Мероприятие посвящается к празднику урожая. К этому празднику заранее приготовились поделки из овощей и фруктов, салаты. Дети с большим удовольствием выступили своими номерами (стихи, песни, танцы, инсценировки). Оформили стенгазеты. Получили подарки за добросовестное, активное участие на работе в пришкольном участке.
осенний бал.docx
А.б. Уңыш җыелды,
Аккошлар китте.
Матур көз ае –
Килеп тә җитте.
Балалар, без бүген күзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле безнең залны,
ничек матур итеп бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт
яфракларын безнең залга кертеп тутырган. Менә идәндә нинди матур
яфраклар ята.
Ни арада җәй үтте,
Уңыш бәйрәме җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Җ Ы Р: “Көз җитте” (5 нче төркем)
Айваз: Бүген бездә матур бәйрәм,
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең матур зал.
Зөлфия:Җиргә яфрак коелган,
Сапсары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
Ильфар: Көз көннәре килеп җитте,
Хушлашабыз җәй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән
Б И Ю: “Алмалар” (7 нче төркем)
Җ Ы Р: “Көз” (1нче төркем)
Илназ: Саргая таллар, усаклар,
Алмагачлар һәм каен,
Көннәнкөн арта бара
Җир өстендәге алтын.
Рәсим: Бүген бездә матур бәйрәм! Яфракларны күр әле:
Алтын төскә кергәннәр,
Бар дөньяны күмгәннәр!
Б И Ю: “Күмәк бию” (4 нче төркем)
Сагынып көттек сине без.
Ирек: Көз, көз, Алтын Көз,
Бик моңсу безгә синсез,
Килче тизрәк безгә, Көз!
Дамир: Рәхим ит, әйдә, Алтын Көз,
Тансык кунак син безгә.
Уйна, бие, күңел ач,
Ямь бир бәйрәмебезгә.
Сүз Нурфия Исламовнага бирелә.
А.б. Балалар, Көз кызы сезнең үзен ничек сагынганыгызны беләме икән, кайда
йөри икән ул? Бәйрәмебезгә киләм дигән иде бит. (Шунда аяк астында яткан
яфраклар арасыннан бер хат табып ала. Ачыр укый)
Кадерле нәни дусларым!
Тәбриклим бәйрәм белән.
Озакламый мин дә сезнең
Бәйрәмегезгә киләм.
Бу хатны ачып укуга,
Кул чабыгыз гөр килеп.
Ишетеп шуны бәйрәмгә
Җитәрмен мин дә килеп.
Туктале, бу бит Көздән килгән хат булды. Әйдәгез, балалар, гөрләтеп
кул чабыйк әле. Бәлки чынлап та Көз ишетеп, килеп җитәр.
Балалар барысы бергә кул чабалар. Ишектә Көз күренә (кулында
кәрзин белән алмалар)
Көз: Сез мине чакырдыгызмы?
Сез мине көттегезме?
Менә килдем, исәнмесез!
Мин дә сагындым сезне. Балалар, мин сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда –
игеннәр, бакчаларда – җиләкҗимешләр, яшелчәләр өлгерде. Бар
табигать алтын төскә төренде.
Күрәсезме, күпме байлык,
Күпме муллык табында!
Муллык булса бәйрәмнәр бит
Күңеллерәк тагын да!
Җ Ы Р: “Непогода” (6 нчы төркем)
В А Л Ь С: (6 нчы төркем)
А.б.Балалар, Көз кызына үзебезнең нинди тапкыр, зирәк икәнлегебезне дә
күрсәтик әле. Мин сезгә яшелчәләр турында табышмаклар әйтәм, ә сез
җавапларын табарсыз.
1. Каткат тунлы, карыш буйлы... (кәбестә)
2. Голова на ножке, в голове горошки… (горох)
3. Җир астында җиз бүкән... (бәрәңге)
4. К нам приехали с бахчи, полосатые мячи... (арбуз)
5. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык... (кыяр)
6. Посадили зёрнышко, вырастили солнышко... (подсолнух)
7. Җир астында алтын казык... (кишер)
8. Маленький и горький, луку брат... (чеснок)
9. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат... (суган)
10.Ёе тянут бабка с внучкой,
Кошка, дед и мышка с Жучкой... (репка)
11.Җир астында кызыл әтәч... (чөгендер)
12.Золотист один бочок,
Красноват другой бочок,
Посередине, в сердцевине –
Притаился червячок... (яблоко)
А.б. Молодцы, булдырдыгыз. Балалар, көзге муллыкның ни икәнен сез беләсез
инде. Көз көне басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә,
җиләкҗимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Безнең бәйрәмгә
көзнең байлыклары үзләре дә килгәннәр. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.
Чөгендер: Мин – чөгендер, кешеләргә
Бик күп файда китерәм.
Кеешедәге авыруларны, Вакытында бетерәм.
Кишер: Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер – саулык чыганагы,
Кишердә күп каротин.
Кабачки: Карагыз әле, бер генә
Менә миңа кабачкига.
Турап куйсагыз, мин сыймыйм
Хәтта зууур табакка да.
Сарымсак: Аш тәмләткеч ясар өчен
Сарымсак та бик кирәк.
Кышын мине дус күрсәләр,
Чирләүчеләр бик сирәк.
Бәрәңге: Ә бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңгене күр әле.
Сапсары бәрәңге белән
Базыбыз тулды әле.
Суган:
Ә мин – суган. Әрчегәндә
Килсә дә яшь күзегезгә.
Мине ашап, салкыннарда
Суык тимәс үзегезгә.
Кәбестә: Мине, кәбестәне ашыйлар,
Яшьләре һәм картлары.
Тәмемне белгәч апалар,
Күп утырта башлады.
Кыяр:
Кыярны һәркем таный,
Кыяр салатка ярый.
Әгәр дә куйсаң тозлап,
Кыяр саклана озак.
Помидор: Ә мин булам помидор –
Төп яшелчә салатта.
Тәмле генә түгел әле,
Витамин күп томатта. Җ Ы Р: “Игенче” (3 нче төркем)
Б И Ю: “Шаян бию” (8 нче төркем)
Әсхәт: Көз – моңсу чак, ямансу чак,
Көндә ява яңгырлар.
Тик безнең бүлмәдә һаман
Яңгырый дәртле җырлар.
Фәнил: И алтын көз, матур көз!
Көттек без килүеңне.
Алтын көз, синнән сорыйбыз
Бүләкләр бирүеңне.
Көз: Кәрзинемдә алтын сары,
Кызыл матур төсләр бар.
Күчтәнәчкә диеп җыйган,
Бик тә тәмле алмалар.
Көз кәрзинендәге алмаларны балаларга өләшә.
Сценарий "Осенний бал"
Сценарий "Осенний бал"
Сценарий "Осенний бал"
Сценарий "Осенний бал"
Сценарий "Осенний бал"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.