Башкортостан Республикасы Туймазы муниципаль районы
Кандра урта гомум белем бирү мәктәбе филиалы-
“Кандракүл төп гомум белем бирү мәктәбе”
Алтын балык
номинация «Әкият»
Башкарды : 5 нче сыйныф укучысы Шакиров Радмир Финат улы
Җитәкчесе :
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы: Хәлитова Зарима Фараисовна
Кандракүл, 2025
Алтын балык
Катнашалар: алып баручы,карчык,алтын балык, кояш апа,карт.(Талгын гына музыка яңгырый “ Ямьле дә соң авыл иртәсе”)
Алып баручы: Кандракүл буенда карт белән карчык яшәгән, ди. Беркөнне алар икәүләп күлгә балыкка барган.
Карт: Ятьмәне салыйм әле,
Балыкка барыйм әле.
Вәт эләкте балыклар,
Бик авыр ахыры зурлар!
Карчык: Тукта,тукта бу нихәл,
Бабакаем, ятьмәдә
Балык юк бит,
Бу- чүп-чар?!
Карт: Әбекәем, нишләргә,
Бүген минем ятьмәгә,
Чабаклар урынына,
Пластик пакет эләгә.
Карчык: Ярар,бабай,кайгырма,
Тагы ташла ятьмәне,
Һич боегып утырма,
Күлдә балык бетәрме?
Карт: Дөрес әйтмисең,әби,
Бүген балык эләкми.
Шулайда,салыйм әле,
Бәхетне сыныйм әле.
Карчык: Менә нидер эләкте,
Чуртан үзе түгелме?
Тик торалмый чәбәләнә,
Бик җилкетә күңелне.
Карт: Бу нинди чуртан булсын,
И сукыр да син, картлач.
Чуртан күзе дигәнең,
Банкадан калган капкач.
Карчык: И бабай,ярар кайтыйк,
Эләкми безгә балык,
Киткәннәр алар күптән,
Туйганнардыр чүплектән.
Карт: Юк,тукта,булмый әби,
Тагы бер салыйм әле.
Бу юлы да эләкмәсә,
Кайтырбыз инде, яме.
Карчык: Эләкте алтын балык,
Җибәрмә карт йөздереп.
Ялтырыйдыр кояшка,
Кеше күзен кыздырып.
Карт: Ялтыравык алтын канат.
Тоталмам кабат-кабат.
Теләкләремне үтәсәң,
Кайтарсың күлгә кабат.
Алтын балык: Теләкләреңне үтәрмен,
Күлгә җибәрмә берүк.
Чиста сулы аквариум,
Хәстәрли генә күрик.
Карт: Бар минем бер теләгем,
Бар җиһан аны белсен.
Кешеләрнең күңеле,
Иман нуры бөркесен.
Саклагыз җир тегеклеген,
Табигатен саклагыз!
Шундый матур күлләргә,
Пычыраклар атмагыз!
Кояш апа: Ишетеп теләгеңне,
Сөенеп бетәлмәдем.
Барча тереклекне җыеп,
Киңәшмә үткәрәмен.
Саклагыз болын өстендә,
Язгы кояш тавышын!
Чуер ташлы,көмеш чыңлы,
Кандракүл камышын!
Алып баручы: Шушы көннән алып балык,
Күленә кайткан кабат.
Намус белән матурлык,
Йөриләр икән парлап.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.