Кама Тамагы районы, “В.П. Муравьев исемендәге Затаон урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Хәзерге заман укытучысының һөнәри компетентлылыгы
Эшне башкарды : Беренче категорияле татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Дәминова Миләүшә Рәшид кызы.
2025 нче ел
Хәзерге заман мәктәбенең иң зур бурычы –уйларга, фикер йөртергә,сәләтле, заман сулышын тоеп,алга атлаучы, уйлап табучан, югары әхлаклы, үз халкының тарихын, мәдәниятын белүче иҗади шәхес тәрбияләү.
Яңа заман укытучысы нинди булырга тиеш соң?
Хәзерге шартларда мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган , үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә,аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Моның өчен үз – үзеңә таләпчән булырга , эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк. Чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла. Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз - үзеңә карата ышаныч тудырып, кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешергә мөмкин. Һәр балага шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска, аны үз гамәлләренә һәм хезмәтенә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияләргә бурычлы бүгенге көн укытучысы.
Укытучы – үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен,бөтен барлыгын балаларга бирүче кеше.Укытучы – дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге кеше ул. Балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче дә ул. Укытучы – ул зур хәзинә. Хәзинәне үзеңдә туплаганнан соң, аны башкаларга да бирергә кирәк. Ә мондый осталык бары тик укытучыда гына була. Укытучының гүзәл сыйфатларын санап бетерерлек түгел. Укытучы заманнан бер адым да калышмыйча атларга тиеш. Чөнки ул балалар аласы бик күп белемнәрнең нигезен салучы кеше.
Федераль белем бирү стандартлары буенча да белем бирү процессында җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә, педагогларга карата да зур таләпләр куела. Бүгенге көндә еш кулланыла торган компетентлылык термины мәктәпкә үтеп керде. Фән иясе буларак укытучыларның да, укучыларның да компетентлылыгы турында аларның шәхси сыйфаты буларак сөйләшәбез. Компетентлылык – заман таләбе. Белем һәм күнекмәләр җыелмасы белән эшчәнлек алымнары кушылмасы компетенция дип атала. Компетентлы кеше – кайсы да булса өлкәдә аеруча уңышлы эшләүче, белемле, сәләтле шәхес. Төп компетенцияләр:
1. Компетентлы педагог нинди күнекмәләргә ия булырга тиеш соң? Компетенцияләр эшчәнлек барышында формалаша. Педагог даими үзгәрешләргә әзер булырга, алдагы көн өчен хезмәт итәргә, һәр башкарган эш нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куярга тиеш. Гадәт буенча, укытучы үзен иң белемле һәм бердәнбер белем чыганагы итеп санаудан азат булырга; үзен тәҗрибәле санап, үзе алган чор тәрбиясе үрнәгендә укучыларны тәрбияләүдән сак булырга; проблеманы чишүнең бер генә дөрес юлы бар дип ялгышудан куркырга; әһәмияте булмаган вак- төяк кагыйдәләргә, инструкцияләргә “ ябышып ятудан” сак булырга тиеш. Укытучы тәҗрибәдән “акыл” алырга, белемен системага салырга, укытуда үз алымнарын булдырырга, проблемаларны урынында чишәргә , мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә өйрәнергә тиеш. Компетентлы фән иясе төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә , аларны классификацияли белә. Шул ук вакытта , төркемдә җаваплылык тоеп эшләргә,карарлар кабул итәргә,конфликтларны чишәргә, уртак проектлар барышында башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәнергә кирәк. Боларга өстәп, яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү, авырлыклар алдында югалып калмау кебек компетенцияләргә ия булу да әһәмиятле.
2. Компетентлы педагог булу өчен нәрсә үзгәртергә?
1. Өйрәнергә:
· Тәҗрибәдән “акыл “алырга;
· Белемеңне системага салырга;
· Укуда үз алымнарыңны булдырырга;
· Проблемаларны урынында чишәргә;
· Мөстәкыйль рәвештә даими үз белемеңне күтәрергә.
2. Эзләнергә:
· Төрле мәгълүмат базасыннан үзеңә кирәклесен эзләр табарга;
· Информацияне сайлап ала белергә;
· Документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияләргә өйрәнергә.
3. Хезмәттәшлек итәргә:
· Группада, командада эшләүдә;
· Карарлар кабул итүдә;
· Конфликтларны чишүдә башкалар фикере белән исәпләшүдә;
· Контрактлар төзүдә катнашырга кирәк.
4. Эшкә тотынырга:
· Проектка керешергә;
· Җаваплылык тоеп эшләргә;
· Уртак проектларга үз өлешеңне кертә белергә;
· Коллективтан аерылмаска. Бердәм булырга;
· Үз эшеңне оештыра белергә;
· Кирәкле приборлар белән дөрес эш итәргә өйрәнергә.
5. Җайлашырга:
· Яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кулланырга;
· Яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегергә;
· Авырлыклар алдында югалып калмаска.
3. Ничек үзгәрергә?
1. Иң катлаулы сорау. Укыту системасында бер халәттән ничек икенчесенә күчәргә? Оптималь юл бармы? Традицион белем бирү алымнары белән озак еллар эшләгән укытучы өчен яңа шартларда эшләргә күчү авырыксыну тудыруы һәркемгә билгеле.
Мөслим районы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне авырыксынуларсыз кабул итеп, заман белән бергә атлыйлар, заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып эш итәләр. Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлек булуы бәхәссез.материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучыныңшәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Дәресләрдә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алырга өйрәтүгә әһәмият бирелә. Болар барысы да укучының компетентлылык дәрәҗәсен үстерү өчен башкарыла.
Компетентлы якын килеп укыту юлында авырлыклар да күп түгел. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын иң борчыаны - заман таләбенә туры килә торган укыту – методик комплектларның булмавы. Дөрес, соңгы елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар чыга башлады, алар мөгаллимнәребезнең алыштыргысыз ярдәмчеснә әверелде. Мультимедияле кулланмаларны иҗади эшләүче мөгаллимнәребез үзләре дә әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә.
Соңгы елларда зур тизлек белән үсүче Интернет челтәрен укытучыларыбыз үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата – аналар бедән эшләүдә, дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә оста кулланалар. Татар теле укытучыларының шәхси сайтлары уңышлы эшләп килә. Методик берләшмәнең үз сайты тиз арада иң популяр сайтлар арасына керде. Укытучылар онлайн технологияләрне дәрес барышында, укучыларның проект эшләрен оештыруда кулланалар.
Йомгаклау. Укытуда компетентлы якын килү нәрсә бирә?
Укытучыга:
· Укучы белән укытучының бер үк максатка эшләвен тәэмин итә;
· Укучының мөстәкыйльлеген һәм белем алуга җаваплы карашын үстерү хисабына, укытучының хезмәте җайлана;
· Укыту - тәрбия процессы бербөтен тәшкил итә.
Укучыга:
· Белем алуга омтылыш арта;
· Югары уку йортында укуга аңлы рәвештә әзерләнергә мөмкинлек туа;
· Информация эше белән эшләү, эшне группада башкару хисабына укучының көндәлек уку тыгызлыгы кими, белем алуга мотивация туа.
Нәтиҗә: Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Ә компетентлы педагог – укучы һәм ата – аналар өчен дә, мәктәп өчен дә хәзинә.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.