Белем бәйрәме
Оценка 4.9

Белем бәйрәме

Оценка 4.9
Мероприятия
doc
воспитательная работа
9 кл
13.11.2017
Белем бәйрәме
Разработку "Белем бәйрәме" можно использовать для проведения праздника "День знаний" в национальной школе. Учитывая, что школа основная и выпускным считается 9 класс - стихи подобраны для них. Ход мероприятия надо сочетать с музыкальными номерами, то есть песнями (на школьную тематику.)
Белем бәйрәме.doc
БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ  Рашат:  Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? Зил   ә:  Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Р  ашат:  Һәр җирдә бер хикмәт көтә                 Бүген гади көн түгел.                 Бүген – 1 сентябрь                 Шуңа шатлана күңел. Зилә : Хөрмәтле укытучылар, укучылар, мәгариф ветераннары, әти­әниләр һәм килгән  кунаклар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм – “Белем бәйрәме” белән котлыйбыз.  Рашат :  Сезгә җан һәм тән сихәтлеге, зиһен ныклыгы, букчаларыгызга байлык, бала  кайгысы күрмичә озын, бәхетле гомер кичерүегезне телибез. А. Б. Әйе, исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, әти­әниләр!  Менә тагын  җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу  көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да,  өлкән сыйныфларда укучы да, әти­әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп  алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез. Бүген бәйрәмдә 1 нче сентябрь көнен түземсезләнеп көтеп алган нәни дусларыбыз­ 1 нче  сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез үзләрен сыйныф җитәкчеләре  ­  _______кызы белән  бәйрәм түренә чакырыйк. 1. 2. 3. 4. 5.            Кеше гомере мәктәп юлы аша,            Моңлы бер җыр кебек сузыла.            Белем сукмакларын яра­яра            Киләчәккә юлы сызыла. Безне килгән кунаклар таныштырып, бәйрәм белән котлап тантаналы линейканы ачып  җибәрү өчен сүзне мәктәбебездә директор вазифаларын башкаручы  ________________________________________ бирәбез. Рәхим итегез. Кунаклар 1.________________________________________________________ 2.________________________________________________________ 3.________________________________________________________ 4.________________________________________________________ 5.________________________________________________________ 6.________________________________________________________ А.Б. Мәктәп елларыбыз бик күңелле вакыйга­шатлыкларга, төрле мавыктыргыч чараларга,  кызыклы дәресләргә бай булганга, без аның үтүен сизмибез дә. Безгә укып белем алу өчен  тиешле шартлар булсын дип, күпме кеше хезмәт куя. Шушы матур бәйрәмебездә безне  тәбрикләргә килгән барлык кунакларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Җыр “____________________________”  Кеше гомере мәктәп юлы аша,            Моңлы бер җыр кебек сузыла.      Гүзәл            Белем сукмакларын яра­яра            Киләчәккә юлы сызыла. Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,            Белем ишекләрен ачтың син.         Айрат            Юлыбызны гүзәл итәр өчен            Якты маяк булып балкыйсың. Укытучым, безнең йөрәктә            Син тормышка сөю уяттың:          Альбина            Күңелемдә тулы яктылык            Әйтерсең лә яңа таң атты. Якты яздай матур бу бәйрәмдә,           Кабат Сезне күргән чагында,         Ринат           Күңелемне сабый бала иткән           Хисләр кабатланды тагын да.  Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар            Ялкын алган сезнең күңелдән        Гөлия            Бер­бер артлы якты йолдыз булып            Кабына алар илем күгеңдә.. Мәктәп! Син бит төп йортыбыз! Күңел сиңа тартыла.                                   Зилә                Бүген бөтен ил баласы Мәктәпләргә агыла. А.Б. И килә яңа кешеләр, юлларны гөлгә күмеп. Иң кечкенә­ беренчеләр, үзләре гөлләр кебек. Чәчәктәй ваемсыз үткән гомернең җиде елы. Гомернең шушы көненнән башлана гыйлем юлы. Киләсез бүген мәктәпкә, юлларга гөлләр түгеп. Иң кечкенә беренчеләр, үзегез гөлләр кебек.  