БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс
Оценка 4.6

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс

Оценка 4.6
Культурные мероприятия
docx
воспитательная работа
4 кл
08.08.2018
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс
Төзеде: Афзалова Венера Фаварис кызы – I категорияле башлангыч класслар укытучысы. Без бирегә шатлыклы да , моңсу да кичәгә җыйналдык. 4 ел буе үз канатыбыз астында тоткан укучыларыбызны 5 сыйныфка озатабыз. Сыйныфтагы 5 укучы да, укуларын уңышлы тәмамлап, 5 сыйныфка күчерелә. Классыбызда иң шаян, иң уңган,тырыш кызлар - егетләр белем алды. -Бик тә сөйкемле, тыйнак һәм тырыш кызыбыз - Гөлшат -Иң тиз фикер йөртүче, һәрчак җитез, һич тә үпкәли белмәүче егетебез - Руслан -Иң тыйнак, нечкә күңелле егетебез - Данияр -Иң пөхтә, һәрчак актив, алга омтылучы кызыбыз – Айгөл -Иң шаян, теләге булса бик тырыш укучыбыз – ИльясБАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ.docx
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ Төзеде: Афзалова Венера Фаварис кызы – I категорияле башлангыч класслар укытучысы 2018 ел I.А.Б. Хәерле көн, хөрмәтле әти­ әниләр, кунаклар, укучылар! Һәберебезнең тормышы  зур ташкын булып, үзенең төрле ­ төрле күренешләре белән агып бара. Бер көнне икенче  көн алыштыра, еллар артыннан икенчесе килә...  Шундый гадәти булган көннәр арасында, хәтеребездә сакланып калган,матур бәйрәм көннәр дә бар. Бүген дә шундый матур  көннәрнең берсе дип уйлыйм мин. Җыр: Укытучы. Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар! Без бирегә шатлыклы да , моңсу да кичәгә  җыйналдык. 4 ел буе үз канатыбыз астында тоткан укучыларыбызны 5 сыйныфка  озатабыз. Сыйныфтагы 5 укучы да, укуларын уңышлы тәмамлап, 5 сыйныфка күчерелә.  Классыбызда иң шаян, иң уңган,тырыш кызлар ­ егетләр белем алды. ­Бик тә сөйкемле, тыйнак  һәм тырыш кызыбыз ­  Гөлшат ­Иң тиз фикер йөртүче, һәрчак җитез, һич тә үпкәли белмәүче егетебез ­ Руслан ­Иң тыйнак, нечкә күңелле егетебез ­ Данияр ­Иң пөхтә, һәрчак актив, алга омтылучы кызыбыз – Айгөл ­Иң шаян, теләге булса бик тырыш укучыбыз – Ильяс 4 сыйныф укучысы мин – Руслан, Бар эшкә дә  теләп катнашам Матур сөйләмне үз итәм,  Тукай телен яратам. Сыйныфта бердәнбер тыйнак егет Мин Данияр  буламын. Кушылган һәрбер эшне дә Беренче булып башкарам  Ә мин – Айгөл, бервакытта да “куркам”, “Белмим”,”юк” дияргә яратмыйм. Сөйкемле күзләрем белән Сыйныфка нур таратам. Мин ­ Гөлшат, узем тыйнак, Җитез, сабыр, матур  да. Киләчәктә тырышам, үз җаема Юлны ярып алга барырга. Мин ­ Ильяс исемле  малай, Шаян, шук һәм  җитез дә. Кирәк чакта җитди, усал, Сабыр була да  беләм Укытучы Каршыгызда тора 5 укучы Алар минем нәни дусларым. 4 ел үтте, сизмичә дә калдым, Очалар ич бүген кошларым 1 А.б.: Бәйрәмгә диеп җыелдык, Һәркем көлсен, уйнасын. Ямьсезләрен читкә куеп, Матур уйлар уйласын. 2 А.б.: Борынгылар дөрес әйтә “Тавык та җырлый” диләр. Беребез дә гаеп итмәс, Буталып куйса көйләр. 1 А.б.: Теләгәннәр шигырь укыр, Кайберәүләр җырласын. Биергә чакырганнар да Ялындырып тормасын. 2 А.