Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)
Оценка 5

Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)

Оценка 5
Мероприятия
docx
воспитательная работа +1
5 кл—11 кл +1
18.01.2017
Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)
Сценарий сбора дружины СНТ на тему "Есть такая профессия - защищать Родину", проведенного в МБОУ "Апазовская СОШ" в 2014 году с целью патриотического воспитания учащихся.. Участвовали ученики 5-7 классов. На сбор были приглашены участники ВОВ, ветераны тыла, дети войны, участник военных действий в афганистане, учителя, служившие в армии. Выступление гостей чередовались с выступлениями учеников, с видеоматериалами. Получился очень интересный, полезный сбор.Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)
Варислар сборы. Апаз. Ибрагимова Р.И..docx
Варислар  сборы  Тема: Есть такая профессия: Родину защищать. Кемнәр алар Илне саклаучылар, яклаучылар? Быргы, барабан сборга чакыра. Залда 5­7 нче класс варислары  отряд вожатыйлары белән тезелеп баса. 1. Приветствие (Сәламләү)  Дружина советы председателе команда бирә:  ­Дружина! Равняйсь! Смирно! Отряд советы председательләре  рапортка! Вольно! ОСП:­ Отряд! Равняйсь! Смирно! Иптәш дружина советы председателе! ... исемендәге отряд .. варис составында варислар сборына әзер. Безнең  девиз:.. Рапорт бирде отряд советы председателе ... ДСП:­ Рапорт кабул ителде, китәргә мөмкин. ОСП:­Отряд! Вольно! (Һәр отряд чираттан рапорт бирә) ДСП: ­ Иптәш педагог­ оештыручы! “Очкын исемендәге дружина варислары “  Кемнәр алар Илне саклаучылар, яклаучылар?”дип аталган варислар сборына  әзер. Безнең девиз: “Очкыннан ялкын кабыныр!” Рапорт бирде дружина  советы председателе Якупов Дильяр. Педагог­организатор: рапорт кабул ителде, китәргә мөмкин. ДСП: Дружина! Вольно! Пед.­орг.: Балалар! Сез бүгенге сборга кунаклар чакырдыгыз. Инде  аларны сәхнәбез түренә дәшик һәм таныштырып китик. Хөрмәтле кунаклар! Түргә рәхим итегез! 5 кл.­ Без кл. җитәкчебез Г. Марат абыйны чакырдык. Чөнки ул үзе дә,  энесе дә Армия сафларында хезмәт иткәннәр.Шулай ук тыл ветераны  Ибрагимов Әлтәф абыйны чакырдык. 6 кл. Без шулай ук күптән түгел Армия сафларында хезмәт итеп  кайткан укытучыбыз Марат абыйны  һәм Бөек Ватан сугышы  ветераны ...( Гиният  бабайны) Михаил бабайны чакырдык. 7 кл. Без үзебезнең кл. җитәкчебез Марсель абыйны һәм чечен  сугышында катнашкан Илдар абыйны чакырдык. ­Хөрмәтле кунаклар! Түрдән рәхим итегез! 2. Игры на внимание (5­7 минут).Уен. 1 Отряд  вожатые (Тазиева Э.): Сборга  әзерлек этабында  отрядлар  төрле заданиеләр үтәде. Әйдәгез әле, дусларым, бер уен уйнап алыйк.  Кайсы отряд бүген бик игътибарлы икән? ? Отрядларның җавабын  кунакларыбыз бәяләр. Экранга карыйбыз.(Экранда Герой шәһәрләр  күрсәтелә), Хәзер әйтеп карагыз: Ничә шәһәр Герой­шәһәр исеменә лаек булган? исемнәрен әйтеп карагыз. Ни өчен бу исемгә лаек булганнар?  (презентация күрсәтелә , укучыларның җаваплары тыңлана.) 3. Беседа вожатого (вожатый әңгәмәсе 7­10 минут). ­Балалар! Бүгенге сбор бик җитди темага багышланган. “Ватанны  саклаучылар, яклаучылар кемнәр алар? Кем ул патриот? Егетләргә  Армия сафларында хезмәт итү ни өчен кирәк?