Технологическая карта к уроку чтения на тему "Чтение стихотворений о насекомых" (2 класс)
Оценка 5

Технологическая карта к уроку чтения на тему "Чтение стихотворений о насекомых" (2 класс)

Оценка 5
Разработки уроков
docx
чтение
2 кл
07.01.2017
Технологическая карта к уроку чтения на тему "Чтение стихотворений о насекомых" (2 класс)
Дәреснең технологик картасы түбәндәге максатларны истә тотып төзелде: текстта ориентлашырга һәм шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү; бөҗәкләр турында әдәби әсәрләр белән таныштыру, сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү; шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, дуслык, татулык, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Әдәби уку технологик карта.docx

Әдәби уку дәресенә технологик карта

2 нче сыйныф, УМК “Перспекив башлангыч мәктәп”

    

Класс:                      2

Предмет: әдәби уку

Тема: Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр. З.Мансур “Кырмыска һәм малай”

Максат: текстта ориентлашырга һәм шигырьнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү; бөҗәкләр турында әдәби әсәрләр белән таныштыру.

сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү;

шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү, дуслык, татулык, ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Предмет буенча нәтиҗәләр : яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек һәм хрестоматия белән эшли белү;йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; әдәби әсәр герое белән бәйле төрле эстетик һәм әхлакый ситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү.

Төп төшенчәләр: ярдәмчеллек, чын дус, бердәмлек,күмәк көч      

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: Әдәби уку, 2 класс, 1 нче кисәк, 85-88 б.

Дәреслек-хрестоматия, 45-46 б.

 

Җиһазлау: Презентация Power Point – “ Бөҗәкләр турындагы шигъри әсәрләр.”

 

Предметара бәйләнеш: русский язык, литературное чтение, татар теле, әдәби уку, математика, әйләнә-тирә, музыка, ИЗО, физкультура

 

 


 

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

            УУГ

ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: дәрес эшчәнлегенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру

 

 

Кояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле иртә тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш!

-        Чын дус дип нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-    Әйдәгез, бүгенге дәрестә үзегезнең чын дуслар булуыгызны күрсәтегез. Бердәм булып эшләр өчен дәрестә игътибарлы булырга, бер-берегезне бүлдермичә тыңлый белергә, иптәшеңне аңларга тырышырга һәм аңа ярдәм итәргә омтылырга кирәк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-       Укучыларның җаваплары

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

 

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

 

 

 

 

 

1.     Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе” Уйдырма әкиятнең эчтәлеген искә төшерү.

Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан, мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе? (Песи)

-        Ни өчен бу табышмакны әйттем икән?

 

-        Әкият ничек атала?

-        Ул нинди әкият?

-        Әйе, шулай. Юмористик әкиятнең бер төре.

-        Песинең исеме ничек?

-        Ул кайда ята?

-        Кемнәрне күзәтә һәм нинда максаттан ?

 

-        -Чыпчыклар ничәү?

-        Алар нинди җыр җырлыйлыр? Шул юлларны табыгыз.

-        Нинди интонация белән укырга кирәк?

-         Шул юлларны табып сәнгатьле итеп укып күрсәтегез.

-        Бу сүзләр Мырауҗанга ничек тәэсир итте?

-        Мырауҗан үз-үзенә нинди сүз бирде. Шул юлларны табыгыз һәм укыгыз.

-        Чыпчыкларны тоту өчен Мырауҗан нинди хәйлә уйлап таба?

 

-        Теләгенә ирешә аламы?

-        Ни өчен?

-        Шул юлларны табып укыгыз.

 

-        83 биттәге иллюстрациягә туры килгән юлларны табып сәнгатьле итеп укыгыз.

 

-        Н.Исәнбәт бу юмористик әкияте белән нәрсә әйтергә теләгән?

-        Әкият эчтәлегенә туры килгән мәкальләр әйтә аласызмы?

-      

 

 

 

 

 

-     Үткән дәрестә песи турында әкият укыдык.

