз эшенә йөргән, урак урган, көлтә керткән, мәктәп балалары белән башак җыеп тапшырганнар, гомумән аның кулы аша нинди генә эш үтмәгән. “Үскән борчакны алып каба да алмадык . Каравылчы беркемне дә кертмәде “- ди ул. Әтиле балаларны күреп йөрәкләре әрнегән, үкереп елаган көннәре бик күп булган аның, ләкин барына да түзә.Ватан азатлыгы хакына барлык авырлыкларга чыдаганнар, фронтны азык-төлек, кием-салым белән тәэмин итү өчен, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр. Җылы оекбаш, бияләйләр бәйләп, фронтка җибәргәннәр. Үзләре хәлсез булсалар да, әниләренә булышканнар.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.