һәм башка бик күп  сорауларга сез бүген җавап табарсыз дип ышанам. Туган илгә, туган  җиргә мәхәббәт һәркемнең туган йортыннан, сөйгән әти­әнисеннән,  туганнарыннан, туган авылыннан башлана.Туган илеңне басып алучы  дошманнардан яклау, саклау ул ­ үзеңә иң кадерле, иң газиз  туганнарыңны, якыннарыңны, гаепсез сабыйларны, аларның тыныч,  бәхетле тормышын, киләчәген мыскыллаулардан, коллыктан,  түбәнсетүдән саклау, туган җиреңне, авыл, шәһәрләрне кахәрләүдән  яклау. Ә моның өчен  батыр йөрәкле, кыю, үзең  турында гына түгел, ә  башкалар турында да уйларга сәләтле булырга, туган илеңне, гаиләңне,  халкыңны яратырга кирәк. Сборга әзерлек этабында сез Туган иленең чын патриотлары булган  батырлар турындагы әңгәмәләрдә катнаштыгыз, төрле биремнәр  үтәдегез. Бүгенге сборны файдалы итеп үткәрә алырсыз дип ышанам. 4. Практические навыки (Практик күнекмәләр 10­15 минут). Отряд вожатые(Гөлнур): ­Мин әзерлекне тикшерү йөзеннән викторина үткәреп алырга  тәкъдим итәм.Сорауларга кул күтәреп җавап бирәбез.  Җавапларның дөресле­ген кунаклар бәяләр .Башладык. • Бөек Ватан сугышы кайчан башлана? • Ул ничә ел һәм ничә көн  дәвам итә? • Ничә герой­шәһәр бар? • Кемнәр алар герой пионерлар? • Советлар Союзы герое исеме алган пионерлар ничәү һәм кемнәр алар? • Советлар Союзы геройларыннан безнең якташлар кемнәр? • Кемнәрне без Җәлилчеләр дип атыйбыз, алар ничәү? • Безнең авылдан ничә кеше сугышка китә һәм ничәсе исән кайта? Бүгенге көндә сезнең авылда ничә сугыш ветераны исән? 2 Марат: молодцы, балалар! Яхшы әзерләнгәнсез! Җаваплар барысы да  дөрес. Отряд вожатые(Ленара): Ә хәзер, әйдәгез,һәр отряд берәр  сугыш чоры  җырын башкарсын. Яу кырларында батырларча һәлак булучыларга,  барлык сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәтенә яңгырасын! 5 класс­ Священная война.  6 кл.­    ..., 7 кл.­ Катюша. Отряд вожатые(Ленара)  Безнең яшьтә үзләрен аямыйча илнең  азатлыгы өчен көрәшкән, өлкәннәр белән беррәттән хезмәт куйган батыр йөрәкле пионерлар истәлегенә  багышлап “Орленок” дигән җырны  башкарыйк. (Орлятский кругка басалар) 5. Основная часть сбора ( Сборның төп өлеше 15­20 минут). Педагог­организатор: Бу җырлар ,гүя, еракта калган дәһшәтле көннәр,  халкыбыз җилкәсенә төшкән зур кайгы, сынау бүтән кабатланмасын дип өнди кебек. Бүген безнең арабызда хөрмәтле ветераннар бар. Балалар да сезгә сораулар әзерләделәр. Инде сезгә сүз бирик. Рәхим итегез. (Чакырылган кунакларның  чыгышлары, сорау­җавап.) ­ (Гиният абый , Михаил абый) ничә яшьтә , кайчан армиягә  алындыгыз. Кайда хезмәт иттегез? Иң авыры сезнең өчен нәрсә иде?.  Туганнарыгыз белән хат алыштыгызмы? Күпме вакыт  туганнарыгызны күрмәдегез?... Сугыш вакытында иң кадерле нәрсә  нәрсә иде?. Нәрсә турында хыяллана идегез?  (Илдар. )­Армиядә кайда хезмәт иттегез, ничә ел? Чечняга ничек  эләктегез? Илне саклау, яклау кемнең бурычы? Ни өчен? Сугыш  нәрсәсе белән куркыныч?Укучыларга киңәш... (Әлтәф абый. Гаптрщъф абый)­Сугыш елларында тылдагы балалар тормышы ничек иде? Сугыш башланганда сезгә ничә яшь иде? Иң  авыры нәрсә иде?