Иностранный язык

  • docx
  • 12.05.2020
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала 105.docx

Тема: “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын йомгаклау.

Максатлар: 1 “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасы буенча белемнәрне кабатлау; лексик-грамматик материалны сөйләмдә дөрес, урынлы куллану күнекмәләре формалаштыру;

2) диалогик-монологик сөйләмне үстерү, камилләштерү;

3) этләргә карата ихтирамлылык, игътибарлылык хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм.

Җиһазлар: мультимедиа җиһазлары, проектор, экран, презентация материалы, Интернет челтәреннән алынган материаллар.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

- Исәнләшү;

- укучыларны барлау, дежур доклады;

- уңай психологик халәт урнаштыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү

1. Өйрәнелгән лексиканы кабатлау.

2. Фонетик күнегү

Прослушайте диалог и укажите вопросительные предложения.

- Сәлам, Дима!

- Исәнме, Мансур!

- Синең этең бармы?

- Әйе, бар.

- Ул нинди токымнан?

- Ул – немец овчаркасы.

- Ә аның кушаматы ничек?

- Билли.

- Игътибар белән текстны укыгыз. Логик яктан туры килмәгән җөмләне табыгыз. (Слайдта текст язылган)

Минем этем бар. Аның исеме – Акбай. Ул ау эте. Токымы – афган. Акбай озын колаклы, йонлач, зур һәм матур. Безнең гаилә бик тату. Ул миңа бик тугры. Мин Акбайны яратам.

III. Төп өлеш

1) Укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр?

/Дәреснең темасын укучылар фаразлыйлар/ Әйе, бүгенге дәресебез дә этләргә багышлана, ул “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын йомгаклау” дип атала. Дәрескә нинди максат куярбыз? /Укучылар үз вариантларын әйтәләр. Укытучы дәрес материалын әйтә./

- Текстта сүз нәрсә турында барды?

- Яхшы. Калган җөмләләр нәрсә турында? (эт турында)

- Без сезнең белән “Дүрт аяклы дусларыбыз” дигән зур теманы тәмамладык. Бүген дәрестә без этләр турында алган белемнәребезне кабатларбыз һәм ныгытырбыз, сезнең проект эшегез белән танышырбыз.

2) Экранда сез эт рәсемнәре күрәсез. Аларга карап, эткә характеристика бирегез.

- эткә исем кушыгыз /кушамат бирегез/

- этнең токымын билгеләгез; кайсы төргә кергәнен ачыклагыз.

Уйларга вакыт бирелә һәм 3-4 характеристика тыңлана.

3) Дәфтәрләрдә язмача эшләү. Җөмләләр төзү.

- Слайдта сүзләр бирелгән, сез аларны дөрес тәртипкә куеп дәфтәрегезгә языгыз. (тикшерәбез)

Слайдта түбәндәге сүзләр язылган:

Бар, Рамайның, эте.

Исеме, Карабай, этнең.

Тәпиен. Карабай, алгы, суза.

4) Физминутка.

5) Ситуатив күнегү (парлап эшләү)

- Представим, вы хотите завести собаку. Какой разговор произойдет между вами и мамой. Составьте диалог, состоящий из 4 реплик. (вакыт бирелә һәм 3-4 диалог тыңлана)

6) Проект эшләре белән танышу, аларны төркемнәрдә яклау.

- Сез өйдә “Этләр – безнең дусларыбыз” темасына проект эшләре ясап килергә тиеш идегез.

Төркемнәр үзләренең эшләре белән таныштыралар:

1 нче төркем – “Компаньон этләр.”

2 нче төркем – “Сак этләре”.

3 нче төркем – “Ау этләре”

(3 группа да үз проект эшләрен тәкъдим итәләр, материал табу, тема, эшләренең максатлары, презентация эшләре белән таныштырып, проект эшләрен яклыйлар)

- Алабугада йортсыз, хуҗасыз калган этләр өчен приютның эшчәнлеге белән танышу.

IV. Йомгаклау. Рефлексия.

Рефлексив кабатлау.

- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Сез ничек уйлыйсыз, эткә кайчан рәхәт була? (хуҗасы булса, дуслары булса, торыр урыны булса, ашарына булса, сәламәт булса, рәнҗетмәсәләр һ.б.)

- Беркайчанда этләрне рәнҗетмәгез, урамга ташламагыз, чөнки алар безнең дусларыбыз.

- Сезгә дәрес ошадымы?

- Ничек уйлыйсыз, дәрескә куелган максатка ирештекме?

V. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.

VI. Өй эшен аңлату.

1) этләр турында хикәя төзергә.

2) этләр турында табышмаклар, мәкальләр язып килергә.

3) үзегезгә ошаган эт рәсемен ясарга (ирекле бирем).