Сценарий 8нче март
“Матурлар, батырлар!” гаилә бәйрәме
А.Б. Кем дөньяга кеше бүләк итә?
Ә кешегә якты дөньяны.
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны.
Кем куллары өйне, җирне ямьли?
Изгелеге үлчәү тапкысыз.
Ул әлбәттә яшәү чыганагы,
Тормыш яме ул- Хатын-кыз!
А.Б.Хөрмәтле хатын-кызлар әбиләр, әниләр, апалар, кызлар, сезне барыгызны да шушы гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Сәламәтлек , ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә!
Шушы бәйрәм көнегезне тагын да матурлап, нур өстәп балалар белән сезгә үзебезнең кечкенә генә бәйрәм күчтәнәчебезне бүләк итәбез.
Мөмкин булса, җыеп учларыма
Бирер идем кояш нурларын.
Әни кеше генэ кочагында
Назлый белә кызын, улларын.
Мөмкин булса, менеп зәңгәр куккә
Йолдыз сузар идем кулыңа.
Әни генә җан сулышын
Өрә синең гомер юлыңа.
А.Б. Балалар башкаруында бик матур җыр “Әнием кадерлем”
Җыр: “Әнием-кадерлем”
Балалар бн уен “Если весело живется, то делай так”
А.Б. Безнен бүгенге бәйрәмебезгә эниләр генэ тугел, яраткан әбиләребез дә килгән.Без аларга да котлаулар әзерләдек.
Җылы оек, бияләй
Бәйли безгә әбием.
Мин дә аңа бүләкләр
Алырмын үсеп җиткәч.
Балам, дия-диябезне
Кадерләпүстерәсең,
Эй, матурсин, әбекәем,
Күзләртиякүрмәсен!
А.Б. Без матуркызларыбызны да онытмадык, аларгакотлауларһәм бүләкләр әзерләдек
А.Б.Бүген кояш нурын сибә- сезнең өчен,
Тамчылар тама-сезнең өчен,
Кошлар сайрый-сезнең өчен,
Без дә шат елмаебыз-сезнең өчен!
Күңелле биюләребез-барысы да сезнең өчен!
А.Б. Кадерле әниләребез, әбиләребез, кызларыбыз! Безнең малайлар сезгә бүләккә бию әзерләделәр.
А.Б. Шигырьләр сөйләүне дәвам итәбез.
Фирзәр. Минем әни пәрәмәчне
Шундый тәмле пешерә,
Телеңне йотарсың малай
Ашап карасаң әгәр.
П. Артем.Өчпочмакка җитми инде
Ни генә әйтсәгездә,
Әнием кебек берәү дә
Пешерә белмидер дә.
Кристина. Камыр тылсымга әйләнә
Минем әни кулында.
Кәнфит перәнник кирәк түгел
Гөбәдия барында.
Фирзәр.Чәк-чәк белән торт ясарга
Минем әни бик оста
Тәмле-татлы ризыкларны
Әтием дә ярата.
Р . Артем.
Мактанмагыз дусларым,
Иң оста минем әби.
Сумса, пилмән, ашларны
Вәт пешерә билләһи!
Уен кызлар белән “Яулык алыш”
А.Б. Әйе шул, үз кулларың белән ясаган буләк иң кадерле була. Балалар тырышып ясаган чәчәкләрне әниләр кабул итегез.
Буләкләр бирү.
А.Б.Кадерле әниләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, сәламәт , тигез канатлы гаилә, гаиләләребездә һәрчак балаларыбызның менә шундый бәхетле, шат, сәламәт, иманлы, миһербанлы булуларына
сөенеп кенә яшәргә насыйп булсын. Тагын бер кат бәйрәмнәрегез белән
тәбрик итәбез.
Тәмам.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.