Өлкәннәргә сез ничек булыштыгыз? ­ ­ ­ М. абый сез Армиягә энегез белән бергә киткәнсез икән. Ничек алай  ­ ­ килеп чыкты? Илне саклау өчен армиягә бару кирәк дип  саныйсызмы? (З. Марат ) Без Армиягә энем белән бергә киттек...  (Ф. Марат)  Армиягә кайчан алындыгыз?. Армиягә барганыгызга  үкенмисезме? Армия егет кешегә нәрсә бирә?Дусларыгыз бар идеме? ­ Безнең укытучыбыз Алсу апаның әле генә бер­бер артлы 2 улы армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Алсу апа ана буларак  сез ни  әйтерсез?  3 ­ Бик зур рәхмәт сезгә чакыруыбызны кабул итеп килүегез,  киңәшләрегез өчен. Истәлеккә кечкенә генә бүләкләребезне кабул  итеп алыгыз! (кунакларга бүләкләр тапшыру). 6. Круг совета (Киңәшмә 5­10 мин.) Укучыларның чыгышлары.(отряд вожатыйлары алып бара) Дружина советы председателе: Кемнәрдә  нинди фикерләр бар? (һәр  отрядтан берәр укучы чыгышы.) 5 кл. Загретдинов М., 6 кл. Магсумова Г., 7 кл. Хаертдинов Ә., ... Отряд вожатые(Энҗе)­Инде сборыбызның нәтиҗәсен ясыйк: ­  Кемнәр алар илне яклаучылар, саклаучылар? Армиядә хезмәт итүчеләр генә илне саклыймы? ­Кеше ничә яшьтә патриот була ала? 5 кл.­Илне яклаучылар, саклаучылар алар ­ чын патриотлар:  туган җирен, авылын, илен, туганнарын, халкын сөючеләр; 6 кл.­ Ничә яшьтә булуга карамастан, туган җирен, илен, халкын  сакларга, якларга, кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә әзер  кеше патриот була ала. 7 кл.­Армия сафларында хезмәт итү, кыенлыкларга карамастан, һәр яше җиткән егетнең ил алдында бурычы. 7 кл.  Чөнки хәзерге заман техникасын, аның белән ничек эш  итәсен белмәсәң, илне саклап булмый. 6 кл.­Армиядә хезмәт итү җиңел булсын өчен спорт белән  шөгыльләнергә, көндәлек режимны үтәргә, тырышып укырга  кирәк! 7. Игры, развлечения, песни, танцы (уен, җыр, бию 10­15 мин.) Отряд вожатые(Ленара) Авыр сугыш елларында  сугышчылар  да,  тылдагы халык та  кыска гына ял вакытларында җыр, бию белән үз  күңелләрен күтәрергә көч тапканнар.Әйдәгез әле без дә бер биеп алыйк. Кемгә  нинди  көй эләгә, шуңа биештән. Кайсы отряд башлый? Я, кем  кыюрак?( Мари, татар халык, кадриль).Бердәмлеккә карыйбыз. 8.Прощание (Саубуллашу­2 мин.) Алдагы дружина сборы спортка һәм 4 класс карлыгачларын вариска  алуга багышлана, майда булачак. Күмәк җыр белән тәмамлыйк.  4 Варислар  җыры. МБОУ “Апазовская средняя общеобразовательная школа” Варислар сборы эшкәртмәсе “Есть такая профессия – Родину защищать» «Кемнәр алар илне яклаучылар,  саклаучылар?” (Педагог­ оештыручыларның Апаз урта мәктәбе базасында үткәрелгән  Республика семинарына әзерләнде). Педагог­оештыручы  Ибрагимова Римма Ингелевна 2014 ел. 5

Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)

Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)

Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)

Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)

Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)

Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)

Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)

Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)

Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)

Сценарий сбора дружины "Есть такая профессия - защищать Родину" (на татарском языке)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.01.2017