Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "
Оценка 4.6

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Оценка 4.6
Мероприятия
docx
чтение
Детсад
12.05.2017
Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "
Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә.." Габдулла Тукай татарский писатель и мы каждый год проводим разные мероприятия посвященные ко дню рождения.Салкын кыш үтеп, яз җиткәч,халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаятьзур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе кечкенәдән. Г. Тукай безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавыч, Өчиле, Сосна, Кырлай, Җаек...Салкын кыш үтеп, яз җиткәч,халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаятьзур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе кечкенәдән. Г. Тукай безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавыч, Өчиле, Сосна, Кырлай, Җаек...
Тукай яши безнең йөрәкләрдә....docx
Тукай яши безнең йөрәкләрдә...  (Г. Тукайның туган көненә багышланган әдәби­музыкаль кичә) Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә,  туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф­гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү. Алып баручы:Салкын кыш үтеп, яз җиткәч,халкыбыз бөек Тукайның туган көнен  билгеләп үтә.Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр  уздырыла. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаятьзур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм  иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе кечкенәдән. Г. Тукай безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып  калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша:  Кушлавыч, Өчиле, Сосна, Кырлай, Җаек... 1 бала.Тукай туган ямьле яз аенда     Кырлай дигән татар авылында.     Моңлы җыры, үткен сүзе белән     Ул дөньяга шуннан танылган. 2 бала. Туган телен җырга салган Тукай              Телебезне бик тә яраткан.              “Шүрәле”не, “Су анасы”н  укып,               Күпме бала күңлен яңарткан 3 бала.Телсез идек­Тукай безне телле итте,              Җырсыз идек­Тукай безне җырлы итте. Бәйрәм бүген” җыры (11 нче төркем) 1. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, Бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Мин беләм: Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген 2. Яр башында тыңладым мин Бер суның дулкыннарын. Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген. 3. Арттыра, күрдем, кояш, гадәттәгедән балкуын Ул кменгәндер дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген. 4 бала. Әйләнәдә гөлләр,         Тормыш якты!         Бәйрәм хисе бүген күңелдә!         Туган көнең белән! – диләр,              Горурланып һәркем бу көндә 5 бала.   Җаны барның җирдә җыры булыр, Бәйрәмнәре булыр мәңгегә. Без бәхетле, без шагыйрьле халык, Без Тукайлы халык мәңгегә. Җыр “Тукай абый” З.Туфайлова Әле укый белмәсәк тә, “Туган телне” җырлыйбыз Бу – Тукай абый бүләге, Иң гүзәл җыр дибез. И  туган тел, и матур тел! Әкиятләр сөйләп, тыңлап, Телләребез ачыла. “Су анасы”, “Шүрәлеләр”­ Безнең дуслар барсы да. И туган тел, и матур тел! Алып баручы.  Әйе, сөекле Тукаебызны без беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны  яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.                       “Күбәләкләр” биюе (11 нче төркем) “Бала белән күбәләк”  шигыре (3 нче төркем) Әйт әле, Күбәләк,  Сөйләшик бергәләп:  Бу кадәр куп очып  Армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың?  Ничек көн күрмешең?  Сөйләп бирче тезеп,  Табаламсың ризык? Мин торам кырларда,  Болында, урманда;  Уйныймын, очамын  Якты көн булганда. Иркәли һәм сөя  Кояшның яктысы;  Аш буладыр миңа  Чәчәкләр хуш исе. Тик гомрем бик кыска:  Бары бер көн генә,—  Бул яхшы, рәнҗетмә  Һәм тимә син миңа! Алып баручы. Менә, балалар, күбәләкләрне  рәнҗетергә ярамый, аларның  гомерләре бик кыска бит.            (Ф. Яруллинның “Шүрәле” музыкасы астында залга шүрәле керә.) Шүрәле: Исәнмесез,балалар. Сез мине таныдыгызмы? Балалар: Әйе,син бит Шүрәле. Шүрәле: Казан артындагы бер урманнан Тукай мине табып танытты. Бүген мине күпме кеше белә, Күпме бала мине яратты. Былтыр кысып китте бармагымны Тик аңарга үпкәм юк күптән. Үзем зарар салмак идем аңа, Начар гамәл кылмам мин бүтән.  Балалар,минем уйныйсым килә,әйдәгез кети­кети уйныйбыз. Алып баручы: Тукта әле шүрәле,бәйрәм вакытында нинди кети­кети уйнау ул.  Балаларны тыңлап кара әле син, безнең балалар синең турында җыр беләләр. Шүрәле: Кызык !!!!!!! Кая тыңлап карыйм.                  “Шүрәле” җыры. (12 нче төркем.) 1) Безнең Тукай бәйрәменә Килгән икән Шүрәле. Бәйрәмне безнең бозмакчы Кыланышын күр әле. Кушымта Шүрәле,шүрәле, Шүрәлене күр әле. Кети, кети уйныйк диеп Торган була бит әле.(2 тапкыр) 2) Олы бәйрәм хөрмәтенә Усаллыкны киметкән. Гафу итәрбез, Шүрәле Дуслар белән биесәң. Кушымта шул ук. 3) Әкияттән  чыктыңмы син? Урманнан киләсеңме? Әгәр булсаң чын шүрәле  Кытыклап кара безне. Кушымта шул ук. Шүрәле: Ай яй бигрәк матур җырлыйлар. Карагыз әле анда тагы кемдер килә, былтыр булмасын тагы, мин качыйм. Алып баручы. Курыкма  Шүрәле дус, Акбай ул, ул да бәйрәм  икәнен ишетеп, шуңа  килеп җиткәндер. (мәтәлчек атып Акбай керә,аның артыннан малай) Г. Тукай “ Кызыклы шәкерт” шигыре.(8 нче төркем) Малай. Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;               Аума, аума! Туп­туры тор, төз утыр, яхшы утыр! Маэмай.Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;                 Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.                 Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;                 Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә. Малай.Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:               Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул! Алып баручы: Балалар һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Әйтәләр бит, “Калган эшкә кар  ява”, ­ дип. Кечкенәдән өйрәнергә кирәк һәр эшкә, аннан соң булырга мөмкин.Ә безнең  балалар һәр эшне вакытында башкара. Ә хәзер, сезнең белән 12 төркем башкаруында “Татар халык биюен” карап китик.                  “Татар халык биюе”  (12 нче төркем) Алып баручы: Ә менә хәзер Шүрәле безгә уйнасак та була. Әйдә, Шүрәле, “Кети­ кети”уенын уйнамыйбыз,ә безнең яраткан “ Кулъяулык” уенын уйныйбыз. Шүрәле:Әйдәгез әйдә,миндә бу уенны беләм! Бергәләп уйныйк!                 Уен “ Кулъяулык”. Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә.  Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри: Кулъяулыгым яшел, яшел, Яшел чирәм астында. Сиздермичә ташлап китәм Бер иптәшем артына. Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә, үзе түгәрәк эченә кереп баса.  Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә­әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул  тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җаза бирелә. 6 бала    Шүрәлеләр яшәгәнгә Ышанмый кемнәр генә. Су анасы әкият сөйли Серле җәй төннәрендә. Алып баручы: Әле генә искә төшерә идек,әллә ишетте дә инде дуслар. Нишлибез,әнә  Су анасы үзе дә килә анда.                 Су анасы керә.(як ягына карана нидер эзли) Шүрәле: Әй, син, Су анасы! Ни эшлисен? Ни эзлисең анда? Кил бирегә. Утырыйк,  сөйләшик бераз. Су анасы: Юк,юк.Вакытым юк синең белән утырырга. Чәчләремне тарарга тарагымны  эзлисем бар. Шүрәле: Мин монда килгәндә бер тарак таптым. Синеке түгелме ул? (күрсәтә) Су анасы: Минем тарак,минем алтын тарак. Рәхмәт, Шүрәле. Ярар киттем әле мин. Шүрәле:Кая ашыгасын син Су анасы? Су анасы: Бәйрәмгә барасым бар.  Шүрәле: Ник монда да бәйрәм бит. Су анасы: Ә ник алайса мин дөрес килдем мени? Тукай бәйрәменә эләктемме? Алып баручы: Дөрес килдең Су анасы, бик дөрес. Су анасы: Рәхәтләнеп шигырьләр тыңлар идем мин алайса. Алып баручы: Безнең балалар күп шигырләр беләләр,тынлап кара. Су анасы: Бик шатланып.Әйдә шүрәле икәү бергә тыңлыйбыз. (Су анасы белән шүрәле балаларның шигырьләрен тыңларга утырылар) 7 бала.   Салкын кышлар үтеп Яз килгәндә Җылы яктан кошлар кайтканда Туган көнең синең, бөек Тукай, Тугры халкың итә тантана. 8 бала.   Әле укый белмәсәк тә “Туган телне” җырлыйбыз. Бу Тукай абый бүләге Иң гүзәл бер җыр дибез. “Гали белән кәҗә” (4 нче төркем) Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән, Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән. Гали аны чирәм белән кунак итә,      Кәҗә рәхмәт укый:сакалын селкетә Рус һәм инглиз телендә  “Гали белән кәҗә” С козою дружен наш Гали: Коза кивает издали И бородой ему трясёт, Когда Гали траву несёт. “Шүрәле” (11 төркем) Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр; Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем, Җирне әз­мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде, Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә, Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә. Алып баручы. Балалар, мин сезгә әйтеп киткән идем бит, Г.Тукайга бик күп  авылларда яшәргә туры килгән дип. Дөрестән дә, ул авылларның барысын да яраткан.  Мөгаен, шуңа күрә дә “Безнең авыл” дигән бик матур җыр язгандыр. Әйдәгез,  бергәләшеп шул җырны тыңлап китик.        Туган авыл. (11 төркем) Тау башына салынгандыр безнең авыл,  Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;  Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,  Шуңар күрә сөям җаным­тәнем белән. Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,  Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;  Абый белән бергәләшеп, кара җирне  Сука белән ертып­ертып йөргәннәрем. Бу дөньяда, бәлки, күп­күп эшләр күрем,  Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,  Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем. Шүрәле:Ай­яй бигрәк матур җырлыйсыз. Балалар, ә сезнең арада тапкырлар бармы?  Сез табышмаклар яратасызмы? Балалар: әйе, яратабыз. Шүрәле: Лампа түгел­яктырта Мич түгел­җылыта. (кояш) Сикереп тешә Бозны тишә (тамчы) Ишегалдында таш була Өйгә керсә су була. (боз)     (Шул вакытта  кәҗә белән сарык, аркаларына капчык асып,  залга керәләр һәм зал буенча сөйләшеп йөриләр) Сарык:Карале, кәҗә, нинди матур зал. Кәҗә: Әйе шул, кара монда күпме халык җыелган. Сарык: (халыкка карап)Сез нишлисез монда? Нигә җыелдыгыз? Алып баручы: Ник оныттыгыз мени, бүген бит безнең танылган шагыйребез, сезне  иҗат иткән Тукайның туган көне.