« Безнекеләрне таны!”
(Балалар думасында агитбригада өчен сценарий).
Сценарийның авторы Ш. З. Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Котдусова Айгөл Әсгат кызы.
Җитәкчесе: Гыйлметдинова Дания Габделхәмитовна.
Зал бәйрәмчә бизәлгән, чишмә чылтыравын, кошлар сайравын хәтерләткән талгын музыка яңгырый.
Беренче укучы:
Балаларны берләштерә
Шул зур Дума “Чишмәкәй”.
Яшибез без уйнап, көлеп.
Үтә шуңа бик тиз җәй.
Зур көч туплап киләбез без
Көзләр җиткәч мәктәпкә.
Мөгаллимнәр һәрчак әзер
Безгә хезмәт итмәккә.
Һәр көнне Думага килеп
Бурычлар билгелибез.
Ярышлар да, бәйгеләр дә
Зур уңышлар телибез.
Икенче укучы: Укуда да сынатмыйбыз
Укыйбыз дүрткә,бишкә
Фәннәрне үзләштерергә
Дума куша бар эшкә
Олимпиадалар да катнашып
Казаннарга бардык без.
Илһам биргәч безгә Дума
Анда да төшеп калмабыз.
Өченче укучы: Хезмәт төбе-олы хөрмәт
Дияләр безгә зурлар.
Сөяргә безгә хезмәтне
Өйрәтә Думалылар
Дүртенче укучы: Шефлык эшен җәелдерде
Безнең Дума кызлары
Кар көрәргә, чүп утарга
Ярата малайлары.
(“Безне комиссар Аркадий Гайдар” җыры башкарыла)
Бишенче укучы: Дума өсти безгә дәртне
Без спортка гашыйклар.
Баскетбол,волейбол, футболны
Бездән башка кем уйнар?
Алтынчы укучы: Дума безне берләштерә
Җырлата да, уйната
Конкурсларда беренче булу
Җаннарны ул юата.
Җиденче укучы: Камил шәхес булырга син
Думадан этәргеч ал.
Шигъриятне иңләп,буйлап
Үз сукмагыңны син сал.
Алмираның иҗаты бүген
Басыла журналларда.
Үскәч журналист булырга
Думада ук хыяллана.
Сигезенче укучы: Думага килә тырышлар
Бар эшкәдә батырлар.
Спортчылыр,биючеләр
Иҗатчылар, җырчылар.
Беренче укучы: Ялны да бик үз итәбез
Табигатькә чыгабыз.
Казанга барып спектакль
Карарга яратабыз.
Рәхмәт инде Думабызга
Ул безне шулай туплый.
Һәр эшкә безне өйрәтеп
Эшебезне гел хуплый.
Икенче укучы: Шулай гөрләп яшибез без
“Чишмәкәй” берлеген дә.
Уңышларыбыз да бик күп
Көч безнең бергәлектә.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.