Кемеровага багышланган шигырь

  • Культурные мероприятия
  • doc
  • 09.04.2018
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Кемерово. Бу вакыйга күпме кешене төтрәтте ? Бу вакыйга шигырь язарга өтәрде. Бу кайгыны ил күтәрде. Күпме бала гомере өзелде ? Ник? Кем гаепле ? Нигә үлде ул сабыйлар? Гаепләре нидә ? Кем җавап бирә ? Шул вакыйгага багышланган шигырь.стихотворение о случившимся в Кемерово
Иконка файла материала Кемерова вакыйгасына.doc

Кемерова вакыйгасына     багышлап язылган шигырь

 

 

Җилләр кагадыр

Күпме кеше, күпме сабый ул көн

Җан ачысы белән елаган.

Гомерләре беткәнгәме икән?

Язмышына таба юл алган.

 

Күпме нәни йөрәк, җан ачысы белән,

Коткаруны безнең көткәндер....

Кайсы явыз, кызганмыйча аны?!

Ишекләрен биктә тоткандыр.

 

Гаиләләргә килгән хәсрәтне,

Сезнең белән халкың күтәрә.

Төтен булып күккә очкан җаннар...

Бәгерьләрне телеп үтә лә.

 

 

Мәйданнарга чыгып, халкым бүген

Йомшак уенчыклар ташыды.

Нәни куллар, кагыла алмый аңа...

Өсләрендә кабер ташыдыр.

 

Бу хәсрәтләр кабат яңарттылар,

Саркып торган йөрәк ярасын.

Әй, аналар! Сиздегезме икән?

Кайгы җиле капкаң кагасын.

 

Күпме аналарның күзләреннән,

Канлы яшьләр бүген агадыр.

Кабер өстендәге чардуганны,

Хәзер инде җилләр кагадыр.

 

Авторы: Сания Сәләхова, Биектау.

                                              Март, 2018