Конспект урока по родному языку на тему "Части речи" (4 класс)
Оценка 4.8
Разработки уроков
doc
русский язык
4 кл—11 кл +1
15.03.2018
Интегрированный урок по родному языку и русскому языку построен по технологии профессора А. З, Рахимова. Урок состоит из трёх этапов: 1) ориентация-мотивация 2) поэтапное решение учебной задачи 3) рефлекция. В 1-м этапе проверяется трёхуровневая домашняя работа (творческая, полутворческая, традиционная); актуализация знаний; постановка учебной задачи. Во 2-м этапе урока поэтапно решается учебная задача. Учащиеся сравнивают части речи на родном и русском языках, делают выводы. Используются на уроке групповые и парные методы работы. На этапе рефлекция учащиеся делают выводы, оценивают свою работу.Конспект интегрированного урока по родному и русскому языкам на тему "Части речи" для 4 класса
Татар теле 4 класс Хисматуллина С.З.doc
4 нче сыйныфта татар теле дәресе, СОШ № 8 г. Нижнекамск РТ
Укытучы: Хисмәтуллина Сәрия Җәвит кызы
Сыйныф: 4 а
Тема: Сүз төркемнәрен кабатлау.
Тибы: интегральләшкән дәрес (татар теле һәм рус теле)
Белем бирү максаты һәм бурычлыры:
1. Исем, фигыль, сыйфат сүз төркемнәре буенча белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту, системага салу.
2. Татар теленнән “Сүз төркемнәре” рус теленнән “Части речи” темаларын чагыштыру; охшаш, аермалы якларын аерып күрсәтү
3. Укучыларның уйлау сәләтен, мөстәкыйль активлыкларын, фикерләрен дәлилләргә өйрәтү.
4. Укучыларда туган телгә мәхәббәт, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Фикер сәләтен үстерү максаты – яңа укыту алымнарын кулланып, укучыларның аралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен,
мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү;
укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү, шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;
Тәрбияви максат – аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
КУУГ (коммуникатив): классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, бербереңне тыңлый белү, коллектив
фикер алышуда катнашу, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.
ТБУУГ (танып белү): төп билгеләрне аерып күрсәтү, объектларны чагыштыру, уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү
күнекмәләрен формалаштыру, логик фикерләү чылбырын булдыру.
ШУУГ (шәхескә юнәлгән): үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың
сәбәпләре турында фикер йөртү.
РУУГ (регулятив): кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үзконтроль, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне
үтәүнең дөреслеген тикшерү, үзбәя
Җиһазлау. Ноутбук, проектор , презентация, таратма материал.
Әхмәт Зәкиевич Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп төзелде Дәрес планы:
№
1
2
3
Дәрес
этабы
Дәрес этаплары
Ориентлашу – мотивлаштыру этабы.
1. Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру (ситуация успеха)
2. Өй эшен тикшерү нәтиҗәсе (3 дәрәҗәдә: дәүләт стандарты дәрәҗәсе, иҗади, ярымиҗади)
3. Белемнәрне тигезләү
4. Уку мәсьәләсен кую
5. Үзбәя
Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.
1. Уку мәсьәләсен проблемалы биремнәргә бүлү, нәтиҗә ясау, үзбәя
Рефлекция
1. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә
2. Үзбәя
3. Өй эше бирү, аңлату (3 дәрәҗәдә )
Этаплар эчтәлеге
УУГ I.
Ориентлаш
у –
мотивлашт
ыру этабы.
Өй эшен
тикшерү.
Белемнәрне
тигезләү.
Уку
мәсьәләсен
кую. Үзбәя
1 слайд
Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Сез дәрестә тырышып эшләргә әзерме? Әйдәгез, туган телебез
булган татар теле дәресен Г. Тукай шигыре белән башлап җибәрик:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм әнкәмнең теле.
Дөняда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Рәхмәт, укучылар!
2. Өй эшен тикшерү нәтиҗәсе (3 дәрәҗәдә : 1) тәнәфестә тикшереп билге куела 3) иҗади эш: “Минем дустым”
темасына язган хикәяләрне уку (1 слайд), үзе язган шигырьне укый (Р.Эльмира) 2) “Кыш” темасына
табышмаклар уку, җавабын табу, сүз төркемен билгеләү (2 слайд)
Бу табышмаклар нинди темага язылган? Дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
Көтелгән җавап. Дәрестә “Кыш” турында сөйләшербез. Үзбәя.
