Сценарий на тему: "День учителя"
Оценка 4.8

Сценарий на тему: "День учителя"

Оценка 4.8
Мероприятия
docx
воспитательная работа +1
Взрослым
16.04.2018
Сценарий на тему: "День учителя"
Хэрберебезгэ якын, икенче эти - энилэребез кебек кадерле, таяныч хэм сердэш булган укытучыларыбыз, хонэргэ ойрэту мастерларыбыз. Уз улыгыздай, уз кызыгыздай якын куреп, укытасыз ничэ буын балаларын. Киткэн чакта коллият белэн саубуллашып, елый - елый озатасыз сез аларны. Буген сезнен кон кадерлелэребез!
укытучылар коненэ 2017.docx
«Укытучылар көненә багышланган кичә» А.б.   Исәнмесез   хөрмәтле   хонэргэ   ойрэту   мастерлары,   укытучылар!   Бүген   без тантаналы бәйрәм кичәсенә җыелдык. Һәрберебезгә якын, икенче әти­әниләребез кебек кадерле, таяныч һәм сердәш булган укытучыларыбыз!Бүген сезнең көн! Укытучы! Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы, Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы, Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора, Алар сине әниседәй якын күрә. Еласалар, син аларны юатасың, Боексалар, син аларны колдерэсен, Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына, Орышасың кайчагында җайлап кына. А.б. Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп, Укытасың ничә буын балаларын. Киткән чакта коллият белән саубуллашып. Елый­елый озатасың син аларны. Укытучы! Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син, Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син, Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә, Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә. Сезнең өчен А.б.   Әйе,   без   бүген   коллиятебездә   армый­талмый   хезмәт   куючы,   безнең күңелләребезгә   яхшылык   орлыклары   сибүче,   белем   илендә   тәүге   ачышлар   ясатучы, акны­карадан, яхшыны­яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны, хонэргэ ойрэту мастерларын хөрмәтләргә җыелдык.  А.б. Зур өметләр белән киләбез без, Коллиятемнең ачык капкасы. Биек булып үскән миләшләре Җил­яңгырдан сакласын! Белем ачкычларын мөгаллимнәр Тапшыралар безнең кулларга Еллар узгач, ныклы канат куеп, Озатырлар ерак юлларга. Сөйләп түгел, биеп бирәм Чөнки мин коллияттэ Чын күңелемнән өзелеп сөям. Коллиятем мэнгегэ. Туган якның ал таңнары сезгә Бүләк иткән күңеп аклыгын. Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән Челтерәп аккан чишмә сафлыгын. Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез Тормыштагы һәрбер мизгелгә. Күпме изге гамәл энҗе булып Гомер юлыгызга сибелә. А.б. Рух ныклыгына таянасыз, Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез. Чор сулышын ачык тоемлаучы Зыялы һәм затлы кеше сез. Сезгә карап сокланабыз һәрчак Күңелләрдә туа горурлык. Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар Безгә үрнәк булып торырлык. А.б. Киңәшчем дә син, ярдәмчем дә Авыр чакта аңлый белүчем Сине мәңге оныта алмам, ахры, Иң кадерле кешем – укытучым! А.б. Очар кошлар күкне сагынгандай Ашыгасыз көн дә эшенэ Аңлатасыз тормыш, яшәү серен Өйрәтәсез фәкать әдәпкә. А.б. Укытучым! Һәрвакытта сине уйлый­уйлый, Тормыш сукмагыннан атлармын. Син күңелемә салган зур хисләрне Каралтмыйча, һәрчак саклармын. Укытучым! Шушы бәйрәмегезгә ямь өстәрлек Бирик икән Сезгә ни генә Иң яхшысы – җыр бүләк булсын Безнең йөрәк типсен җырларда. Җил дә алмас һәм кырау да тимәс аларга. Бөтен гомерен балаларга биреп, Таңнан төнгә янып көюче, Күктә янган якты кояш сыман Тирә­юньне нурга күмүче – укытучылар, бу концерт номеры сезгә бәйрәм бүләге. Һәрбер сүзе, җылы күз карашы, Сабый күңеленең түренә үтүче, Авырлыклар килсә, уртаклашып, Сиздермичә ярдәм итүче – укытучым! Хөрмәтле укытучылар! Сезнең хакта күпме еллар Яхшы сүзләр генә сөйләнгән. Җырчылар да зур сәхнәдән Күпме җырлар көйләгән Монысы да соңгы булмас: Сезгә бәхет теләп кала Инә белән кое казучы Һәр укучы, һәр бер бала. Шушының   белән   бүгенге   кичәбез   тәмам.   Укытучыларга   авыр   һәм   мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш, акыллы укучылар телибез!

Сценарий на тему: "День учителя"

Сценарий на тему: "День учителя"

Сценарий на тему: "День учителя"

Сценарий на тему: "День учителя"

Сценарий на тему: "День учителя"

Сценарий на тему: "День учителя"

Сценарий на тему: "День учителя"

Сценарий на тему: "День учителя"

Сценарий на тему: "День учителя"

Сценарий на тему: "День учителя"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
16.04.2018