А.Б. Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки бүген зур  бәйрәм, Белем бәйрәме. Бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән  көтеп алдылар. Аларны беренче кыңгырау бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сүзне  беренчеләрнең үзләренә бирик әле. (берләрнең шигырь сөйләүләре)   А.Б. Нәни дусларыбыз! Белем иленә сезне , һичшиксез, кабул итәрбез. Ләкин серле ачкыч  әлегә өлкән дусларыгыз кулында. Моннан нәкъ 9 ел элек, шушы ачкычны тотып, белем  иленә беренче адымнарны ясаган идек. Ә бүген бе Белем иленә ачкычны м ирас итеп сезгә  тапшырабыз.(аерым биттә.) 9лар шигырь сөйли. 1. Көтеп алган көнегез инде килеп җитте. Сезгә киңәш бирергә безгә чират җитте. 2.Син бүгеннән мәктәпнең беренче укучысы. Горурлансын укытучың, мактасыннар барчасы. 3.Укырга, язарга, санарга өйрән син бары “бишлек”. Үрнәк бул син бар җирдә дә, бу укучы –дип әйтерлек. 4.Мәктәптә син укы, уйна, җырла, көл. Менә бу безнең укучы­дип әйтерлек бул. 5. Тыңлагыз сүзебезне, яратырбыз үзегезне. Син укучы, аңла шуны, нәни түгел­ бел аны. 6. Авыр вакытларыгызда ачкыч ярдәмгә килер, Гаҗәеп Белем иленә ул Сезне алып керер. Сезгә Белем иленең ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. Ул сезгә “4” һәм  “5” билгеләре генә алып килсен. 7. Мәктәп, синдә алдык без белемне, тәҗрибәне, илһамны. Синең язмыш­безнең язмыш, бик яраттык без сине. 8. Ак аляпкыч, ап­ак күлмәк киеп,кабат ачтык мәктәп ишеген. Олы юлга алып чыккан йортым,син бит безнең белем бишеге. А.Б.        Бездән сезгә шул теләк: белегез укуның кадерен, ертмагыз дәфтәр битләрен,  саклагыз китапны кадерләп.Пөхтә булсын киемегез, таза булсын кул һәм битегез.Мәктәптә  күңелле булсын, дәресләр җиңел үтсен.Тик сезнең өчен ачылсын бар могҗизасы җирнең.  Курыкмагыз һичбер эштән­кыю булыгыз!Изгелекле булыгыз, кешелекле булыгыз.Олыларны хөрмәтләп, тәмле телле булыгыз. Гөлия . Чәчкә тотып чыктым бүген Укытучым ,синең каршыңа. Чын күңелдән сезне тәбрик итәм Яңа уку елы башында.  Белем тауларының үрләренә Җитәкләшеп тагын менәрбез, Сезне матур чәчәкләргә тиңләп, Гөлләмәләр бүләк итәрбез.  Сезгә булган хөрмәтебез Яши безнең йөрәктә Чәчәкләрнең хуш ислесе Чын күңелдән – бүләккә.   (чәчәкләр тапшыру) А.б.  Укытучым! Түземлегең синең кыя сыман Күңелең изге, алда нур гына. Гадисең дә, бөексең дә үзең Сиңа тиң мактау – җыр гына. Менә беренче дәрескә керер вакыт та җитте.Укучы кулында көмеш кыңгырау.Аның сихри  чыңы күп укучыларны дәрескә чакырган, аннары зур юлга озаткан.  9 нчы сыйныфлар! Бу кыңгырау чыңы сезне мәктәбебездәге соңгы уку елына озата.Бу  сезнең зур сынаулар елы. Сынатмагыз! Нәни дусларым! Сезне көмеш чыңлы кыңгырау беренче тапкыр 1 нче дәрескә чакыра.  Сынатмагыз! Әйдә , дустым, бргә хәбәр итик Башлануын уку елының. Күреп соклансыннар сихри көчен Җиз кыңгырау чыңының. Әйдә, дустым, чылтырат – бүгеннән мәктәпкә! Бүгеннән зур юлга, хәерле сәгатьтә, хәерле сәгатьтә! А.Б. Барыгызны да бүгенге Белем бәйрәме белән кабат котлыйбыз. Саулык­сәламәтлек,  эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез. Тантаналы линейка шуның белән тәмам.                                  Эшкәртмәне төзеде:                                                                              Татарстан Республикасы                                                 Лениногорск муниципаль районы                                         Зәй­Каратай төп мәктәбенең                                 I категорияле татар теле                                   һәм әдәбияты укытучысы                                                Гимадиева Гүзәлия Җәмит кызы

Белем бәйрәме

Белем бәйрәме

Белем бәйрәме

Белем бәйрәме

Белем бәйрәме

Белем бәйрәме

Белем бәйрәме

Белем бәйрәме

Белем бәйрәме

Белем бәйрәме
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
13.11.2017