3. Белемнәрне тигезләү, уку мәсьәләсен кую
Кыш, буран, оча, кар бөртеге, салкын, ява, куна, ап – ак, йомшак (3 слайд)
Сүзләрне нинди 3 төркемгә бүлеп була? (Көтелгән җавап.: исем, сыйфат, фигыль) (4 слайд)
Аларны бер сүз белән ничек атап була? (Көтелгән җавап: сүз төркемнәре)
Дәреснең темасы нинди булыр? (Көтелгән җавап: сүз төркемнәре)
Дәрестә нинди сүз төркемнәрен ныгытырбыз? (Көтелгән җавап: исем, сыйфат, фигыль)
Укучылар, сүз төркемнәрен нинди 2 төркемгә бүләбез? (Көтелгән җавап. Мөстәкыйль: исем, сыйфат,
фигыль, сан, алмашлык, рәвеш; ярдәмлек: кисәкчә, бәйлек, теркәгеч) (Таблица буенча дөреслеген тикшерү) (5
слайд)
На уроке русского языка какую тему мы изучали? (Көтелгән җавап: сүз төркемнәре – части речи)
- Теперь всё повторяем на русском языке (Көтелгән җавап: части речи делятся на 2 группы: самостоятельные: имя
существительное, имя прилагательное, глагол, наречие, местоимение, имя числительное. Служебные: предлог, союз,
частица). (Таблица буенча дөреслеген тикшерү) (6 слайд) Молодцы!
Укучылар, рус һәм татар телләрендә сүз төркемнәре охшаганмы, әллә аерыламы? Уку мәсьәләсен куегыз әле.
(Көтелгән җавап: дәрестә рус һәм татар телләрендә сүз төркемнәренең охшаш һәм аермалы якларын ачыклау.
КУУГ:
классташлар һәм
укытучы белән
уку эшчәнлеген
оештыруда
хезмәттәшлек итү
ТБУУГ: танып
белү мәсьәләсен
мөстәкыйль
ачыклау һәм
максат кую
РУУГ: кагыйдә,
инструкуцияләрн
е истә тоту һәм
аларга ияреп
гамәлләр кылу
КУУГ: коллектив
фикер алышуда На уроке выясним, чем похожи и чем отличаются части речи на татарском и русском языках). (Эчтән кабатлау)
4. Үзбәя
1. Сүз төркемнәре. Схема буенча эш. (7 слайд)
катнашу
ШУУГ: үзмаксат
кую
Дәрестә төркемнәр белән эшлибез. Һәр төркем үзенең сүз төркеме өстендә эшли, ул парталарга язылган.
Схемага карагыз, сүз төркемнәре буенча нәрсәләрне искә төшерергә кирәк? (Көтелгән җавап: исеме,
соравы, нәрсәне белдерә, ничек төрләнә)
Парлар белән эш. (кагыйдәләрне кабатлыйлар, үзбәя)
Посмотрите на 2ю схему, что мы вспомним о частях речи? (Көтелгән җавап: название, вопросы, что
обозначает, как изменяются)
Парлар белән эш. (кагыйдәләрне кабатлыйлар, үзбәя)
1 бирем. Тактада үрнәк буенча схема төзергә кирәк.
Җавапларны партадагы карточкалардан эзлибез. Тактада үрнәк буенча схема төзибез. Татар һәм рус телендәге
схемаларны чагыштырабыз, нәтиҗә ясыйбыз.
Нинди уку мәсьәләсен куйган идек?
ИСЕМ.
Проблемалы сорау: Нинди сүз төркемнәрен чагыштырабыз? (Көтелгән җавап: исемне, им. суще) Рус һәм
татар телләрендә исемнең охшаш һәм аермалы якларын ачыкларга.
2 төркем. Схема буенча сөйләү. Көтелгән җавап: исем кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә, предметны
белдерә. Сан, килеш, тартым белән төрләнә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр була.
1 төркем. Схема буенча сөйләү. Көтелгән җавап: имена суще отвечают на вопросы кто? что?, обозначают
предметы. Измняются по падежам, по числам. Имеют постоянные признаки: род и склонение. Бывают
собственные и нарицательные суще.
Нәтиҗә. Көтелгән җавап.
Охшаш яклары: : Татар һәм рус телләрендә исем бертөрле сорауларга җавап бирә, предметны белдерә.
Рус һәм татар телләрендә сан, килеш белән төрләнә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр була.
Аермалы яклар: Исем тартым белән төрләнә. Рус телендә тартым юк. Им. суще имеют постоянные
признаки: род и склонение. На татарском языке нет постоянных признаков: род и склонение.