б.: Үз күңелебезне үзебез күрик. Көн саен килмәс бәйрәм. Бергәләшеп җыелганбыз Вакыт үтмәсен әрәм. Укытучы: Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. Шул  көннәрнең ничек узуын хәтергә төшерик әле. Укучы.Кайчан гына нәни килеш Мәктәпләргә бергә килгәнбез. Белем үрләренә менә­менә, Бишенчегә инде җиткәнбез. Укучы.Укытучым, ничә сынасам да, Гел елмаеп карый күзләрең. Җыелыштык синең янәшәңә Әйтергә дип рәхмәт сүзләрен. Укучы.Кайчан тудык,кайчан үстек, Бу гомер бик тиз үтә. Хуш,башлангыч, аерылабыз, Безне киләчәк көтә. Укучы.Кайгырганда юатучы, Безнең өчен ут йотучы, Гаделлеккә өйрәтүче, Рәхмәт сиңа,Укытучы! Укучы.Хөрмәтле беренче укытучыбыз! Хәтерләсәгез, 4 ел элек ничәмә ­ ничә өмет тулы  күзләр сезгә төбәлделәр. Сез, бар сабырлыгыгызны җыеп, һәрберебезнең күңелен тоеп,  безнең зиһеннәребезгә гыйлем орлыклары салдыгыз.Кадерле укытучыбыз! Менә бүген иң  олы рәхмәт хисләребез дә сезгә. Укучы.Ул өйрәтте каләм тотарга һәм Тәүге сызыкларны сызарга. Ул өйрәтте, хәрефләрне теркәп, Иҗекләрдән сүзләр ясарга. Укучы.Күзәтте ул һаман гомерем юлын, Ялгышларым булса төзәтте. Хезмәт яратырга, туган җиргә Тугрылыкка мине өйрәтте. Укучы.Кыенлыклар килсә, әле дә ул “Бирешмә!”­дип гүя эндәшә. Күңелемдә шулай гомерем буе Укытучым килә янәшә. Укучы: Беренче укытучыбыз! Зур мәктәпкә юл салганда сезнең теләкләрне дә ишетәсе  килә. Рәхим итеп сүз сезгә. Укучы.Биредә безнең өчен иң газиз, иң якын кешеләребез дә бар әле.Алар­әти­ әниләребез.Алар безгә җил­яңгыр тидермичә үстерүчеләр, тырышып уку өчен барлык  шартларны да тудыручылар. Укучы.Т ик син генә, әнкәй, тик син генә Сабый чакта мине баккансың. Төн йокыңны бүлеп уянгансың. Юрганымны килеп япкансың. Укучы.Син әйткәнсең, әни, күз нурым дип, Хәтеремдә калыр бу сүзең. Гомер буе якты маяк булып, Нур сибәрмен сиңа мин үзем. Укучы.Әткәй­әнкәй­ минем пар канатым. Сез булганга, дөньям түгәрәк. Иңне­иңгә, җанны­җанга куеп Яшик әле , яшик бергәләп. Укучы.Акыллы сүзең, алтын киңәш белән Авыр чакта ярдәм итәсез. Адашканда, ак юл күрсәтүче Күңел күзе­ ул сез икәнсез. Укучы.Сезгә саулык телим һәр адымда, Тигез бәхет телим һәрвакыт. Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән Карыйм сезгә сөеп, яратып. Җыр:  Алып баручы.Инде сүзне әти­әниләргә бирик. (Әниләр балаларын тәбрик итәләр) Укучы. Хуш, башлангыч, сагынып сиңа килгәч, Безнең күңел янә сафланыр. Һәр бүлмәңдә, бер истәлек булып, Эзләребез мәңге сакланыр. Укучы.Хуш, башлангыч! Бәлки әле, безне Онытмыйча искә алырсың. Ә син безнең йөрәк түребездә Гүзәл мизгел булып калырсың. (Җыр “Хуш,балачагым”) Алып баручы.Хөрмәтле әти­әниләребез! Өйрәнгән һөнәрләребезне бүген сезгә  күрсәтәбез. (Ошрашу чәй өстәле янында дәвам итә) Биедек тә, җырладык та, Шигырьләр дә сөйләдек. Бәйрәм итеп уйнап алдык Матур көйләр көйләдек. Бәйрәм киче бетеп килә. Кунакларга әйтик шуны. Сәламәтлек, бәхет телик, Һич белмәгез борчуны.

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс

БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ, 4в класс
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
08.08.2018