-     Мырауҗан агай хәйләсе

-     Уйдырма әкият

 

-     Мырауҗан

-     Тәрәзә төбендә

-     Чыпчыкларны, ул аларны тотарга тели

-     11

 

 

-     Күңелле интонация белән

-     Чыпчыклар аны үртиләр сыман тоелды

-     Масаю интонациясе белән укыйлар

 

 

-     Курчак киемнәрен киенеп, ишегалдына кеше кыяфәтендә чыгарга

 

-     Койрыгы күренеп калган

-     Гаҗәпләнү интонациясе белән укыйлар

-     Укучылар соңгы абзацны укыйлар.

 

 

-     Масаерга ярамый, хурлыкка калуың бар.

-     Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.

 

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү;

килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

 

 

 

 

 

1.      Табышмакларның җавапларын тап.

1.      Җәйнең буе бал җыя,

Кышның буе хәл җыя.

2.      Аллы-гөлле очкалак,

3.      Оча гөлләр кочкалап.
3.
Үзе бәләкәй генә булса да, үзеннән зур күтәрә .
4. Борыны озын – фил түгел, Үзе шаулый – җил түгел.

-        Бу табышмаклар нәрсәләр турында?

-        Ни өчен бөҗәкләр турында табышмаклар әйттем икән?

-        Нинди максат куярсыз үзегезгә ? Әдәби уку дәресләренең максаты нинди?

 

 

 

 

 

 

Бал корты

 

Күбәләк

Кырмыска

 

Черки яки озынборын

 

-     Бөҗәкләр

-     Без бүген бөҗәкләргә багышланган әдәби әсәрләр укыйбыз

-     Аңлап, сәнгатьле укырга өйрәнергә, укыган буенча үз фикереңне әйтә белергә, иптәшләрнең фикерләрен тыңлый белергә, бөҗәкләр турында күбрәк белергә.

 

 

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү;

мисаллар китереп раслый белү

 

 

 

 

 

 

 

 

1.Әдәби әсәрне беренчел кабул итү.

-        Ничек уйлыйсыз ул нәрсә турында?

Укытучының үрнәк укуы.

-        Шигырь сездә нинди тәэсирләр калдырды?

-        Ни өчен?

-        Әсәрдәге төп катнашучыларны табыгыз.

-        Кырмыска кайда булган?

-        Көне буе авыр эш башкарганлыгы кайсы юлларда әйтелә?

-        Чынлыкта да кырмыскалар эш башкаралармы икән? Кырмыскаларны күзәткәнегез юкмы?

-        Кырмыска нинди күңелсезлеккә тарыган?

-        Кем коткарган аны?

-        Үз тырышлыгы белән генә судан чыга алыр идеме икән?

-        Ни өчен шулай уйлыйсыз? Бу турыда шигырьдә нәрсә диелгән? Шул юлларны табыгыз

-        Малай аны ничек коткарган?

-        Бу малайга кырмысканы коткару авыр булдымы икән? Ул аның өчен нәрсә кебек кенә булган?

-        Шушы строфаны кабат укыйк әле

-        Сез малайның бу эшен уен диеп кенә бәяләр идегезме? Ни өчен?

-        Ул нинди?

Күзләргә ффизкультминутка. Камка.

Дәреслекнең 85 битен ачалар.

-     Кырмыска һәм малай турында.

 

-     Уңай тәэсирләр калдырды

Малай кырмыскага булыша

Малай һәм кырмыска

 

-     Арып-талып, эштән кайтып килә.

 

-     Әйе, алар бертуктаусыз хәрәкәттә, һәрвакыт эш белән мәшгульләр.

 

-     Ул суга егылып төшкән

 

 

-     Юк

 

-     Ул йөзә белми. ....

 

 

-     Чыбык сузып

 

-     Уен уйнау кебек кенә

 

-     Ул бәлагә тарган кырмыскага ярдәм иткән.

 

-     Игътибарлы, күзәтүчән, ярдәмчел.

 

 

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану

Максат:                               

яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү; өстәмә әдәбият белән эшли белү; укучыларның хисси һәм эстетик тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру

 

 

 

 

 

1.      Сәнгатьле укуга хәзерлек

2.      Сәнгатьле уку

-        Шигырьдән рәсемгә туры килгән юлларны табып укыгыз

3.      Нәтиҗә

-        Нәрсә ул әдәби әсәрнең темасы?

