Рабочая программа

  • docx
  • 04.05.2020
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала 1.docx

4 сыйныфта укучы рус телле балаларга әдәби уку дәресе эшкәртмәсе.

Төзеде: Гөлназ Мөхәммәтҗанова, Алабуга шәһәренең 10 санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ТЕМА: “Минем дустым”  хикәясе

 

Дәрес тибы:яңа тема өйрәтү дәресе

 

Дәреснең максаты:

- “Минем дустым” хикәясенең эчтәлегенә  төшендерү,

- Күршеләр, тагын да ныграк, бию түгәрәге, заманча төшенчәләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү,

- дуслык, татулык хисләре тәрбияләү,

- бәйләнешле сөйләмне үстерү.

I.                  ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ

Исәнләшү:

-         Исәнмесез, укучылар! (Укучылар җавабы)

-         Ничек хәлләрегез? (Укучылар җавабы)

-         Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүген сыйныфта кем дежур? (Дежур укучыны тыңлау)

II.               ӨЙ ЭШЕН ТИКШЕРҮ

118 бит, 8 күнегү буенча төзелгән хикәяләрне тикшерү

(укучыларның үзләштерелгән белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү).

III.           АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ

Ишетеп аңлау күнекмәләре (аудирование):

Прослушайте и рсскажите содержание текста: 

-         Көн матур, кояшлы иде. Алсу Айгөлне тимераякта шуарга чакырды. Кызлар бергә күлгә киттеләр.

IV.            ФОНЕТИК ЗАРЯДКА

Прослушайте и укажите слова со звуком [о]:

Салкын, җил, йомшак, кар, ап-ак, чаңгы, буран, чана, боз.

V.                ДӘРЕСНЕҢ ТЕМАСЫН АЧЫКЛАУ. УКУЧЫЛАРНЫҢ  УКУ  ЭШЧӘНЛЕГЕН  МОТИВЛАШТЫРУ.

1.     Сорауларга җавап бирү:

-         син мәктәпкә кем белән барасың? (дустым белән)

-         Уйнарга кем белән чыгасың? (дустым белән)

-         Туган көнеңә кунакка кемне чакырасың? (дустымны)

-         Димәк синең якын кешең кем? (дустым)

2.     Ә дуслар турында мәкальләр беләсезме? (Дус - акчадан кыйммәтрәк...)

3.     Без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (дуслык турында)

VI.            ПРОБЛЕМАЛЫ СИТУАЦИЯ БУЛДЫРУ

1.     Син дустың турында нәрсә сөйли аласың? (укучыларның җавапларын тыңлау)

2.     Сүзлек эше: дуслык, дустым, таныштык, дуслаштык, бер йортта, бию түгәрәге, заманча.

3.     Дәрескә нинди максат билгелибез? (шушы сүзләрне сөйләмдә кулланырга өйрәнү)

 

VII.        ЯҢА ТЕМА ӨЙРӘНҮ

1.     8 биттәге 5 күнегү буенча эшләү:

-         “Минем дустым” текстын укытучы укый,

-         Укучылар эчтән укыйлар,

-         Җөмләләп укып тәрҗемә итәләр.

2.     9 биттәге 6 күнегүдә бирелгән сорауларга җавап бирү.

VIII.    ФИЗМИНУТ

IX.            КҮНЕКМӘЛӘРНЕ НЫГЫТУ

1.       8 күнегү буенча эш.

2.       12 биттәге 7 күнегү буенча эшләү:

-         Биремне укып тәрҗемә итү,

-         Диалогларны тулыландыру.

3.       8 күнегүдәге диалогны уку.

X.               ӨЙ ЭШЕ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ, АНЫ ҮТӘҮ БУЕНЧА КҮРСӘТМӘ БИРҮ  

13 бит, 9 күнегү

XI.            РЕФЛЕКСИЯ (ЙОМГАКЛАУ)

Без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

Айсылуның дусты нинди?

Ә синең дустың бармы?

Сез аның белән кайда таныштыгыз?

Ул нинди?

Бүген алган белемнәрне син тормышта куллана аласыңмы?

Сиңа дәрес ошадымы?

XII.        БӘЯЛӘҮ