Сценарий на тему "Последний звонок"
Оценка 4.6

Сценарий на тему "Последний звонок"

Оценка 4.6
Культурные мероприятия
docx
воспитательная работа +1
Взрослым
16.04.2018
Сценарий на тему "Последний звонок"
Бу конне егетлэребез бик сагынып коттелэр. Буген алар кулларына диплом алалар. Бу елны ике егетебез кызыл дипломга тэмамлады. Менэ алар Мударисов Фадил хэм Мударисов Фазил, эфэрин егетлэр. Егетлэребез куп сынаулар аша уттелэр. Сезгэ алдагы коннэрегездэ бары тик сэламэтлек телибез. Бэйрэмегез белэн!!!
чыгарылыш кичэсе 2017.docx

«Юллар котэ сезне, тормыш котэ!»

- Уку йортыбыз буген канат ярган кошчыкларын олы тормыш юлына озата. Кадерле дуслар! Хормэтле эти – энилэр, укытучылар, хонэргэ ойрэту мастерлары хэм килгэн кунаклар! Сезнебарыгызны да бугенге зур бэйрэм – чыгарылыш кичэсе белэн чын кунелдэн котлыйбыз. Бугенге тантананы ачып жибэру очен сузне филиал житэкчесе Хакимов Нияз Фильсуровичка бирэбез. Рэхим итегез!

- 2014 нч елнын 1 нче сентябрендэ районыбызнын торле авылларыннан кызлар хэм егетлэр белем алырга килгэн идегез. Буген сез доньяга уз фикерегез булган, бердэм коллективта коч хэм энергия туплаган, купмедер тормышнын ачысын да татыган егетлэр хэм кызлар, узегез сайлаган хонэрне алып, мостэкыйль тормышка аяк басасыз.

- Оч ел! Оч ай, юк оч кон кебек утеп тэ киткэн. Артка борылып карасан купме шатлык, купме борчу – мэшэкать, экзаменнар, беренче тапкыр гашыйк булу, беренче унышсызлыклар… Алар бар да артта калды, шулар белэн бергэ балалык, яшьусмер чор да утеп китте. Алда олы тормыш. Алган белемнэрегез, хонэрегез мостэкыйль тормышыгызда сезгэ хэрвакыт унышлар, бэхет хэм кэнагатьлэну хисе китерсен.

Оч ел буе звоноклар чыны,

Чакыру булды хэрбер дэрескэ.

Буген алар чакыру хэм озату,

Алда торган, боек зур эшлэр

Кеше гомере уку елы аша,

Монлы бер жыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын ера – ера,

Килэчэккэ юлы сызыла…

 

 «Кеше китә- җыры кала,»- диләр

Бер җыр калсын әле бездән дә.

Ул җыр җанга шатлык булып керсен.

Кояш булып иңсен йөзләргә.

Без һәммәбез җирдә берәү генә

Беркемнең юк җирдә алмашы.

Кабатланмас үз язмышы белән

Туа җиргә әдәм баласы.

Җыр калдырыйк без дә, нур калдырыйк.

Күңелләрегез моңга тулсыннар.

Безнең чыгарылыш кебек җырлы-моңлы

Укучылар сезнең булсыннар.

ЖЫР: Муртазин Марат

- Коллияттэ ала торган хонэрлэрнен берсе - механизатор хонэре.

«Игенче син, шуна боек исем

зур бурычлар куя алдына.

Икмэк – намуслы ул ил каршында

Мэхэббэтен сойгэн халкына», - дигэн шигырь юллары булачак игенчелэрнен кунеленэ ана сот, ата тире белэн салынган. Донья ничек кенэ узгэрсэ дэ нинди юл белэн усеп китсэ дэ, икмэктэн – башка – тормыш юк. Шуна курэ безнен егетлэр авырлыкларга хэрвакыт эзер. 