 

-        Шигырьнең төп мәгънәсе кайсы юлларда чагыла?

-        Соңгы строфаны укып күрсәтегез әле.

-        Бу юллар нәрсәне аңларга ярдәм итә?

 

 

-        Бу малайны чын дус дип буламы? Ни өчен?

-        Дуслык турында мәкальләр уку

Мәкальләрне укып анализлау

 

ДИНАМИК ПАУЗА

5.      Мин ничек ярдәм иттем

Тормышта балалар белән булган шундый очрак – дусларча ярдәм итү турында сөйләшү

6. Синквейн

 

Дуслык, чын дус турында йомгак ясау

 

 

 

 

6.Р.Миңнуллинның “Черкиләр җыры” дип исемләнгән сүз уйнату шигыре өстендә эш

а) “Без” сүзенең мәгънәсен ачыклау

ә) Яңгыравык сүзләрне табу

7. Бөҗәкләрнең файдасы

-        Кырмыска бик кечкенә бөҗәк. Уңган, хезмәт сөйгән, гел хәрәкәттә, эштә булган кешеләрне кырмыска белән чагыштыралар. Кырмыскалар бердәм булып, үзара ярдәмләшеп яшиләр. Ул – урман санитары.

Черкиләр кошлар, бакалар кебек хайваннар өчен азык. Аларның личинкалары белән суда яшәүче вак хайваннар туклана. Димәк, алар туклану чылбырының бер буынын тәшкил итәләр.

-        “Табигатьтә бер нәрсә дә артык түгел” дигәнне ничек аңлыйсыз?

 

 

Укучылар пышылдап укыйлар, сәнгатьле укырга әзерләнәләр.

 

 

 

-     Әдәби әсәрдә нәрсә яки кем турында да булса хәбәр итү

-     Соңгы строфада.

 

 

-     Чын дус булуны аңларга. Кечкенә генә ярдәм дә, кайчак та бик авыр хәлдән котылырга ярдәм итә ала икән.

-     Ул дустын кыен хәлдән коткарды.

 

Хрестоматиянең 45 битендә бирелгән мәкальләрне укыйлар

 

 

 

 

 

 

 

Дус

Ярдәмчел, игътибарлы

Булыша, коткара, ярдәмга ашыга

Иң якын сердәшем

Иптәш

 

 

 

 

 

Кырмыска, черкиләр турында балалар фикерләрен әйтәләр

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

VIII. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

 

-        Дәрес сезгә ошадымы?

-        Аеруча да нәрсә кызыклы булды?

 

 

-        Нинди яңалык белдегез?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-        Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.

 

-     Чын дус төшенчәсен ачыклау

-     Дуслык турында шигырь иҗат итү,

-     Дус, дуслык турында сөйләшү

-     Дустың белән бергә шатланырга һәм борчуларны уртаклашкан очракта тормыш авырлыклары кичерүе җиңелрәк бирелүен; бөҗәкләр турында матур шигырьләр барлыгын белү; бөҗәкләр бик кечкенә генә хайваннар булсалар да алар табигаь өчен бик файдалы: матур төсләре, күңелле җырлары белән безне сөендерәләр, тормышыбызны матурлыйлар.

 

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

 

IX. Өй эше

Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

-        “Чын дус” дигән темага 5-6 җөмләдән торган хикәя язып килергә

 

 

 


 

УМК “Перспекив башлангыч мәктәп”

УМК “Перспекив башлангыч мәктәп”

Дәрес этабыУкытучы эшчәнлегеУкучы эшчәнлеге

Дәрес этабыУкытучы эшчәнлегеУкучы эшчәнлеге

Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе”

Н.Исәнбәт “Мырауҗан агай хәйләсе”

III. Уку мәсьәләсен кую. Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү 1

III. Уку мәсьәләсен кую. Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү 1

Ни өчен шулай уйлыйсыз? Бу турыда шигырьдә нәрсә диелгән?

Ни өчен шулай уйлыйсыз? Бу турыда шигырьдә нәрсә диелгән?

ДИНАМИК ПАУЗА 5. Мин ничек ярдәм иттем

ДИНАМИК ПАУЗА 5. Мин ничек ярдәм иттем

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү -

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү -
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
07.01.2017