Сказка "ПДД на новый лад"

  • Мероприятия
  • doc
  • 02.03.2018
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Сказка, про современного колобка, который научился правилам дорожного движения. Ему встречаются лесные звери, которые хотели его съесть, но и их колобок научил правилам дорожного движения. Колобку показали что такое самокат, как на нем ездить. Ему очень понравилось уроки по правилам дорожного движения.
Иконка файла материала пдд сказка сценарий.doc
Тәрбияче белән балалар юлдан баралар. Аларга Буратино очрый.  Тәрбияче: Балалар мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз: Менә гади генә юл, Аннан кешеләр бара. Монда бит махсус тамга, Исеме аның..... (“зебра”) Тәрбияче: “Зебра булган җирдә нинди билге куела әле? Балалар: “Җәяүленең юлны аркылы чыгу урыны” билгесе. Тәрбияче: Буратинога аңлатыйк ни өчен “зебра” дип атыйлар аны. Балалар: Чөнки ул аклы каралы сызыклар белән, нәкъ зебрага охшаган. Тәрбияче: Буратино аңладыңмы инде? Буратино: Әйе, аңладым. Рәхмәт, балалар. Тәрбияче:  Бер әкият сөйлим сезгә Белү кирәк һәммәбезгә. Тыңлыйк әле, карыйк әле, Ни хикмәтләр бар бу җирдә. Юл кагыйдәсен белмәгән Йомры күмәч яшәгән ди. Беркемне дә тыңламыйча, Гел үзенчә генә сөйли. Күмәч: Кызарып пешкән күмәч мин, Яшим гел үз көемә. Туйдым утырып өйдә,Чыктым юлда йөрергә. (сикергәләп юлга чыга) Нинди матур туры юл, Уйнарга да була шул.  Куян:  Сәлам сина,күмәчкәй Дөрес эшләмисең син. Машиналар күп монда Юлның читеннән йөр  дим. Күмәч: Өйрәтмә мине,куян Үземдә бик күп беләм. Мин юлны чабып чыгам Йөрмә син минем белән. Бүре:  Күрәсеңме утларны, Кызыл яна бит анда! Ник көтмисең яшелне, Тапталсаң машинага?! Күмәч: Тик кенә тор син, бүре Өйрәтмә берүк мине. Утырсам сәпитемә Сиңа тоттырмам инде. Аю: Ялгышасың син, күмәч,Кагыйдәне бозасың! Ундүрт яшькә җиткәнче Җәяү йөреп торасың. Күмәч: Юк инде, акыл сатма Йөрим теләсә кайда Туп тибәргә бу юлда Кем комачаулый мина? Төлке: Кара нинди матур туп Күзләрне кызыктыра Икәү тибеп уйнасак Бик тә күңелле була. (Төлке белән Йомры күмәч юлда туп белән уйныйлар да йомры күмәч егыла... (машинаның тормозга баскан тавышы ишетелә) Төлке Йомры күмәчне әйләнеп чыга һәм: Мин бәлаләрдән качам Үз урманыма чабам. Куян, Бүре, Аю Йомры күмәчне юлдан торгызылар һәм аңа аңлаталар:  Куян: Чыгыйм дисәң зур юлга,  Бүре:  Башта бел кагыйдәсен. Аю: Тыңла, ятла, онытма. Куян,аю,бүре: (бергәләп) Апалар өйрәткәнен!