Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!
Оценка 4.8

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!

Оценка 4.8
Мероприятия
docx
воспитательная работа
4 кл
07.03.2017
Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!
Белгәнебезчә,соңгы елларда без үзебезнең тормышыбызга “Нәүрүз” бәйрәмен кертеп җибәрдек. Бу сүз фарсы телендә”яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә,Иранда,Әфганстанда һәм башка илләрдә борынгыдан килгән яңа елны каршылау бәйрәме ул.Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга- 21-22 нче мартка туры килгән.Без дә менә бүген шушы бәйрәмгә җыелдык.
Нәүрүз килә!.docx
“Нәүрүз килә,Нәүрүз килә!” әдәби-музыкаль кичә. Алып баручы. Хәерле көн , кадерле дуслар! Исәнмесез! Бәйрәм белән Сезне,”Нәүрүз”бәйрәме белән! Белгәнебезчә,соңгы елларда без үзебезнең тормышыбызга “Нәүрүз” бәйрәмен кертеп җибәрдек. Бу сүз фарсы телендә”яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә,Иранда,Әфганстанда һәм башка илләрдә борынгыдан килгән яңа елны каршылау бәйрәме ул.Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга- 21-22 нче мартка туры килгән. Хәерле көннәр,тыныч төннәр сезгә! (Көн белән төн чыга.) Көн.Исәнме,төнкәем! Төн. Ярый әле син бар, көнкәем! Көн.Мин дә бик сагындым сине бик сагындым,төнкәем! Төн. Янар йолдызларым,көмеш аемнан сиңа сәлам китердем. Көн.Туган ягыбызга яз килә.Нәүрүз килә! Бәйрәм белән тәбрик итәм сине,төнкәем! Төн.Бүген без вакытларыбыз-сәгатьләребез белән тигезләшәбез.Мин кыскарам,ә син озыная барасың. Көн. Күңелләрдә сагыну хисен тагын да көчәйтәсең икән,төн дустым.Әмин,сине сагынып,гөрләвекләремне агызырмын,тирә-юньне,урман буйларын кардан арындырып,сиңа беренче чәчәкләрем-умырзаяларымны бүләк итәрмен. Төн.Кырлар,басулар кардан ачылгач,язгы кыр эшләре башланыр. Көн. Еллар тыныч булсын! Игеннәр мул булсын, Я рабби , Ходаем! Төн. Әйдәле,көнкәем,Нәүрүзбикә килеп җитми микән,күзәтеп килик әле,әнә бит,бирегә таба Нәүрүзбикә үзе дә ашыга. Төн белән Көн бергә: Нәүрүзбикә,Нәүрүзбикә,без биредә. Алып баручы. Әнә матур итеп таң атып килә! Кояш әле үзе тау артыннан Чыкмаса да йомшак нурларын Фонтан кебек бөрки зәңгәр күккә, Яктырта ул болын,кырларны. Төрле төскә кереп уйный нурлар, Бизәкләнә текә тау арты. Тау артында шул чаклы тавис Җилпеп тора кебек канатын. Кояш чыга.(Сәхнә артында җыр яңгырый) Кояш җыр ритмына матур хәрәкәтләр ясап әйләнә. Кояш. Мин булмасам, Көнең матур булыр идемени,кешем! Якты нурым сиңа бөркелә. Колач җәеп,матурлыкка төрелеп, Бар табигать ямьгә күмелә. Уяна иркен болыннар, Ачыла гөл керфекләре Тибрәлә яфрак өстендә, Уйный чык бөртекләре. (Кояш сүзләрен сөйләп бетергәндә сәхнәгә Кыш бабай чыга) Кыш бабай. Исәнме,Кояшкаем! Кояш.Әй син кар бабай, Синдә безнең арадамыни әле? Кыш бабай.Бу күңелле бәйрәмдә минем дә сезнең белән уйныйсым,җырлыйсым,биисем килгән иде дә бит.Эри башладым,синең нурларың миңа якын килгән саен,мин кечерәя барам. Кояш.Әйе Кыш бабай,биләмәләреңне Нәүрүзбикәгә бирер чак җитте. Кыш Бабай.Бәйрәмегез мөбарәк,табыннарыгыз мул булсын.Мин суык якларга,төньякка таба юл тотам. Кояш.Хуш,Кыш Бабай, Хәерле юл сиңа! Көтеп калабыз сине. Алып баручы.Мин язларны алдан көтеп алам, Моңнарыма бирелә башкаем. Мин беренче чәчкләрне җыйган Урманнарга барам яз саен. Мин беренче чәчәкләрне эзлим, Алар,бәлки ,башка төштәдер. Беренчеләр мине сагындыра , Беренчеләр минем истә гел. (“Умырзая чәчәге” җыры башкарыла.) Алып баручы.Тарихи мәгълүматларга караганда “Нәүрүз”көннәрендә йорттан-йортка кереп матур теләкләр теләп йөргәннәр.Тәмле ризыклар пешереп,бер-берсен сыйлаганнар. Ике егет чыга. Беренче егет.Елларыбыз имин булсын! Икенче егет. Күгебез аяз булсын! Беренче егет.Йөзегез көләч булсын! Икенче егет.Игеннәр мулдан булсын! Беренче егет.Бәбиләр туып торсын! Икенче егет.Дөньялар гөрләп торсын! Икесе бергә. Ач ишегең,керәбез, Нәүрәз әйтә киләбез, Хәер-дога кылабыз. Аш-сый көтеп торабыз. Нәүрүз мөбәрәкбад!! Алып баручы. Карагызчы,нинди матурлык,җиргә ямь биреп,Нәүрүз килә,Нәүрүз килә! Барысы бергә.Әйдә,әйдә Нәүрүз! Түргә уз! Нәүрүз керә. Кош оча,йолдызлар атыла, Елгалар ярыннан ташына. Шуларны күргәндә,күңелем Еракка-еракка ашкына. Ышанып киләчәк тормышка, Сокланып кешеләр гыйшкына, Моң тулы тынгысыз күңелем Яшәргә,яшәргә ашкына. Исәнмесез,дускайларым минем! Газиз җирем,якты кояшым! Гүзәл чәчәкләрем,бөек кешеләрем Исәнмесез,исәнмесез! Барысы бергә.Хуш киләсең,Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә.Бүген бөтен җир йөзендәге мөселманнар сине зурлый.Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген! Нәүрүзбикә. Ләйсән булып төште Бүген безгә бар ямь ! Язның үзе төсле, Матур безнең бәйрәм. Тыпыр-тыпыр тыпырдатып Бергә биеп,уйнап –көлеп Күңел ачыйк әле. (Түгәрәкләнешеп җыр башлыйлар) Яфрак яра ак каеннар Елгаларда су ташый. Бөтен җирдә яз шатлыгы, Җырлыйсы килә башлый. Кушымта.Матур да соң яз көннәре! Ашкындыра күңелләрне. Җырлыйсы килә, Җырлыйсы килә, Җырлыйсы килә ,дуслар! Алып баручы. Сандугачлы матур таң атканда, Кояш сибә алтын нурларын. Күңелгә ямь ,йөрәккә дәрт бирә Тыңлагыз сез татар җырларын. (Татар халык җыры”Гөлҗамал” башкарыла.) Бәйрәм татар халкының милли уеннары белән дәвам ителә.

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!

Әдәби музыкаль кичә.Нәүрүз килә!
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
07.03.2017