Сценарий.
Татарский народный обряд «Карга боткасы».
Здравствуйте, уважаемые гости, дорогие дети!
Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, балалар!
Мы приглашаем вас на праздник “Грачиная каша”. Это праздник встречи весны. Именно с прилетом грачей начиналась весна – так думали в древности.
Раньше люди верили, что весну на кончиках своих крыльев приносят грачи. Поэтому, с таянием снега, когда появлялись первые ручьи, в честь прилета грачей и устраивали этот праздник . В этот день красиво одевали детей, и отправляли их собирать с каждого дома крупу, молоко, масло, сахар, яйца и зазывали стихами и песнями всех на праздник. Народ собирался на возвышенности, зажигался костер, и в большом казане готовили кашу. После шумного веселья всех звали к костру, и начинали раздавать кашу. Первая порция полагалась земле с пожеланием всем мира, покоя и богатого урожая. Вторая – воде, чтобы вода смогла сохранить живность на земле. Третья – небу, чтобы было много солнечных дней и вовремя шли дожди, а четвертая – грачам как благодарность за принесенную весну. После этого каша раздавалась всем, кто присутствовал на празднике. Когда все расходились, стаи птиц налетали на кашу, оставленную им. ‘
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы.
Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр, йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнең иң күркәм җиренә-кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан-кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң, бергәләп, ботка ашаганнар.
Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәгән, аның күп өлешен, каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырганнар. Чишмә суына корбан иткәннәр.
Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү балаларга әйтеп бетергесез рәхәтлек биргән. Соңыннан читкә китеп, каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп карр-карр килеп ботка белән сыйлануларын карап куанганнар.
Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык,гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.
Юк, бу гади әкият кенә түгел. “Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Әле безгә ислам дине кергәнче, мәҗүсилек чорыннан ук. Димәк, бу-мәҗүси йола. Ә мәҗүсилек-ул ай-кояшка, күккә-җиргә, гомүмән, табигатькә табыну.
Бик ерак заманнарда безнең
ата-бабаларыбыз да мәҗүси булганнар. Алар
табигатькә табынганнар. Һәм, җир-суларны
хөрмәтләп, шундый йолалар уйлап чыгарганнар. Бу йолаларны,
әлбәттә, олылар башкарган. Соңрак ул йола уен булып
кына калган. Аны балалар гына уйнаганнар.
СЦЕНАРИЙ «КАРГА БОТКАСЫ»
Яз килә, яшәреп,
Яшәреп тә төш ярып!
Выход участников постановки (детей и взрослых), запевая гостевую песню
Мәҗлес мөбәрәк булсын
Догалар кабул булсын
Шул мәҗлеснең уртасында
Балаларыбыз булсын!
Мәҗлес мөбәрәк булсын
Догалар кабул булсын
Каргаларның канатлары
Ямьле яз алып килсен!
1. Приходи весна, скорей,
Землю солнышком согрей
Чтобы матушка-земля,
Богатый урожай дала!
2.Тамагың тук булыр
Күп балалар туар,
Иген-икмәк уңар!
Вед:
Яңгыр яу, яу, яу
Сине көтә җир, җир
Безгә күмәч бир, бир!
Кояш чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен!
Майлы ботка казанда!
Тәти кашык базарда!
Закличка
“Яңгыр яу”
Иләктән-чиләктән,
Пәрәмәче –
Коймактан, коймактан.
Арышларның башлары
Ач булмасын, тук булсын, тук булсын,
Безгә Ходай күп бирсен, күп бирсен!
Бакчадагы алмагач үсми яңгыр яумагач, яумагач!
Вылетают двое детей, переодетые в грачей.
Грач 1:
Мин карга, карр- карр,
Тиздән эреп бетәр кар.
Грач 2:
Мы скучали по деревне,
По звенящему ручью,
По скворечне, по деревьям,
По соседу воробью.
Вед:
Все люди весну ждут! Бөтен кошлар һәм балалар матур язны сагынганнар.
На сцену выходит Әби
Әби: Исәнмесез, кунаклар, саумысыз, балалар! Хуш киләсез, каргалар! Бу нинди тавыш? Ни дип гөрләшәсез? Что за шум?
4: Мы к прилету птиц сегодня варим Грачиную кашу!
Вед: Балалар каргалар килү хөрмәтенә бүген Карга боткасы үткәрә.
Әби: Казан то вы подвесили, а кашу из чего варить будете?
Вед: Без өйләрдә булдык,
дусларны чакырдык,
сый хөрмәт җыйдык.
Вед:Сегодня по домам прошли ,
Друзья на праздник все пришли
И угьощенье принесли.
5:Карга әйтә: “Кар, кар,
Туем җитте, бар, бар,
Ярма, күкәй алып бар,
Сөт-маеңны тагын ал.
Бар-бар, Кар-кар!”
6:Кричит грачиха: Кар, кар!
Настал мой праздник, кар, кар!
Неси крупу, яйцо мне в дар
И масла, молочка, кар-кар!