Менә без дә шуны бәйрәм итәбез. Кәҗә:(башына сугып) И аңгыралар, ә без бөтенләй онытканбыз.  Сарык: (балаларга карап) Исәнмесез, балалар,сез  безне таныдыгызмы соң? Балалар: Әйе. Кәҗә: Балалар, без кая эләктек соң?Аңлап бетерә алмыйм. Алып баручы: Сез “Шатлык” балалар бакчасынада. Алда әйтеп киткәнчә бүген бездә  Тукай бәйрәме. Менә балалар да яраткан шагыйребезнең бик күп шигырьләрен  өйрәнделәр. Менә сез дә безнең белән бергә аларны тыңлап китегез. Кәҗә белән сарык: Бик шатланып. (барып утыралар.)         “Карлыгач” (14 нче төркем  Динә) Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын       Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,       Балчык берлән матур итеп оя ясый. Күп эшләде иренмичә; бара­бара       Чыгарды ул матур­матур балалар да. Ачыксалар Карлыгачның балалары,       Чебен­черки тотып кайта аналары. Карлыгачым ямьсез озын кара төндә       Каты йоклый оясында, алмый тын да. Бер канатының астына тыга башын,       Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын. Күк күкрәсен, ялтыр­йолтыр килсен яшен,       Төн буена нинди каты җил исмәсен,— Ни булса да, бары да бер аның өчен, —      Уянмый ул, селкетми дә борын очын.  “Ел фасыллары”  (12  нче төркем.) Боз һәм кар эрде,  Сулар йөгерде; Егълап елгалар,  Яшьләр түгелде. Көннәр озая,  Төннәр кыскара.  Бу кайсы вакыт? —  Иә, әйтеп кара. (Яз көне) Ашлыклар үсте,  Башаклар пеште;  Кояш пешерә,  Тиргә төшерә. Халык ашыга,  Китә басуга,  Урагын ура,—  Бу кайчак була? (Җәй көне) Кырлар буш кала,  Яңгырлар ява;  Җирләр дымлана,—  Бу кайчак була? (Көз көне) Һәр җир карланган,  Сулар бозланган;  Уйный җил­буран,—  Бу кайчак, туган? (Кыш көне) Кәҗә: Ай балалар, бик матур сөйләдегез.Бик күп шигырьләрен беләсез икән.Ә бит  балалар,без дә сезгә буш кул белән килмәдек,ә яраткан уеныбызны алып килдек. (Як­ Ягына карана.Читтә утырган сарыкны күреп) Әй, сарык! Нишләп утырасын анда, кил  монда.... Сарык:Эйе, тыңлыйм, ни кирәк сина  кәҗә дус? Кәҗә:Капчыктан уенга дигән әйберләрне алып кил. Сарык: Әәәә...Хәзер...(капчыкка барып актырына һәм бүре башы күтәреп килә.) Кәҗә:Әй аңгыра сарык, мин бит сина уенга дигән кәләпүшне алып кил дим. Сарык: (тагы барып актара, капчыктан бүре башларыалып ыргыта)Монда бит  кәләпүш юк бары тик бүре башлары гына.. Кәҗә: Астанрак кара, астанрак. Сарык:Әәәә, менә менә таптым...(кәләпүшне алып килә)       Татар халык уены “Кәләпүш”(бүре башы,кәләпүш) Кәләпүш кемдә кала шул­шул җәза үти. 1 бала – әтәч булып кычкыра. 2 бала – бер аякта йөгереп килә. 3 бала – Тукай шигырен сөйли. Алып баручы. Гаилә –һәр кеше тормышында  иң кадерлеседер әлбәттә.Г. Тукай  иҗатында гаилә бик зур урын алып тора. Безнең һәрберебезне дә кечкенә чакта  әниләребез бишек җырлары җырлап йоклаткандыр. Ә хәзер сезнең игътибарга Г. Тукай  сүзенә язылган “Бишек җырын” тәкъдим итәбез.          