9-11нче сыйныф укучылары өчен дәрес-сәяхәт "Шушы яктан, шушы туфрактан"
Оценка 4.7

9-11нче сыйныф укучылары өчен дәрес-сәяхәт "Шушы яктан, шушы туфрактан"

Оценка 4.7
Мероприятия
docx
воспитательная работа +1
Взрослым
19.01.2018
9-11нче сыйныф укучылары өчен дәрес-сәяхәт "Шушы яктан, шушы туфрактан"
Җирлегебездә туып, аның бәрәкәтле туфрагыннан, матур табигатеннән көч, иҗатка илһам алган күренекле фән һәм сәнгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, илдә танылган зур җитәкчеләр Чистайны данлы итәләр. Чистай ягы Гаяз Исхакый, Барлас Камалов, Флера Тарханова, Кояш Тимбикова, Рәисә Ишморатова, Рәис Гыймадиев, Миңзифа Әхмәтшина, Шәйхенур Хафиз, Илдус Тарханов, бертуган Шамил һәм Ринат Закировлар, Заһид Шәфигуллин, Вера Минкина, Идрис Мәсгутов, Рәшит Сөләйманов һәм башка күп кадрлар Татарстанда һәм мәмләкәтебездә танылган фән докторларын, кандидатларын бирде. Чулман буенда Чистай ягында туып-үскән, иҗат өчен илһамын шуннан алган якташлырыбыз арасында бик күп язучылар, шагыйрьләр, артистлар, фән эшлеклеләре бар. Бүгенге дәресебезне шушы якташ иҗат әһелләре белән танышуга багышлыйбыз.Тема: Шушы яктан, шушы туфрактан. Максат: укучыларны якташ иҗат әһелләре белән таныштыру, алар турында мәгълүмат туплау, милли - төбәк компонентларына нигезләнеп, укучыларның танып белү активлыгын, мөстәкыйльлеген, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, якташ иҗат әһелләре аша туган җиргә, аның кешеләренә горурлык хисе тәрбияләү. Дәрес тибы: дәрес-сәяхәт. Җиһазлау: Язучы, шагыйрьләрнең портретлары, китап күргәзмәләре, Чистай районы картасы, проектор (презентацион фильм карау өчен).
шушы яктан, шушы туфрактан.docx
Чистай районы Мөслим урта гомуми белем мәктәбенең  югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы Фазулова Гөлнара Илдус кызы Тема: Шушы яктан, шушы туфрактан. Максат:  укучыларны якташ иҗат әһелләре белән таныштыру, алар турында мәгълүмат туплау, милли   ­   төбәк   компонентларына   нигезләнеп,   укучыларның   танып   белү   активлыгын, мөстәкыйльлеген, иҗади фикерләү сәләтен үстерү,  якташ иҗат әһелләре аша туган җиргә, аның кешеләренә горурлык хисе тәрбияләү. Дәрес тибы: дәрес­сәяхәт. Җиһазлау:   Язучы, шагыйрьләрнең портретлары, китап күргәзмәләре, Чистай районы картасы, проектор (презентацион фильм карау өчен). Укытучының кереш сүзе:  Җирлегебездә туып, аның бәрәкәтле туфрагыннан, матур табигатеннән көч, иҗатка илһам алган күренекле фән һәм сәнгать эшлеклеләре, шагыйрьләр, язучылар, илдә танылган зур җитәкчеләр Чистайны данлы итәләр. Чистай ягы    Гаяз Исхакый, Барлас Камалов, Флера Тарханова, Кояш  Тимбикова, Рәисә Ишморатова, Рәис Гыймадиев, Миңзифа Әхмәтшина, Шәйхенур Хафиз, Илдус Тарханов, бертуган Шамил һәм Ринат Закировлар, Заһид Шәфигуллин, Вера   Минкина,   Идрис   Мәсгутов,   Рәшит   Сөләйманов   һәм   башка   күп   кадрлар   Татарстанда   һәм мәмләкәтебездә танылган фән докторларын, кандидатларын бирде.       Чулман буенда Чистай  ягында туып­үскән, иҗат өчен илһамын шуннан алган якташлырыбыз арасында бик күп язучылар, шагыйрьләр, артистлар, фән эшлеклеләре бар. Бүгенге дәресебезне шушы якташ иҗат әһелләре белән танышуга багышлыйбыз.            (Укучылар төркемнәргә   бүленеп эшлиләр. Беренче төркем Гаяз Исхакый турында сөйләргә әзерләнә, алар музейдан күргәзмә тәкъдим итәләр, икенче төркем сәнгать кешеләре Вера Минкина һәм Шамил Закиров турында сөйли, өченче төркем Чистай төбәгеннән чыккан фән эшлеклеләре белән таныштыралар, дүртенче төркем шагыйрьләр турында чыгыш ясыйлар). Дәрес барышы.      Беренче төркем укучылары Гаяз Исхакый музееннан күренеш әзерләгәннәр. Язучының портреты, төрле фотосурәтләр, китапларыннан күргәзмә ясалган. Бүлмәгә репортер килеп керә.  Репортер. Исәнмесез, бу Яуширмә авылымы? Музей хезмәткәре. Саумысез, әйе, бу нәкъ шул авыл. Ә сез үзегез кем буласыз? Репортер.  Мин Казан телевидениесендә эшлим, репортер булам. Чистай районында туып­үскән иҗат   әһелләре,   фән   эшлеклеләре,   талантлы   кешеләр   белән   танышу   теләге   китерде   мине   бу якларга.Үзем дә шул төбәктән, якташ сәнгать хезмәткәрләре турында күбрәк беләсе иде. Максатым да шул: кайтып, горурланып, дусларга, бөтен дөньяга сөйлисе иде. Музей хезмәткәре. Сез бик дөрес килгәнсез. Әйдәгез, музейга рәхим итегез. Сезне якташ язучыбыз Гаяз Исхакый белән таныштырып китәбез. 1нче укучы.  Җисемнәре туган илдән еракта калып, исемнәре һәм иҗатлары яңадан туган илгә әйләнеп   кайткан   күренекле   әдипләр   арасында   татар   язучысы   Г.Исхакыйның   да   исеме   бар.   Ул 1878нче   елның   яңача   22нче   февралендә   Казан   губернасы   Чистай   өязе   Яуширмә   авылының Гыйләҗетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. Тумыштан гаять зирәк һәм сәләтле Мөхәммәтгаяз 5 яшендә укырга өйрәнә. Яуширмә мәктәбен тәмамлагач, 1890 нчы елда Чистай мәдрәсәсендә укый башлый. Өч елдан соң Казанга китә, Күл буе мәдрәсәсенә укырга керә. Ул монда үзен бик тырыш укучы   итеп   күрсәтә.   Казанда   булганда   бер­бер   артлы   үзенең   әсәрләрен   яза   башлый   (Китап күргәзмәсе белән таныштыра).      1902 нче елда оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсенә мөгаллим итеп чакырыла. Аннан соң үз туган авылында   мулла   булып   тора.   1905нче   елгы   инкыйлабны   шатланып   каршы   ала,   “Таң   йолдызы” исемле   газета   чыгара   башлый.   Бүлмәсенә   тентү   ясала   һәм   1906   нчы   елда   авылына   сөргенгә җибәрелә,   ә   аннан   соң   Чистай   төрмәсендә   дә   булырга   туры   килә.   Төркиядә,   Петербургта, Архангель губернасында, Мәскәүдә була.       1919 нчы елда Ерак Көнчыгыш аркылы Европага, Версаль  солых конференциясенә чыгып китә һәм шуннан туган ягына әйләнеп кайтмый.          Әдип   1954   нче   елның   22нче   июлендә   вафат   булган,   Истанбулның   Әдернәкапы   зыярәтенә күмелгән (музейдагы экспонатлар белән таныштыра, Яуширмә авылында урнашкан музей турында видеофильм күрсәтергә дә мөмкин). Репортер. Рәхмәт, сезгә. Гаяз Исхакыйның тормыш юлы турында бик күп мәгълүмат туплагансыз икән. Икенче укучы. Ә минем сезгә язучының иҗаты турында сөйлисем килә. (Китап күргәзмәсе белән таныштыра). Соңгы вакытта һәр елны аның туып­үскән авылы Яуширмәдә “Гаяз Исхакый укулары” уза. Бу Г.