Эта сценка "В школе"- шуточная сценка. Сценку можно использовать на разных школьных праздниках. Например, на "Последнем звонке", в " День учителя" и. т. д. Сценка учит детей быть в школе прилежным, воспитанным, умным, активным, сообразительным, смелым. Учащиеся с удовольствием играют в сценке с юмором.Сценка с юмором.
Көлкеле сценка : «МӘКТӘПТӘ».
ТӘНӘФЕС ВАКЫТЫНДА УКУЧЫЛАР СӨЙЛӘШЕП УТЫРАЛАР.
Севинч:
Синең нәнәң бөтен эшне дә эшли , күлмәкләреңне дә үтүкли, түфлиләренне дә чистарта.
Амелия:
Юк, барысын да түгел, ул мәсьәлә чишә белми.
Миләүшә:
Әй, бу укытучы апа бернәрсә дә белми бугай…
Ильяс.
Әе инде, ул әле атның нәрсә икәнен дә белми. Беркөнне мин рәсем дәресендә ат рәсеме төшергән
идем, ул миннән: «Бу нәрсә?» дип сорады.
Амелия.
Ильяс, ә син нигә кичә дәрескә килмәдең?
Ильяс.
Минем энем чирләде, ә мин аңа булыштым.
ДӘРЕСКӘ ЗВОНОК.
УКЫТУЧЫ БЕЛЭН ДӘРЕСКӘ ДИРЕКТОР КЕРӘ.
Укытучы:
Укучылар, исәнмесез? Утырыгыз! Буген безнең дәрескә директор абыегыз сезнең белемнәрегезне
тикшерергә керде. Мин төрле фәннәрдән төрле сораулар бирермен, ә сез уйлап кына, матур итеп
жавап бирерсез.
Дәресләрегезне әзерләдегезме?
Севинч:
Алфавитны ятладык!
Укытучы:
Әфарин! А хәрефе артыннан нинди хәреф була?
Мләүшә:
Калган бөтен хәрефләр дә.
Укытучы:
Вәли, ни өчен Гали белән сезнең сочинениегыз бертөрле?
Ильяс:
Без бит бер бүре турында яздык.
Укытучы:
Әмилә, уткән гасырның язучылары турында сез нәрсәләр беләсез?
Амелия:
Алар бар да үлеп беткәннәр.
Укытучы:
Жир шарында су куберәкме, коры жир куберәкме?
Амелия:
Коры жир.
Укытучы:
Ни өчен?
Амелия:
Чөнки су астында да коры жир бар бит.
Укытучы:
Ильяс, син нинди файдалы казылмаларны беләсең?
Ильяс:
Ташкүмер, нефть, алтын, кишер, бәрәнңге…Укытучы:
Ни өчен бәрәңге?
Ильяс:
Соң аны да бит казып алалар.
Укытучы:
Жир йөзендэ алардан башка торып булмый торган предметларны әйтегез.
Амелия:
Кояш, һава, су, телевизор, магнитофон, телефон…
Укытучы:
Уфа якыныракмы, аймы?
Севинч:
Конечно ай. Айны без көн дә күрәбез, ә Уфаны юк.
Укытучы:
Амелия, исем сүз төркемнәре ничек үзгәрәләр?
Амелия:
Зат, сан, килешләр белән, вакыт белән дә төрләнәләр…
Укытучы:
Алай булгач, «чебеш» предметын вакыт белән төрләндереп күрсәт әле?!
Амелия:
Үткән заман йомырка, хәзерге заманчебеш, киләчәк заман тавык, яки әтәч.
Укытучы:
Алма, груша, чия жимешләр. Ә кәбестә, кишер, помидор нәрсә?
Ильмир:
Закуска.
Укытучы:
Син кесәңә башта 5 тиен, аннан соң 3 тиен салдың. Синең кесәңдә ничә тиен булды?
Угылжан:
Бөтенләй юк. Чөнки минем кесәм тишек.
Укытучы:
Ярар, тәрәзәгә карагыз әле: 3 каен үсеп утыра, шуның 2сен кисеп алсалар, нәрсә кала?
Миләүшә:
Агач төпсәсе кала.
Укытучы:
Илзира, ә хәзер к хәрефенә башланган сүз әйтегез.
Илзира:
Кәнфит.
Укытучы:
Тагын, тагын?
Амелия:
Тагын бер кәнфит,
Укытучы:
Ярар, укучылар, хәзер өй эше языгыз.
Ильмир, ә син нигә язмый утырасың?
Ильмир:
Апа, бәйрәмгә бит өйгә эш бирмиләр.
Укытучы:
Ярар инде, алай булгач, дәрес бетте бүгенгә.
ЗВОНОК ШЫЛТЫРЫЙ.
УРРААААА! (Балалар тәртипсез рәвештә чыгып йөгерәләр)
ДИРЕКТОР ШАК КАТЫП КАРАП КАЛА.