Презентация по году экологии на тему "Балтач районында саклауга дучар төрләр" (5 класс, мини проект география)
Оценка 4.6

Презентация по году экологии на тему "Балтач районында саклауга дучар төрләр" (5 класс, мини проект география)

Оценка 4.6
Работа в классе
docx
география
5 кл
14.03.2017
Презентация по году экологии на тему "Балтач районында саклауга дучар төрләр" (5 класс, мини проект география)
Балтач районында саклауга дучар төрләр.docx
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы МБГБУ  Нөнәгәр ГУБМ Балтач районында саклауга дучар төрләр. (эколгия елына сбор)                                                                           Эшне башкарды: I категорияле педагог­оештыручы Усманова Гөлнара  Габдулла кызы 2017 Тема: Балтач районында саклауга дучар төрләр  Максат:   Саклауга дучар төрләрне  Кызыл китап  аша барлау; Бурычлар:1.Балтач   районында   Кызыл   китапка   кергән   төрләр буенча мәгълүмат җыю; 2.Проектны  тормышка ашыру; 3. Проектны яклау. Җиһазлау: компьютер, проектор, “Урман аланы”  карта ­схема. 1.Сәламләү: Рапорт кабул итү 2.Игътибарлылыкка уен Әйдәгез   “Танышып   алабыз”.   Укучы   исемен   әйтә.   Икенчесе   үз исемен һәм иптәшенекен  әйтә.Шулай дәвам итә. Укучылар ике төркемгә звенода тезелгән килеш  бүленеп утыралар. 3.Сбор темасын ачыклау.  “Фиксики –совет” мультфильм карау ­Укучылар, әйтегез әле,   мультфильмда   сүз нәрсә турында бара. Кеше табигатьне  нишләтә?   Без табигатьне нишләтергә тиеш? ­ Сез нәрсәгә игътибар иттегез. ­ Әйе, экологик проблемалар турында сүз барды. Ул проблемалар күп. Бүген иң мөһим булган проблема төрәрне саклауга тукталырбыз. Моның өчен без мини­ проект башкарырбыз. Темасы:   Балтач районында саклауга дучар төрләр. Максаты : Саклауга дучар төрләр кайда күренә? Әйе,   саклауга дучар төрләр  “Кызыл китапта” күренә. Сезнең   алда   кызыл   китаплар   куелган.   Татарстанның   2     кызыл   китабы. Юкарагы 1995 елда бастырылган, ә калынрагы 2006 нчы елда бастырылган. 11ел эчендә китапка тагын күпме юкка чыгучы үсемлек һәм хайваннар кертелгән.   Менә монысы Балтач районының кызыл китабы. Бу китапка безнең җирлектәге  сирәгәя баручы хайван, үсемлек, бөҗәк кертелгән.  Шулай булгач, проектның максатын билгелибез. Саклауга дучар төрләрне кызыл китап аша барлау. Ә хәзер алга бурычлар куябыз . 1.Балтач районында Кызыл китапка кергән төрләр буенча мәгълүмат җыю; 2.Проектны  тормышка ашыру; 3. Проектны яклау.    Әйдәгез мин сездән төрләр буенча бераз сорауларга җаваплар алам. Үзем дә азрак мәгълүмат биреп китәм. 1. Нинди кошның теле иң озыны. Әйе яшел тукран. Тукраннар күп төрле була: чал тукран, яшел  тукран. Яшел тукран Борбаш урманнары тирәсендә очрый торган  сирәк төр. Ул кырмыскалар белән туклана. 2.  Безнең төбәктә үсүче кызыл китапка кертелгән ылыслы куак.  Гади артыш. Ул Балтач районының  калкулыклы өлешләрендә үсә. Кешеләр артышны дару үләне буларак куллана, ул шуңа күрә  күпләп җыела.  3.  99 авырудан шифалы дару үләне. Ул гади зәңгәр мәтрүшкә. Шулай ук дару үләне дип күпләп җыю  аркасындә юкка чыгуга дучар булган. 4. Җәен урманга патша  Кышыын кардан да аста.               Көрән аю. Безнең районда аю бармыни диярсез. 2000­2003 елларда аю Кили урманчылыгына килгән диелә.  Димәк аюлар бар. Ә хәзер  проект эшен эшли башлаганчы мин сезгә карта – схема бирәм. Карагыз әле карта –схемага нәрсәләр сурәтләнгән.(Урман, болын , күл) Һәр төркемгә Балтач районының кызыл китабын бирәм. Һәм конверлар. Конвертта  кызыл китапка кертелгән, һәм китапта  булмаган  үсемлек, хайван рәсемнәре бар. Сезнең эшегез  Төрләрне Кызыл китап буенча тану, исемен хәтерләү;  Таныган төрләрне тирәлеккә урнаштыру;  Тыю билгесе яса;  Карта­схема буенча сөйләргә  хәзерләнү.  Эш ахырында үзегез ясаган проектларны яклыйсыгыз була. Сез  күпме төрләр таптыгыз, исемнәрен атыйсыз,дөрес итеп тирәлекккә  урнаштырасыз. 1 звено сөйләгән төрләрне 2 звено кабатламый,  төшеп калганнарын гына өсти. Сез шушы карта­схемага тыю билгесен дә ясарга тиеш буласыз. Әйдәгез сезгә 5 минут вакыт бирелә, эшне башладык 1звено  такта янына рәхим ит. Үзегезнең эшләгән проектыгызны  яклагыз.  Ә 2 звено бик яхшылап тыңлап утыра. Менә сез ничек күп төрләр тапкансыз. Димәк,  шуннан чыгып бу ел Россиядә – экология елы итеп кабул  ителде. Әгәр  без бер генә төрне саклауга үзебездән өлеш кертсәк тә,  никадәр файда булыр иде. Сборны тәмамлап, шуны әйтәсем килә.  Сез бүгенге сбордан  үзегезгә нинди мәгълүматлар  алдыгыз.  Табигатьне саклау ул безнең  бурыч. Минем сезгә табигатьне саклау  турында буклетлар бүләк итәсем  килә. Өйләрегезгә кайткач яхшылап укырсыз. Сбор тәмам. Саубулыгыз. .

Презентация по году экологии на тему "Балтач районында саклауга дучар төрләр" (5 класс, мини проект география)

Презентация по году экологии на тему "Балтач районында саклауга дучар төрләр" (5 класс, мини проект география)

Презентация по году экологии на тему "Балтач районында саклауга дучар төрләр" (5 класс, мини проект география)

Презентация по году экологии на тему "Балтач районында саклауга дучар төрләр" (5 класс, мини проект география)

Презентация по году экологии на тему "Балтач районында саклауга дучар төрләр" (5 класс, мини проект география)

Презентация по году экологии на тему "Балтач районында саклауга дучар төрләр" (5 класс, мини проект география)

Презентация по году экологии на тему "Балтач районында саклауга дучар төрләр" (5 класс, мини проект география)

Презентация по году экологии на тему "Балтач районында саклауга дучар төрләр" (5 класс, мини проект география)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
14.03.2017