Сценарий праздника "Элифба"1 класс
Оценка 5

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Оценка 5
Мероприятия
docx
воспитательная работа +1
1 кл
30.05.2017
Сценарий праздника "Элифба"1 класс
Әлифба бәйрәме - 1 класс укучыларының беренче җиңүе. Бу сценарий укытучыга бәйрәм уздыру өчен зур ярдәм. Төрле-төрле шигырьләр, җырлар, биюләр, әкияттән персонажлар бәйрәмне бик кызык формада уздырырга ярдәм итә. Шигырьләре һәм җырлары әлифба бәйрәменең тематикасына туры килә, балаларга өйрәнергә бик җиңел.
Әлифба бәйрәме.docx
“Әлифба” бәйрәме Максат: укучыларнын төрле яклап сәләтләрен үстерү, иҗади активлыкларын  арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү. Зал бәйрәмчә бизәлгән. Залга кисмә хәрефләрдән “Хуш, Әлифбам!” дип  язылган, шарлар эленгән. Укытучы.   Күчкәнме бу залга                       Бу матур бәйрәмгә Дөньянын бар яме?                     Кушыл дус әйдә әле! Күңелләр түрендә                       Мәктәпне гөрләтсен Әлифба бәйрәме.                         Әлифба бәйрәме! 1ук. Күтәренке күңелле           2ук.   Җырлыйсы килеп кене        Бар да көлә, шат бүген.                     Тора барыбызнын да. Күктә кояш елмая                              Көтеп алган бәйрәме Яшерә алмый шатлыгын!                 Бүген хәммәбезнең дә!                                                                 3ук. Җыр күтәрә күңелне                               Бар да көлә, шат бүген.                               Безнең Әлифба  бәйрәме                               Котлагыз безне бүген! Укытучы.  Кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар! Бүген зур бәйрәм –Әлифба бәйрәме.  Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән  нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга җиңел булмады. Әмма сез  тырыштыгыз,өйрәндегез. Чын күңелдән котлыйм сезне укучылар! Бүген  сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, барыбызның да бәйрәме. Убырлы керә. (кулында хәрефләр язылган шарлар): Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр.  Ник мине дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь  бетәр идемени? Менә  кызык итәм әле үзегезне, тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм! Укытучы. Гафу ит инде безне, Убырлы. Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз.  Безгә комачаулама. Убырлы. Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар  алып килдем. Шул хәрефләрдән сүз төзегез! Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз  чыгар. (Укучылар Әлифба сүзенә төзеләләр). Убырлы. Укучылар бик тырыш, белемле икән, мин бик шат.   Ә хәзер әлифба турында шигырьләр дә сөйләп китегез инде.  (“Ә” хәрефе) “Әни”, ­ дип телем ачылган Әни сөйгән, назлаган, Кайсыгыз соң дәфтәренә “Ә” хәрефен язмаган. (“Л” хәрефе) Күзләремнән яшьләр чыкты, Капкан идем лимонны. Сары булгач, бик тәмле дип Белгән идем мин аны. (“И” хәрефе) Иген үскән, биек үскән Башаклары тулып пешкән! Комбайннар туктап тормый Ашлык суга җырлый­ җырлый!  (“Ф” хәрефе) Фил бүрәнә ташып йөри, Кара  урман эчендә, Һаман тора күз алдымда, Күрсәм дә тик... төшемдә.  (“Б” хәрефе) Бөрлегәнем, җиләгем, дип Иркәли мине әни. Мин бит әле бик кечкенә, Мин бит әле бик нәни.  (“А” хәрефе) “А” хәрефе алмада, “А” хәрефе агачта. А хәрефен яратабыз, Өйрәнәбез иң башта. Кисмә хәрефләрдән “Әлифба” сүзе төзелә. Укучылар барысы бергә:                          Әлифба син алып кердең                          Безне белем иленә.                             