II. Уку
мәсьәләсен
адымлап
чишү этабы
Уку
мәсьәләсен
проблемалы
биремнәргә
бүлү,
проблеманы
чишү,
нәтиҗә ясау,
үзбәя
ТБУУГ: төп
билгеләрне аерып
күрсәтү
РУУГ:
кагыйдәләрне,
күрсәтмәләрне
истә тотып
гамәлләр кылу
КУУГ: тыңлый
белү, коллектив
фикер алышуда
катнашу Парлар белән эш (нәтиҗәне кабатлау, үзбәя)
ФИГЫЛЬ
Проблемалы сорау: Нинди сүз төркемнәрен чагыштырабыз? (Көтелгән җавап: фигыльне, глаголы) Рус һәм
татар телләрендә фигыльнең охшаш һәм аермалы якларын ачыкларга
4 төркем. Схема буенча сөйләү. Көтелгән җавап: фигыль нишли? соравына җавап бирә, предметның эшен,
хәрәкәтен белдерә. Зат – сан, заман белән төрләнә.
3 төркем. Схема буенча сөйләү. Көтелгән җавап: глаголы отвечают на вопросы что делать? что сделать?
обозначают действие предмета. Изменяются по числам, по временам, по родам (только в прошедшем времени),
по лицам (только в наст. и буд. временах)
Нәтиҗә. Көтелгән җавап.
Охшаш яклары: : Татар һәм рус телләрендә фигыль бертөрле сорауларга җавап бирә, предметның эшен,
хәрәкәтен белдерә. Сан һәм заман белән төрләнә.
Аермалы яклар: татар телләрендә фигыль зат белән төрләнә. Глаголы изменяются по лицам (только в наст. и
буд. временах). Глаголы прошедшего времени изменяются по родам. На татарском языке не изменяются по
родам.
Парлар белән эш (нәтиҗәне кабатлау, үзбәя)
СЫЙФАТ
Проблемалы сорау: Нинди сүз төркемнәрен чагыштырабыз? (. Көтелгән җавап: сыйфатны, им. приле) Рус
һәм татар телләрендә сыйфатның охшаш һәм аермалы якларын ачыкларга.
4 төркем. Схема буенча сөйләү: . Көтелгән җавап: сыйфат нишли? соравына җавап бирә, предметның
билгесен белдерә. Дәрәҗә белән төрләнә. Асыл, нисби сыйфатлар була.
5 төркем. Схема буенча сөйләү. Көтелгән җавап: им. прилагательные отвечают на вопросы какой? какая?
какое? какие? обозначают признаки предмета. Изменяются по родам, по числам, по падежам.
Нәтиҗә. . Көтелгән җавап.
Охшаш яклары: Татар һәм рус телләрендә сыйфат бертөрле сорауларга җавап бирә, предметның билгесен белдерә. Төрләнгәндә охшаш яклар юк.
Аермалы яклар: татар телләрендә сыйфат дәрәҗә белән төрләнә. Асыл, нисби сыйфатлар була. Им.
прилагательные изменяются по родам, по числам, по падежам. Сыйфатлар сан, килеш белән төрләнми и не
изменяются по родам.
Парлар белән эш (нәтиҗәне кабатлау, үзбәя)
2 бирем. Бирелгән сүзләргә антонимнар табарга. Төркемнәрдә эш. (8 слайд)
Антонимнар – нинди сүзләр?
Проблемалы сорау: нинди сүз төркемнәренең антонимнары була?
1 төркем. Көтелгән җавап: әби – бабай, апа абый, кыш – җәй, җир – су. Сүз төркемнәре – исемнәр.
2 төркем. Көтелгән җавап: иртә кич, көн – төн, әти әни, яз – көз. Сүз төркеме – исемнәр.
3 төркем. Көтелгән җавап: килә китә, ача – яба, керә чыга, тора – ята. Сүз төркемнәре – фигыльләр.
4 төркем. Көтелгән җавап: ала – куя, төшә менә, бара – кайта, сата – ала. Сүз төркемнәре – фигыльләр.
5 төркем. Көтелгән җавап: ак – кара, зур – кечкенә, ямьсез – матур, салкын җылы. Сүз төркемнәре –
сыйфатлар.
6 төркем. Көтелгән җавап: йомшак – каты, баллы әче, кыска озын, киң – тар. Сүз төркемнәре –
сыйфатлар.
Нәтиҗә: барлык сүз төркемнәренең дә антонимнары була
.
Парлар белән кабатлау, үзбәя.
3 бирем. Төркемнәрдә иҗади эш. Сүз төркемнәрен кулланып “Кыш” темасына җөмләләр язарга. Сүз
төркемнәрен билгеләргә. (9 слайд)
Проблемалы сорау: Җөмлә төзегәндә кайсы сүз төркемнәрен кулландыгыз? Кайсы сүз төркемнәре
кирәк?