- Элек-электән кешеләр үзләренең язмышы, туган көннәре белән кызыксынганнар. Кайберәүләр аны ничектер белә алганнар, аларны күрәзәчеләр дип атаганнар. Ул кешеләр кул сызыклары, йолдызлар буенча кеше язмышын әйтә алганнар.  Борынгы кешеләр  - “Йолдызлар кеше язмышы белән идарә итә”,- дигәннәр.     Астрологларның әйтүенә бүген дә ышаналар. Шулай   итеп өлгергәнлек   аттестатын тапшыруны иң беренче кысла йолдызлы астында туганнардан башлыйбыз.

 

Рәхим итегез:     Шарифуллин Айдар, Хисамиев Расим

2017 ел Кысла өчен чагыштырмача авыр булачак. Депрессия, эшкә кул бармау, төшенкелеккә бирелү – 12 ай эчендә шулар белән көрәшергә туры килер. Сәламәтлеккә дә игътибарлы булу сорала. Хроник авырулар баш калкытырга мөмкин. Җаваплылык хисен алгы планга чыгару кирәк. Еш кына судан коры чыгу сыйфатыгыз аркасында якыннарыгызның ышанычын югалтасыз. Ел авыр булуга карамастан, финанс өлкәсендә тоткарлыклар булмас, дип көтелә. Шулай да бурычка акча, кредитлар алудан сак булыгыз.

 

Рәхим итегез:     Закиров Рэсул, Николаев Алексей.

Яңа елга аяк басу белән Кыз үзендә бик күп көч тояр. Быел тәртипне, җәмгыятьтә тоткан урынны күтәрү өчен яхшы ел. Яхшы булырга омтылу Кызга һөнәри яктан да булыша. Кызлар күп эшләячәк. Димәк, бу – финанс тотрыклылыгы дигән сүз. Үзеңне һәр яктан сынау өчен уңышлы чор. Уку, ёз белемеңне арттыру белән дә шөгыльләнергә кирәк. Үз куышыңны кору өчен дә шәп ел.

 

Рәхим итегез:     Фатхуллин Ильяс, Хусаинов Билал

 Балыкка 2017 ел чагыштырмача катлаулы булыр. Уңышка ирешү өчен күп тырышырга туры киләчәк. Моңа кадәр кыюлыгы җитмәгән эшкә алына ала. Әмма ялкаулыкны җиңәргә кирәк. Карьера баскычында үсеш көтелә. Архитектура, мәдәният, иҗат өлкәсендәге кешеләрне уңышлы ел көтә. Балык акчага кытлык кичермәс. Шулай да акчаны уңга-сулга чәчәргә киңәш ителми.

 

Рәхим итегез:     Валиев Инсаф, Гафуров Марат, Идиатуллин Замир.

2017 ел Кучкар өчен тоташ сюрпризлардан тора. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин.  Уңышны койрыгыннан тотып калу өчен күп эшләргә туры киләчәк. Бу елда Кучкарга һәр сүзне уйлап әйтергә, гамәлләрне җиде кат үлчәп кылырга туры килер. Үзеңне яңа хезмәттә сынап карау өчен уңышлы ел. Өстәмә белем алырга мөмкин. Гаиләле Кучкарларның яшәү урынын алыштыру ихтималы бар. Сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

 

Рәхим итегез:     Газизов Ришат, Файзрахманов Фанзил, Хафизов Рузал

 2017 елда Игезәкләр үткәндәге кирәкмәс җепләрне өзеп, яңа тормышка аяк баса. Быел Игезәкләр һәр адымны уйлап ясарга тиеш. Бер ялгыш адым бөтен тормышны бозарга мөмкин. Бу елда сезгә «Сабыр төбе – сары алтын» девизы белән яшәргә туры килер. Финанс мәсьәләсе үзегезгә бәйле. «Алма пеш, авызга төш» дип көтеп ятучыларга кыен булачак.

 

Рәхим итегез:     Галимуллин Рэсим, Гильмутдинов Алмаз,

Улчэулэргэ ел гади генә булмас. Эштә проблемалар килеп туарга мөмкин. Боларны хәл итүдә чит кешеләр ярдәменә өметләнергә кирәкми. Үлчәүнең сәламәтлеге кәефенә бәйле. Дөньядан ямь таба алмый йөрүчеләрне тиз ару, кан басымы, кызып китү борчырга мөмкин. Карьера үсеше җиңелләрдән бирелми. Акчаны да экономияләргә туры килер.