Ялкаулык та, тырышлык та                          Шушы илдә беленә! Убырлы. Сезгә берәр табышмак әйтеп карыйм, тыңлагыз. 1. Армый, талмый, ат артыннан калмый. (арба) 2. Биш олан, биш чолан, чолан саен бер олан. (перчатка) 3. Су түгел – сыек, кар түгел – ак.(сөт) 4. Бер агачта ике яфрак (колак) 5. Бар да юк, юк та бар(Ю хәрефе) 6. Үлән ашый, май ташый.(сыер) 7. Дүрт кешегә бер эшләпә.(өстәл) 8. Йомры йомшак, йон йомгак йортта чирәм йолкадыр.(чеби) 9. Кара түгел ­ ак, боз түгел – каты, тоз түгел – эри. (шикәр) 10. Көн белән төн уртасында нәрсә бар? (ө хәрефе) 11. Күлмәкне икегә аерсаң нәрсә килеп чыга? (күл һәм мәк) Убырлы. Молодцы, балалар. Музыкаль пауза.  “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры. Каләм тотып кулларга, хәрефләрне язарга Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә. Тапкырларга, бүләргә, нәниләрне сөяргә Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә Бишкә бишне кушарга,хәрефтән суз язарга Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә. Белер өчен бик купне яратырга китапны Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә. Таңнар ничек атканны, кояш ничек батканны Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә. Табарга утрауларны,биек биек тауларны Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә. Өтер белән ноктаны кайчан кайда куйганны Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә. Дуслык кадерен белергә, сузылсын дип гомергә Өйрәтәләр мәктәпләрдә мәктәпләрдә Укытучы. Әлифба безгә төрле уеннар да өйрәтте. Бер уен уйнап алыйк  әле.”Кулъяулык уены” (Бүлмәгә Шүрәле керә).Исәнмесез,балалар. Сез Убырлыны күрмәдегезме? Убырлы миңа “Әлифба “ бәйрәменә барам дигәч ышанмаган идем. Ии,  монда утыра икән. Кая мин дә барып хәлләрен белеп килим әле дидем. Сез  мине таныдыгызмы сон? Нинди әкияттән сон мин? Укучылар. Шүрәле. Шүрәле. Минем сезне сынап карыйсым килә бит. Сезгә мәсьәләләр алып  килдем, шуларның җавапларын табыгыз әле!        1) Керпе гөмбәгә барган         9 ак гөмбә тапты 3 не куйды энесенә         Калганын кәрзиненә.         Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?     2) 7 малай урамга         Чыкты футбол уйнарга         3 әү килде тагын да         Исәплә син барын да!     3) Айдар китте урманга          Тәмле җиләк җыярга          Менә 10 җиләк тапты          5 не авызга капты.          Ничә калыр чиләккә?      4) Ак каенда 3 чыпчык          Түбәдә 5 сыерчык.          Әйтмәс микән берегез,          Барысы ничә кошчык?     5) Кәрзинде песи балалары утыра. Аларның 3 пар колагы бар. Кәрзинде ничә песи баласы бар? 6)  Кош сүзендә 3  хәреф бар. Хәрефләр саны артыграк булган сүз уйлап табыгыз. 7)   Каенның бер ботагында 4 алма, икенчеңдә 8 алма усә.  Барысы ничә алма? Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим  сезгә. Укытучы. Укучылар, Әлифба сезгә матур­матур шигырьләр дә  өйрәтте.