Класстан тыш чара "Дус класс серләре"

  • docx
  • 20.10.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала дус класс серләре.docx

“Дус  класс серләре”

Төзеде: география укытучысы  Григорьева Лена Ильясовна

 Музыка “ Әссәләмәгәләйкем”

 Исәнмесез ! Хәерле көн дуслар!

  Бер-берегезгә карап елмайыйк әле.

 Чөнки йөзебездәге елмаю күңелләрне күтәрә

 Кәефне яхшырта.

Әйдәгез танышыйк

  Сыйныф:  бергә 8нче 

Мәктәп. Бергә  “Носы төп гомум  белем мәктәбе”

 Безнең исем.  Бергә. “Дуслык”

 Безнең девиз: Бергә.  “Дуслык белән көчле без”

 Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

  Барыбызга безнең дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә,

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

 

Дуслар безне ничек бар шулай ярата.

Әниләребез әйтүенчә без болай әйбәт үзе.

Кызларның безне шундый итеп күрәселәре килә ..(опускаются на колени, рука на сердце)

Ә егетләрнең безне шундый итеп күрәселәре килә. Әтиләрнең безне шундый итеп күрәселәре килә..

Укытучылар безне  тычкан тотмый торган ялкау песиләргә тиңлиләр.

Без ничек бар шундыйлар.

Карагыз әле,  безнең сөйләшкәнне әти – әниләребез ишетте,  монда йөгерәләр

1.        . Исәнмесез. Бездән башка  буламы соң?

2.     .  Уйларыбыз,   күңелләребез  һәм йөрәгебез  белән без бергә.

3.     . Без   8 нче  классның  дус тату  әти – әниләре!

4.     . Без һәрвакыт балаларга ярдәмгә килергә әзер

5.     . Укытучылар коллективы белән аңлашып яшибез       

Ата – аналар комитеты белән тыгыз бәйләнештә булган да, безнең балаларыбыз  тырышып укыр, конкурентлыкка  сәләтле , максатчан һәм бәхетле булыр.

 

Бергә. Мәктәп һәм ата аналар комитеты – ул иң нык берлек.

 

 

2.(Бергә. Укучылыр,  әти - әниләр. ) Без иң дус сыйныф.

 Сере аның бик гади

  Без Бердәм, дус һәм тату*

 Ярдәмчел һәм киң күңелле

Мәрхәмәтле, шәфкатьле

Олы йөрәкле

 Сабыр һәм эшчән

 Максатчан

: Дөрес юлдан баручы

: Өлкәннәрне хөрмәт итүче

: Кечеләргә юл бирүче

: Туган илне яратучы

: Милли традицияләрне дәвам итүче

.  Яңалыкка омтылучы класс – ул минем классым, минем горурлыгым.

Хор белән: һәрьяктан үсеш алган конкуренка сәләтле шәхес