Без бәйрәмгә барабыз...
Оценка 4.9

Без бәйрәмгә барабыз...

Оценка 4.9
Культурные мероприятия
docx
воспитательная работа +1
Взрослым
02.04.2017
Без бәйрәмгә барабыз...
2017 нче ел - Әтәч елы уңаеннан бәйрәм алды өчен бик кызыклы тамаша. Бу әзер сценарийны теләсә-кайсы бәйрәм алдыннан куярга була. Киемнәр дә әлләни катлаулы кирәк түгел. Кетәклектәге тавыклар бәйрәмгә барырга әзерләнәләр, һәрберсе үзенчә матурлана, киенә. Шул ук вакытта бер-берсе белән әйткәләшеп тә алалар.
Тавыклар Смотр.docx
. Карт тавык керә. Карт тавык.  Аллага шөкер, Аллага шөкер. Ходайга рәхмәт укып туя алмыйм, хәерле гомерләр бирде, Аллага шөкер.  (күлмәген күрсәтә). Күрегез әле, күрегез, нинди матур күлмәк. Сандык төбеннән табып кидем. Моннан  36 ел элек алган күлмәк бу, өр­яңа сакланган. Бу кризиста яңа күлмәк алдырып, акча әрәм итмим әле.  Иске яңаны саклый диләр, яңалары кибеттә торсын. (Ояга кереп, дисбе тартып утыра) Боргаланып, сыргаланып 2 нче тавык керә. Бөтерелергә тырыша, картлык бераз комачаулый. 2 нче тавык. Әстәгефирулла, егылам инде. Яшь барганын онытып җибәрәм шул, күңел гел 18 дә кебек. И  Аллага шөкер, үз аягыңда йөреп, үз колагың белән ишетеп, үз күзләрең белән күрүдән дә олы  бәхет бармы икән???? . Күрегез әле, күрегез, нинди матур күлмәк кидем. Искиткеч бит, әйме  карт көндәшем? Карт тавык. Аллага шөкер, көн буранлап тора шул.... 2 нче тавык. И бу чукракка сөйләсәң дә инде. Менә шулай ни ишетергә тели, шуңа җавап биреп тик утыра ул. Никләр тоталардыр инде шуны, әллә кайчан оҗмахка җибәрәсе югыйсәм. Матурмы  күлмәгем? Ә? Карт тавык.  Әй ничекләр барырбыз инде, көрт җырып... 2 нче тавык. Кая барырга җыена инде бу? Күлмәгем матурмы дим, килешәме дим???? Карт тавык. Әйе, яшел төс бигрәкләр дә килешә шул үзеңә. 2 нче тавык. И­и мин моны чукрак дип кенә йөри идем, бу бит төс тә аермый икән – дультуник. Җиңел адымнар белән 3нче тавык керә. Бөтерелә­бөтерелә җырлап җибәрә. 3 нче тавык. Әтәч менгән киртәгә, Кикирикүк итәргә; Әтәчкә хәбәр килгән Тамашага китәргә. Әтәч әйтә: “Бармыйм,”­ ди, Ә мин әйтәм: “Калмыйм,­ дим,­ Әгәр мине алып бармасаң, Бер күкәй дә салмыйм,”­ дим. Салмыйм кашишны, хәзерге заманда дашь на дашь, бушка чыпчык та сайрамый. 2 нче тавык. И, ахирәткәем, кая җыендың болай чибәрләнеп? 3 нче тавык. Кәнсирткә барам, күлмәк сайлый­сайлый соңга калып бетә яздым. Ак йонлысын киим дисәм, артык юан күрсәтә. Сары ефәк күлмәккә сыеп булмады. Менә көчкә чуар күлмәгемне табып кидем. Килешәме соң? 2 нче тавык. Ялкау шул син, һич тә хәрәкәтләнмисең, шуңа артыңа май утыра, күлмәкләрең дә ярамый.  3 нче тавык.  Өйрәтмә,үзеңне бел. Атнага бер күкәй саласың, ансы өчен дә ай буена кытаклап йөрисең. Җүнле булсаң, куначада Әтәч сине үз яныңа утыртыр иде. 2 нче тавык. Вакытында утырта иде, бик беләсең килсә. Син өтелгән койрык килгәч кенә әллә нишләде. Хәер...... үзеңә дә көн бетте хәзер. Әнә урыныңны кем алды. Шак­шок атлап Яшь тавык керә. Кыска итәк, үкчәле туфли кигән. Кулына беләзекләр, колагына озын алкалар, муенына матур муенсалар таккан. Яшь тавык. Нәрсә түтәйләр, минем гайбәтемне сатасызмы? Карт тавык.  Аллага шөкер, урыным җылы, буран ныклап котыра башлаганчы китсәк диюем. 3 нче тавык. Сине чәйнәп утырырга вакытыбыз юк әле. Бәйрәмгә барасыбыз бар, шуңа әзерләнәбез. Яшь тавык. Бәйрәм ямен бозып, өстерәлеп йөрергә, сезгә анда ни калган??? Әтәч мине генә алып барам диде. (иренен буйый) 2 нче тавык. Каян килгән кондырлы кодачасы.Салган йомыркаң чыпчык күкәе хәтле дә юк, менә минеке казныкы кадәр. Берне ашасаң, организымың ай буена күкәй сорамый.  Ещщу бәйрәмгә барам ди.   Миннән узып бәйрәмгә берегез дә бармыйсыз. Үземне генә алып барам диде Әтәч. Карт тавык. Йомырка салырга оя өчен сугышалармы соң алар? Әле ярый күкәй салыр чакларым узды. 3 нче тавык. Ә мин нәрсә пешкамы әллә монда? Минем әле сәхнә түрендә йөри торган иң матур чагым.  Яшь тавык. Сез йолкышлар анда кайчан барып җитә әле. Сезгә кичә үк юлга чыгасы иде. 2 тавык. Өйрәтмә яме, ул 20 см лы үкчәле түфлиләрең белән син ничә адым атларсың микән бу буранда!!! 3 тавык. Эй еее. Бер­берсенә ташланалар, тарткалашалар. Карт тавык. Әллә бодай сиптеләрме соң? Мин дә барып чүплим әле.  Горур басып, Әтәч керә. Аяк тибеп, күкрәк киереп кычкырып җибәрә. Әтәч. Кикрикүүүк, кот­котааак. Бу ниткән тамаша тагын, и имансызлар. Бәйрәмгә барырга ярты сәгать вакыт калды, ә алар әле җыенмаганнар да, әйдәгез!!!! Яшь тавык Әтәч артына килеп баса. 3 нче тавык. Кая, кая анда кысыласың. 2 нче тавык. (Карт тавыкны җитәкләп) Әйдә түтәй, Әтәч артына бас һәм җәһәт кенә атла. Карт тавык.  Әбәт җиттеме әллә, ашарга чакыралармы? 3 нче тавык Ашарга, ашарга, бәйрәмгә киттек, кереп йокласаң да ярый инде сиңа. Яшь тавык. Тизрәк атлагыз, уҗым бозаулары.... Бии­бии чыгып китәләр Миләүшә Хәсәнова

Без бәйрәмгә барабыз...

Без бәйрәмгә барабыз...

Без бәйрәмгә барабыз...

Без бәйрәмгә барабыз...

Без бәйрәмгә барабыз...

Без бәйрәмгә барабыз...
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
02.04.2017