 

Рәхим итегез:  Давлетшин Рузэл, Ибрагимов Альмир

Укчы. 2017 елга аяк басу белән Укчы үзендә ышаныч сизәр һәм вак-төяккә дә шатлана башлар. Җәен кеше ял иткәндә, Укчы башаягы белән эшкә чумачак. Әмма эш дип, сәламәтлек турында да онытырга ярамый. Салкын тию, хроник авырулар  һәр адымда саклап торачак. Эшсезлектән интегүчеләр өчен яңа ишекләр ачыла. Бурычка акча алмагыз да, бирмәгез дә.

 

Рәхим ит:  Гафуров Фоат

Арыслан. 2017 елда Арыслан, ниһаять, барлык хыялларын тормышка ашыра ала.  Гаиләле Арысланнар өчен тынычлык чоры жиңә. Сәламәтлегенә дә күз тимәсен. Ел ахырында ару сизелергә мөмкин. Бу – табигый хәл. Әтәч елы идеяләр ягыннан да бик бай булыр: шәхси эшне башларга мөмкин.

 

Рәхим итегез:  Набиев Дилюс, Шарафутдинов Рузэл

Үгезбозау. 2017 ел шәхси тормышта үзгәрешләр чоры. Эшчәнлек төрен алыштыру буенча да тәкъдимнәр булачак. Үзгәрешләрдән куркып калмагыз. Сәламәтлек буенча Үгезбозаулардан көнләшергә генә кала. Шәхси эш башлау өчен уңышлы ел. Бурычларыгыз булса, аны ел башында ук түләгез. Хәйрия эшчәнлегенә салган акча, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтачак. Иҗади кешеләр өчен уңышлы ел түгел.

- Диплом тапшыру очен сузне                                                                                                           бирэбез.(грамота тапшырыла)

 

УКЫТУЧЫЛАРНЫ КОТЛЫЙЛАР.

Укытучы! – Ул бит әле тагы

Кирәк чакта кырыс булган,

Яшәү ямен төшендерә алган,

Һәрчак сабыр булып кала алган,

Күңелләргә шәфкать нуры салган,

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итә белгән.

Һәрвакытта сезнең янда булган,

Олы җанлы сыйныф җитәкчесе.

Уку дэверендэ сезнен белэн янэшэ хэрвакыт группа житэкчелэрегез, хезмэткэ  ойрэту мастерларыгыз булды. Сез алар белэн бергэ шатлыкларыгызны уртаклаштыгыз, авыр вакытта таяндыгыз. Бар кеше дэ бер тосле булмый. Хэрбер укытучы, хэрбер  мастер сезнен кунеллэрегездэ узенчэ кереп калыр. Э хэзер сезнен янга Нияз Фаритовичны хэм Рузил Камилевичны чакырабыз. Рэхим итегез! (Группа житэкчесенен  сузе хэм мастернын)

 

ЖЫР: ВАЛЬС (33 группа)

 

Егет – кызлар очен ин кирэге: семьяны туендыру, киендеру, тэмле ризыклар белэн сыйлау.

Тормыш дигэн олы юлдан сезгэ,

Телибез без ныклы сабырлык.

Булсын бакча сезнен хормэт белэн,

Булсын жимеш – озеп алырлык.

Сикэлтэле тормыш юлларыннан

Абынмыйча алга атлагыз.

Килеп торсын сезгэ яхшы хэбэр,

Югалмыйча, матур калыгыз.

- Кызлар узлэрен бары тик яхшы яктан гына курсэттелэр, нинди генэ бэйрэм чаралары утмэсен  кызлар хэрвакыт актив катнаштылар,э инде егетлэргэ килсэк, егетлэр сынатмаска тырыштылар, бердэмлеклэре, ярдэмчел булулары белэн аерылып тордылар.