Исхакыйның бөеклеген, халкы аны онытмавын, олылавын күрсәтеп тора. Бүген дә аның әсәрләрен укыйлар, драмаларын сәхнәләштерәләр.  Музей хезмәткәре. Сез бик вакытлы килдегез бит әле. Бездә репетиция бара. Рәхим итегез, карап китегез   әле.(“Җан   Баевич”әсәреннән   сәхнәләштерелгән   өзек,   2нче   пәрдә   593нче   бит   “Зиндан” китабы)  Репортер.  Бик   оста   уйныйлар,   ләкин   миңа   китәргә   вакыт.   Мине   Бахта   авылында   көтәләр. Саубулыгыз. (Бахта авылына юлын дәвам итә.) Ерактан укучылар башкаруында “Безнең ил”җыры ишетелә                  Башларыма кигән эшләпәмнең                                                                         Сиксән сигез икән өлгесе.                                                                                Килгәннәрдән бирле карап торам,                                 Сез икәнсез дөнҗа көзгесе.         Кушымта:     Безнең ил ­ сандугач сайрар җир лә,                                Безнең ил ­ уйнап көлер җир.                   Алма бакчасына, ай, керәем,                   Матур кызлар алма җыядыр.                   Җөзләрегез якты, сүзегез татлы,                    Күңелләрем сезне сөядер.          Кушымта:                    Салкын чишмәләргә чиләк куйдым,                    Мөлдер генә мөлдер тулсын дип.                    Сезләр моңайганга без җырлыйбыз,                    Күңелкәйләрегез булсын дип. Репортер.  Исәнмесез, гафу итегез, мин Чистай районының иҗат әһелләре белән танышырга дип юлга чыккан идем. Вера апа Минкинаның туып­үскән җире – Бахта авылы шунда урнашканмы? 1нче укучы. Әйе, дөрес киләсез, әйдәгез, озатып куям үзегезне (Юлда барганда Вера апа турында сөйли).    Без, авылдашлары, Бахта авылыннан нәкъ менә шундый шәхес чыкканы белән горурланабыз. Ул 1918нче елны шушы авылда туа. Яшьтән үк артист булырга хыялланып, биеп­җырлап яши, уен­ көлке ярата торган була. Казанга китеп, татар театр техникумына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый.  1952нче  елда  Г.Камал  театрында  эшли  башлый.  Яшьлек  образлары  барысы  да гади, соңгы елларда инде ул бик оста итеп әбиләр ролен башкарды.  Укучы. (Вера апаның туганы) Ә менә Вера апа безнең туганыбыз. Ул минем әбиемнең апасы. Аның белән очрашып, сөйләшеп утыру үзе бер рәхәтлек, тынычлык, күңел күтәренкелеге бирә. “Ул сәхнә артисты   гына   түгел,   безнең   өчен,   гаиләсе   өчен   терәк”,­   дип   сөйли   әбием.   Чөнки   ире   Әсгать Мәҗитов 1946нчы елда дөнья куйгач, Вера апаҗилкәсендә үзенең ике баласы, авыру әнисе һәм кечкенә ике сеңлесе кала. Аларны карап, ач­ялангач итмичә, укыта, белем бирә. Шөкер, барысы да югары белем алалар, тәүфыйклы, инсафлы булып үсәләр. Гаиләләре дә бик күпләр   өчен үрнәк алырлык. Мин моның белән чын­чынлап горурланам.  Укучы.  Г.Камал театрында безнең якташыбыз Шамил Закиров та бик күп еллар хезмәт итте. Ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры булып эшләде. Нарат Елга авылында туып, Мөслим мәктәбен алтын медальгә тәмамлый, Казан химия­технология институтына укырга керә,   Казан   театр   училищесын   тәмамлый. Татарстанның   һәм   Россиянең   атказанган   мәдәният хезмәткәре Шамил Зиннур улы Закиров 66 яшендә (15 мартта 67 тулган булыр иде) арабыздан вакытсыз китеп барды. Татар театры, мәдәнияте өчен бу коточкыч югалту. Анын кебекләр гасырга бер генә туа. Укучы.  Әйе,  ул үзенең туган җирен, укыган мәктәбен беркайчан да онытмады. Һәрвакыт очрашуларга кайтып торды.   Кешене ихтирам һәм хөрмәт итә белә торган бик киң күңелле, олы, татар җанлы шәхес булып калды ул йөрәгебездә. Репортер. Мәгълүматыгыз өчен зур рәхмәт. Сез, чынлап та, үзегезнең авылдашыгыз, якташларыгыз белән горурланасыз. Бу сезнең сүзләрегездән күренеп тора. Мин юлымны дәвам итим инде.  Укучы.  Без Чистай ягының фән эшлеклеләре турында (Маргарита Беляева, Генадий Васильевич Романов,   Павел   Леонидович   Кириллов,   Гомәр   Тумашев,   Вячеслав   Аристовский,   Александр Бутлеров) фильм да ясаган идек. Сезгә шуны бүләк итәсебез килә. Тапшыру ясаганда кирәк булып чыгар әле сезгә.      Өченче төркем укучылары Чистай төбәгеннән чыккан фән эшлеклеләре турында фильм  төзиләр, репортер юлда кайтканда карый­карый кайта. Презентацион фильм күрсәтелә.        Репортер юлда барганда белдерү укый. Белдерүдә шигърият кичәсе булуы, Флера Тарханова шигырьләре укылуы турында хәбәр ителә. Репортер. Исәнмесез, мин репортер булам, сезнең кичәне карыйсым килгән иде. Беренче укучы. Рәхим итегез, узыгыз.(Зал бәйрәмчә бизәлгән) Икенче укучы. Сагындыра, үлеп сагындыра Туган якның чәчкә гөлләре. Шул сагыну салган тирән сагыш Йөрәгемә кадәр үрләде,­ дип яза Яүширмә авылында туып­үскән шагыйрәбез Флера апа Тарханова. Якташ шагыйрьләребез арасында Миңзифа Әхмәтшина, Рәис Гыймадиев, Шәйхенур Хафиз, Тәбрис Гыймалетдиновларның исемнәре дә бар. (Ике укучы шагыйрәнең “Без – татарлар!”, “Мишәрмен” шигырьләрен яттан сәнгатьле укыйлар). Репортер. Күпме юл уздым, күпме илһам алдым.   Горурланып сөйләрлек якташларыбыз никадәр икән   бит!   (Чистай   төбәге   төшерелгән   карта   янына   килеп,   һәр   төбәктән   чыккан   шәхесләрнең исемнәрен элеп куя). Менә дигән тапшыру килеп чыгар дип уйлыйм. Укытучы.  Рәхмәт, укучылар. Сез шундый зур эш башкаргансыз, һәрберегез җаваплы карагансыз. Мин  дә киләчәктә сезнең арадан, һичшиксез, үз төбәгебезне танытучы, әдәбият­сәнгатебезне, фәнне алга әйдәүче зыялы, тирән белемле заман әйдаманнары үсеп чыгар дип ышанам.(Һәр төркемнең эшенә анализ ясау, укучылар белән берлектә билгеләр кую).

9-11нче сыйныф укучылары өчен дәрес-сәяхәт "Шушы яктан, шушы туфрактан"

9-11нче сыйныф укучылары өчен дәрес-сәяхәт "Шушы яктан, шушы туфрактан"

9-11нче сыйныф укучылары өчен дәрес-сәяхәт "Шушы яктан, шушы туфрактан"

9-11нче сыйныф укучылары өчен дәрес-сәяхәт "Шушы яктан, шушы туфрактан"

9-11нче сыйныф укучылары өчен дәрес-сәяхәт "Шушы яктан, шушы туфрактан"

9-11нче сыйныф укучылары өчен дәрес-сәяхәт "Шушы яктан, шушы туфрактан"

9-11нче сыйныф укучылары өчен дәрес-сәяхәт "Шушы яктан, шушы туфрактан"

9-11нче сыйныф укучылары өчен дәрес-сәяхәт "Шушы яктан, шушы туфрактан"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
19.01.2018