1 төркем. Сүзләр: кар бөртекләре, агачлар, кар бабай. (нәрсә? исем)
Көтелгән җавап: Кыш көне кар бөртекләре бөтерелеп оча. Агачлар бәскә төренә. Балалар кар бабай
ясыйлар. 2 төркем. Сүзләр: кар, кешеләр, чана. ( исем)
Көтелгән җавап: Урамда ак кар ява. Кешеләр кар чистарталар. Балалар чана шуалар.
3 төркем. Сүзләр: оча, улый, кияләр. ( фигыль)
Көтелгән җавап: Кыш көне буран улый. Апак кар бөртекләре очалар. Кешеләр җылы киемнәрен кияләр.
4 төркем. Сүзләр: килде, ясый, шатлана (нишләде? фигыль)
Көтелгән җавап: Ак карлы кыш килде. Кыш бабай тәрәзәгә бизәк ясый. Кыш килгәнгә балалар шатлана.
5 төркем. Сүзләр: ак күбәләктәй, йомшак, ямь – яшел. (сыйфат)
Көтелгән җавап: Кыш көне ак күбәләктәй кар ява. Җиргә йомшак кар ята. Бакчада ямь – яшел чыршы үсә.
6 төркем. Сүзләр: ап – ак, салкын, мамыктай, күңелле. (сыйфат)
Көтелгән җавап: Туган ягыма апак, салкын кыш килде. Мамыктай кар ява. Балалар күңелле уеннар
уйныйлар.
Нәтиҗә:
Җөмлә төзегәндә кайсы сүз төркемнәрен кулландыгыз?
Кайсы сүз төркемнәре кирәк?
Көтелгән җавап: җөмлә тулы һәм матур булсын өчен барлык сүз төркемнәре дә кирәк. Үзбәя.
4 бирем. Мөстәкйль эш. Тест биреме. (1011 слайдлар)
1. Предметны белдерә торган сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?
а) Нишли? Нишләде? Нишләгән?
б) Нинди? Кайсы?
в) Кем? Нәрсә?
2. Укучы сүзенә сорау куй.
а) Нәрсә?
б) Кем?
3. Куян сүзенә сорау куй.
а) Кем?
б) Нәрсә?
4. Сыйфатка туры килгән билгеләмәне күрсәт.
а) Предметның билгесен белдерә б) Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.
в) Предметның санын белдерә
5. Бирелгән сүзнең формасын билгелә: җиләк
а) түгәрәк.
б) кызыл
в) тәмле
6. Эшхәрәкәтне белдерә торган сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?
а) Кем? Нәрсә?
б) Нинди? кайсы?
в) Нишли? Нишләде?
7. Бирелгән сүзнең заманын билгелә: бара
а) үткән заман б) киләчәк заман
в) хәзерге заман
Тикшерү, үзбәя: 1. в) 2. б), 3. б), 4) а), 5. а) 6. в) 7. в) (12 слайд)
Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?
Нинди яңа нәрсәләр белдегез?
Барлык сүз төркемнәренең дә антонимнары буламы?
Җөмлә төзегәндә кайсы сүз төркемнәре кирәк булды?
Үзбәя . Ни өчен “5” куйдың?
Көтелгән җавап. Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам. “5”
Әйбәт эшлим, материалны аңладым “4”
Әйбәт эшлим, ләкин иптәшемнең ярдәме кирәк “3”
ШУУГ: үз
уңышларың ,
уңышсызлыклары
ң сәбәпләре
турында фикер
йөртү
РУУГ: үз
эшчәнлегеңне
контрольгә алу
1) 15 бит тест биремен эшләргә.
VI.
Рефлексия.
Уку
эшчәнлегенә
нәтиҗә.
Белемнәрне
бәяләү
VII. Өй эше
бирү
2) 2) “Кыш” темасына язучыларның шигырьләрен язып килергә, сүз төркемнәрен билгеләргә. (ярымиҗади)
3) “Кыш” темасына хикәя, шигырь язарга, презентация ясарга (иҗади, ирекле)
Конспект урока по родному языку на тему "Части речи" (4 класс)
Конспект урока по родному языку на тему "Части речи" (4 класс)
Конспект урока по родному языку на тему "Части речи" (4 класс)
Конспект урока по родному языку на тему "Части речи" (4 класс)
Конспект урока по родному языку на тему "Части речи" (4 класс)
Конспект урока по родному языку на тему "Части речи" (4 класс)
Конспект урока по родному языку на тему "Части речи" (4 класс)
Конспект урока по родному языку на тему "Части речи" (4 класс)
Конспект урока по родному языку на тему "Части речи" (4 класс)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.