 

1.Уңган егет ул, булган егет ул,

Тэртипле  ул безнең Фирус!

Башкарылган һәрбер эше

Күз явыңны алырлык.

2.Күктә генә түгел икән,

Бездә дә бар якты йолдыз.

Нинди эшкә тотынса да

Мэхрижамал – юл күрсәтүче йолдыз.

3.Тапкыр сүзле, нурлы йөзле,

Бик эшчән безнең Данир.

Ялганны ул һич яратмый,

Күңеле аның һәрчак саф.

4.Урындык тотса да Ильяс,

Баянга әйләндерә.

Бик үтенеп сорасак, кайчагында

Биетеп янында әйләндерә.

5. Оста да ул, сәләтле дә, үзе тырыш,

Мәхәббәттә ялкын кебек безнең Рамил.

Байтак кызларның йөрәге янып көлгә әйләнде,

Ничек кенә яшәр инде коллият синсез, Рамил!

6. Чулпан интернет челтәрендә

Балыктан оста йөзә.

Бөтен җиргә керә дә

Чыга алмый интегә.

Шуңа күрә бик еш кына,

Йоклап та тормый гына,

Дәресләргә йөгерә.

7. Пөхтәлекне, чисталыкны

Никита бик тә ярата.

Киң күңелле, иң ярдәмчел

Барыбызга да карата.

8. Спорт белән шөгыльләнеп,

Рузал үзен таныта.

Хәрәкәттә - бәрәкәт дип,

Тик торуны оныта.

9. Безнең Лилия ут кебек

Бер дә тик тора белми,

Буш вакыты юк аның.

Юа, җыя, тәмле ашлар пешерә,

Барысына берүзе ничек кенә өлгерә!

10. Тирә-якны әйбәт белә,

Компассыз да адашмас.

Урманда да югалмассың,

Искэндэрне юлдаш итсәң.

11. Нинди эшкә тотынса да

Башкарып чыга Голгенэ.

Бии, җырлый, тырышып укый,

Ныклы белемгә ия.

12. Тарих, җәмгыять белеме –

Аның яраткан фәне.

Мариянең фикере шундый:

Бар үткәнне белеп торсаң,

Булырсың киләчәкле.

13. Ике бите алма кебек,

Күзе якты күк йөзе.

Бик сөйкемле һәм ягымлы

Августина исемле үзе.

14. Чит илгә чыгып китсә дә,

Югалмас ул, мөгаен.

Инглиз телен өйрәнә,

Бик тырышып укый ул.

Борчак кебек аттыра

Hello, Good-bye сүзләрен Золфинэ.

15. Безнең Анатолий – иң шәбе,

Нишләсә дә - шәп эшли,

Күзләр генә тимәсен.

Беренчелекне бирми.

16. Безнең Валентина – шәп спортсмен.

Спортзалга йөгереп керә,

Йөгереп чыга чыкканда.

Физкультура-көрәш дисәң,

Җанын бирергә тора.

17. Иң сабыры, иң тыйнагы

Мөгаен, ул - Голузэдер.

Тәртип бозмый, һич рәнҗетми,

Тәмле телле була гел.

18. Безнең Анжелла бик тыйнак,

Елмаеп кына тора.

Күзен сирпеп бер караса,

Җаннарга шифа була.

19. Безнең Алинә - иң ягымлысы,

Үзе матур, сөйкемле.

Ул елмаеп караса,

Күпләр сөйләшә алмый,

Дулкынланып тик тора...

 

- Диплом тапшыру очен сузне                                                                                                                бирэбез.

- Дэреслэр, дэреслэр, дэреслэр … эле яна гына укыткан укытучыларыгыз конне тонгэ ялгап сезнен белэн белем урлэрен яулар очен купме тырышлыкларын куйдылар. Ин мохиме шул сез, укучылар. Укытучыларыгызнын ышанычын акладыгыз.

 

Белем сере белэн сукмаклардан

Ачтын мина юлнын яктысын.