Сөйләп курсәтегез әле. Әлифбада утыз тугыз Хәрефне без өйрәндек, Җырлар итеп җырладык та, Шигырь итеп сөйләдек. Е хәрефе. Елга тулып боз ага, сокланабыз без аңа. Кояш көлә көн аяз, бозга басып килә яз. Ё хәрефе. Ё­ Е хәрефенең сеңлесе, ләкин аның өстендә бар ике төрткесе. Җ хәрефе. Бу хәреф бик кызыклы, ул Ж хәрефе,  тик койрыклы. Н хәрефе. Нарат үскән бигрәк биек, китә болытлар тиеп. Тора баһадир сыман ул яшел түбәтәй киеп. ң хәрефе Н хәрефенә тагып куйгач элмәкне,  ң хәрефе килеп чыга бермәлне. Й хәрефе И хәрефенең өстенә сызсаң әгәр ярымай,  “Кыска и” хәрефе килеп чыга шулай. Ө хәрефе. О хәрефенең эченә әгәр сызсаң бер сызык. Килеп чыгар ө хәрефе күр ничек ансаткызык. Һ хәрефе. Һ хәрефе – урындык, утырырга җайлы ул. Класска килеп утырдык, звонок шалтырый, тизрәк бул. ь билгесе. Аера да, нечкәртә дә­шундый билге нечкәлек. Кирәк сүздә язмый калсаң, бозылачак эчтәлек. ъ билгесе. Калынлык билгесе – ул әкият ачкычы. Буратино югалтмас, Карабас ала алмас. Я хәрефе. Рус алфавитында “Я”хәрефе иң артта. Алфавитны бетердем! ­ дип, мактана ала анда. Ләкин татарныкында “Я” хәрефе уртада Шуңа күрә “Я” хәрефе син инде бик масайма. Җыр “Якын дус” (кызлар) 1. Бар минем дускаем Иң якын сердәшем. Һәр җирдә, һәр эштә Киңәшчем, иптәшем. 2. Өйрәтә ул миңа Бар фәнне, телләрне. Юк аның белмәгән Сәнгате, һөнәре. Күргәнен, белгәнен Барсында аңлата. Көлдерә, җырлата, Уйната, юата. “Әлифба” җыры.(малайлар) 1. И әлифбам, син тәүге фәннәрнең Тәүге баскычы. Син кадерле, син туган телемнең Алтын ачкычы Кушымта: Укырга да өйрәттең, Язарга да өйрәттең, Син кадерле, син туган телемнең Алтын ачкычы. 2. И әлифбам, син кулымда, Балкыйсың нәк нур булып. Һәр баланы зур бәхеткә илтүче Ак юл булып. Татар биюе. Укытучы.  Әлифба сезне туган телне яратырга өйрәтте. Сез туган телебез турында ниләр  беләсез? “Туган тел” җыры (кызлар) Укучылар: Туган тел – иң әйбәт шигырь! Туган тел  ­иң әйбәт җыр! Туган тел – иң әйбәт китап! Туган тел – иң якын тел! Йөрәгемә иң якын тел­ Туган телем, үз телем. Ярдәмең белән өйрәндем  Иң бөек тел­ рус телен. Татарча да яхшы бел,  Русча да яхшы бел! Икесе дә безнең өчен  Иң кадерле затлы тел! Җыр “Туган ил” 1. Балам! ­­ диеп,туган телдә Эндәшә миңа әнкәм. Әнием! ­­ дип, әнкәемә Мин туган телдә әйтәм. кушымта Дөньяда иң­иң матур ил Ул ­­ минем туган илем. Дөньяда иң­иң матур тел Ул ­­ минем туган телем. 2.Туган телемдә сөйләшеп Яшим мин Туган илдә Туган ил дигән сузне дә Әйтәм мин туган телдә. кушымта. 3. Иң изге хисләремне мин Туган телдә аңлатам. Шуңа курә туган телне Хөрмәтлим мин, яратам. кушымта. Бию “Цыганка”  Укытучы .  Дустыбыз Әлифбага рәхмәтебезне белдерик. Әлифба, әлифба, Беренче битеңне Ачкан көн хәтердә  Зур бәйрәм шикелле.  Иң якын дустыбыз Булдың син гел безнең. Һәр хәреф елмаеп Әйтте үз исемен. Әлифба, әлифба, Китәсең бит инде, Җыр итеп җырлыйбыз Иң соңгы битеңне. Укытучы. Сценка ”Теремкәй”әкияте яңача. Күмәк бию(флешмоб) Укытучы. Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар ­ әти­әниләребез. Әйдәгез, аларга зур рәхмәт әйтик. Сезгә зур рәхмәтебезне Җиткерәбез һәммәбез. Олы ярдәмегез өчен Башыбызны иябез. Укытучы. Укучыларым, кунакларыбыз алдында соңгы сүзебезне әйтик.  Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.  Сезнең алда без Вәгъдә бирәбез: Ялкауланмаска, “2” ле алмаска, Тырыш булырга, “5” кә укырга.  Укытучы. Биедек тә, җырладык та,                        Бәйрәмебез бетеп килә, Шигырьләр дә сөйләдек.                        Кунакларга әйтик шуны Бәйрәм итеп уйнап алдык                      Сәламәтлек, бәхет телик Матур көйләр көйләдек.                         Белмәсеннәр борчуны! Сау булыгыз!

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс

Сценарий праздника "Элифба"1 класс
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
30.05.2017