Бишек жыры ( 10 төркем кызлары) Әлли­бәлли итәр бу,  Мәдрәсәгә китәр бу; Тыршып сабак укыгач,  Галим булып җитәр бу. Йокла, угълым, йом күзен,  Йом, йом күзең, йолдызым;  Кичтән йокың кала да,  Егълап үтә көндезең. Әлли­бәлли көйләрем,  Хикәятләр сөйләрем;  Сина теләк теләрем,  Бәхетле бул, диярем. Гыйззәтем син, кадрем син,  Минем йөрәк бәгърем син;  Куанычым, шатлыгым  Тик син минем, синсең, син! ­ Рәхмәт, бик матур итеп җырладыгыз. Киләчәктә дә шушы йолаларыбызны  онытмыйча буыннан­буынга җиткерик, бишек җырларын балаларыбызга җырлыйк. ­ Алып баручы: Балалар , менә әйтегез әле, тырыш укучы булыр өчен, “5” билгеләренә  генә уку өчен  нинди булырга кирәк? Балалар. Яхшы укырга, тырыш,эшне вакытында эшләп барырга кирәк. Алып баручы. Әйе, дөрес балалар! Менә безгә кунакка килгән малай да шундый  тырыш укучы, уңган, булган, өй эшләрен дә вакытында эшләп барган. Әйдәгез,  берпгәләшеп карап китик.             Эш беткәч уйнарга ярый. (Өстәл артында малай  дәрес хәзерләп утыра, аның янына кояш чыга) Кояш: И сабый, әйдә тышка, ташла дәресең, күңел ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, Торма бер җирдә һаман, Чыкчы тышка, нинди якты, Нинди шәп заман! Бала: Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, Уйнасам, дәрсем кала. Көн озын ич, ул уенның Мин һаман вакытын табам. Чыкмыймын тышка уенга, Булмыйча дәресем тэмам. Сандугач:Әйдә тышка, куңлең ач!        Җитте бит, бик күп тырыштың,        Торма бер җирдә һаман,        Чыкчы тышка, нинди якты,        Нинди шәп уйнар заман! Бала: Юк, сөекле сандугачым,  Уйнасам, дәрсем кала. Туктале, бетсен дәрес, Әйтмәсәң дә уйнарын, Син дә сайрарсың матурлап, Мин авазың тыңлармын! Алмагач: Әйдә тышка, күңлең ач!       Бик күңелсездер сиңа       Эшкә утырмак Һәрвакыт,       Әйдә, чык син бакчага       Җитте хәзер уйнар вакыт! Бала:  Юк, сөекле алмагачым, Уйнасам  дәрсем кала. Тукта, сабыр ит аз гына, И, кадерле Алмагач, Һич уенда юк кызык, Дәресем хәзерләп куймагач. (Кояш, Сандугач, Алмагач бииләр. Бала эшен тәмамлап урамга чыга). Бала:  Әйдә, кем уйный, йә кем чакырды мине? Тәмам иттем мин дәресемне! (Кояш, елмаеп,малайны биергә чакыра, Алмагач аңа кып­кызыл алма бирә, сандугач сайрый.  Алар бии­бии кереп китәләр). Шүрәле: Бик зур рәхмәт. Миңа сезнең бәйрәмегез бик охшады. Мин күп шигырләр  тыңладым, Туган телегезне яратасыз, Тукай абыегызны да онытмыйсыз икән. Су анасы: Рәхмәт балалар. Мин үземә файдалы әйбер алдым. Җәй көнне су буена ял  итергә килегез. Сарык:  Балалар, сез бик күп шигырләр, уеннар, җырлар беләсез икән, рәхмәт сезгә. Кәҗә:   Безне әби белән бабай көтәләр, без өйгә кайтып китик.Ә киткәнче сезгә алып  килгән күчтәнәчләрне бирергә иде. Алып баручы:Туктагыз инде, кая ашыгасыз. Әйдәгез башта бергә бергә Г.Тукайның    “Туган тел” җырын башкарып китик.  Туган телен җырга салган Тукай, Бар аһәңен, моңын сыйдырган. Бүген дә бу җырны, гимн кебек, Аягүрә басып җырлыйлар. И туган тел, и матур тел, әткәм­әнкәмнең теле!   “Туган тел” җыры башкарыла.       Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,        Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,        Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:      Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм­әнкәмне, ходам! Алып баручы: Шуның белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Бу  бәйрәмне Гөлнур Айзатуллованың шигырь юллары белән тәмамлыйсым. Мин бәхетле, әгәр балаларым, Сөйләсәләр ана телендә. Кайгыларын, шатлыкларын бергә, Бүлешсәләр татар телендә. Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "

Сценарие мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая "Тукай яши безнең йөрәкләрдә... "
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
12.05.2017