Укытучым, жырларымда чагыла

Изге уйларымнын чаткысы.

Рэхмэт Сезгэ, рэхмэт чын кунелдэн,

Безне балагыздай кургэн очен.

Безнен хислэр белэн янып яшэп,

Кунеллэргэ шатлык биргэн очен.

Сэхнэ туренэ рэхим итегез Золфирэ Габдулхаевна! (Суз бирелэ)

 

Котлыйлар укыткан укытучыларны

 

Газизуллина Голгенэ

 

Бала – жанын,

 Бала – уртак канын –

Буыннарга барыр килэчэк.

Бала – назын,

Бала – гузэл язын,

Бала – ачылачак ут чэчэк.

Бала – бэгырь,

Бала – татлы соенеч,

Бала – кутэруче куклэргэ.

Кулдан китсэ, кайчак кайгы – хэсрэт,

Куз яшьлэре була куплэргэ.

Бала – жанын,

Бала – йорэк жырын,

Гасырларга барыр тавышы.

Бала, бала!

Барлык ата-аналарнын

Бэхете… хэм ачы язмышы.

 

СУЗНЕ ЭТИ-ЭНИЛЭРГЭ БИРЭБЕЗ!(эти-энилэр чыгышы)

 

ЖЫР                                                                                                                             

 

Укучылар! Сез, эти-энилэрегез алдында мэнге бурычлы. Аларнын нык терэге, таянычы булыгыз, ышанычларын  аклагыз.

Усеп житкэч, инде кеше булгач,

Эти-энилэрне ташлап китмэгез.

Ташлап китеп, картлык коннэрендэ

Сез аларны ятим итмэгез.

Кадерле укучылар!

Коллияттэ сез канат ныгыттыгыз,

Хэзер инде очып китэсез.

Шатлык, соенеч, изге кунел белэн

Каршылагыз хэр кон иртэсен.

Эшлэрегез хэрчак унай булсын,

Изге хислэр безнен йорэктэ.

Хэерле юл сезгэ, укучылар –

Калабыз без шушы телэктэ.

Ышанабыз сезгэ: мэнге кызартмассыз,

Безнен йозне, туган ил йозен.

Онытмагыз, хэрчак котэ сезне

Эти-энилэрегезнен нигезе.

Инде менэ буген кошлар кебек,

Иркен кинлеклэргэ очасыз.

Хэерле юл сезгэ! Куллар болгап,

Сезне менэ озатып калабыз.

ЖЫР                                                                                                                             

 

- Тормыш юлыгызнын хэр бите ижади эзлэнулэр, намуслы хезмэт жинулэр белэн бизэлсен. Хэрчак бэхет хэм унышлар юлдаш булсын сезгэ!

 

 

 

 


 

Юллар котэ сезне, тормыш котэ!» -

Юллар котэ сезне, тормыш котэ!» -

Туа җиргә әдәм баласы. Җыр калдырыйк без дә, нур калдырыйк

Туа җиргә әдәм баласы. Җыр калдырыйк без дә, нур калдырыйк

Рәхим итегез: Закиров Рэсул,

Рәхим итегез: Закиров Рэсул,

Дөньядан ямь таба алмый йөрүчеләрне тиз ару, кан басымы, кызып китү борчырга мөмкин

Дөньядан ямь таба алмый йөрүчеләрне тиз ару, кан басымы, кызып китү борчырга мөмкин

Күңелләргә шәфкать нуры салган,

Күңелләргә шәфкать нуры салган,

Күз явыңны алырлык. 2.Күктә генә түгел икән,

Күз явыңны алырлык. 2.Күктә генә түгел икән,

Безнең Лилия ут кебек Бер дә тик тора белми,

Безнең Лилия ут кебек Бер дә тик тора белми,

Безнең Валентина – шәп спортсмен

Безнең Валентина – шәп спортсмен

Кунеллэргэ шатлык биргэн очен

Кунеллэргэ шатлык биргэн очен

Эти-энилэрне ташлап китмэгез.

Эти-энилэрне ташлап китмэгез.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
16.04.2018