7:
Ак тавык, күк тавык
Ходай бирсен күп тавык!
1:Тетушка, ты дома ли?
Яйцо дашь нам скоро ли?
Три яйца дадите нам –
В сто раз больше будет вам!
2:Өйдəме түтəй?
Бир, зинһар, күкəй.
Бирсəң безгə биш күкəй,
Тавыгың бирер йөз күкəй!
ЯҢГЫР ЯУ (Закличка)
3:Өйдəме түтəй?
Кызганма түтәй-
Май кирəк, ярма кирəк,
Карга туена бар да кирəк.
Тагын булса, он чыгар,
Пешерербез без чумар.
4:Тетушка, ты дома ли?!
Дай нам масло, дай крупу,
Не жалей еще муку.
5:Шикәр кирәк, тоз кирәк,
Чыгар, түтәй, тизрәк
Зрители кладут в корзинку крупы, сладости, масло, муку.
Вед:
Ал да итəрбез əле,
Гөл дə итəрбез əле.
Матур җырлар җырлый- җырлый,
Бəйрəм итəрбез əле.
“Яз җитә” песня
1.Кояш
көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла,
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар,
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
2.Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар,
Яшькелт-кара
сыерчыклар
Әй җырлашалар.
3.Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
Вед:
Менә балалар, бар да бар,
Май да, сөт тә!
Күкәй дә, ярма да,
Ботка бик тәмле булыр!
Дети, обращаясь к зрительному залу: Рәхмәт!
Дети все вместе: Все для каши есть у нас, кашу сварим мы сейчас!
Дети несут корзинки к Әби
Әби:
Булыр, кунаклар, бары да булыр.
Карга килер – казан асар ,
Торна килер – тоз салыр ,
Саескан килер – салма салыр .
Песнәк килер – пешерер ,
Чыпчык килер – тикшерер ,
Карга ашап бетерер .
Кап – та коп !
Әби: Без ботканы пешерергә куйыйк, ә сез — күңел ача торыгыз.
У нас все есть, мы кашу сварим,
А вы пока повеселитесь, поиграйте, порезвитесь!
ИГРА «Спутанные кони» (Тышаулы атлар)
Играющие делятся на три-четыре команды и выстраиваются за линией. Напротив линии ставят флажки, стойки. По сигналу первые игроки команд начинают прыжки, оббегают флажки и возвращаются обратно бегом. Затем бегут вторые и т. д. Выигрывает команда, закончившая эстафету первой.
Правила игры. Расстояние от линии до флажков, стоек должно быть не более 20 м. Прыгать следует правильно, отталкиваясь обеими ногами одновременно, помогая руками. Бежать нужно в указанном направлении (справа или слева).
Вед: Пора нам проверить, готова ли наша каша? По-моему, самое время ее пробовать.
Әби: Кунаклар, уеннарыгыздан туктап торыгыз, ботка пеште.
(накладывая из казана кашу в тарелку громко приговаривает):
Менә бусы –Җир анага.
Түбәсенә туклыгың бир,
Тамырына ныклыгың бир.
Вед. (накладывая из казана кашу в тарелку громко приговаривает):: Это каша – земле нашей! Потом – воде и небу, чтобы было много солнечных дней и вовремя шли дожди.
Әби:(накладывая из казана кашу в тарелку громко приговаривает):
Менә бусы — күккә,
Яңгыр бирсен.
Кояшлы, җылы көннәр булсын!
Илгә туклык, гаиләгә иминлек килсен!
Әби (до этого положила в широкую красивую тарелку кашу и несет ее в центр зала): Ә монысын, канат очларында язны алып килгән өчен, каргаларга бирәбез.
ИГРА «Разбей горшок»
В программе сабантуя есть игры, требующие ловкость, чутье, а не силу. Таковой является игра в "Разбей горшок", в которой с завязанными глазами небходимо найти горшок и ударом длинной палкой разбить ее.
Понадобится: платок, длинная палка, горшок (ведро)
Правила игры: с завязанными глазами надо найти горшок и ударом длинной палкой «разбить» ее.
Вед: Ә монысы сезгә, кунаклар. Сыйланыгыз. Муллык килсен. Бәхет килсен. Балалар сау-сәламәт үсегез, тәүфыйклы булыгыз.
Ашаттыгыз, эчерттегез,
Җырлаттыгыз, биеттегез,
Вас с весною поздравляем
Счастья будет вам горой,
Урожая воз большой
Әби: Әйдәгез, балалар, уйныйбыз! Давайте завершим наш праздник веселыми играми!
Татарская народная игра «Тюбетейка»
Дети становятся в круг. Под национальную музыку они по очереди надевают тюбетейку на голову рядом стоящего ребёнка. Музыка прекращается, на ком останется тюбетейка, тот выполняет задание.
Правила игры: надевать тюбетейку быстро; ребенок, на ком тюбетейка, когда остановилась музыка, не должен отказываться выполнять задание.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.