Тамчы – шоу (йомгаклау дәресе)
Максат: укучыларда халык авыз иҗаты әсәрләренә, күренекле шагыйребез Г. Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, баларны сәхнә сәнгатенә өйрәтү, халык пегагогикасы нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, игелеклелек, әдәплелек хисләре тәрбияләү.
Дәрес барышы.
- Тыңлагыз тыңлагыз әкият сөйлим.......(Динар сөйли)
- Сөйләмәсәң әйдәгез “Тамчы – шоу” бәйрәмен башлыйк.
- Әйдәгез, балалар!
- Габдулла Тукай : “...халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, - дигән. Бу чынлап та шулай. Чөнки халкыбыз иҗаты – бик кыйммәтле хәзинә. Без бүген татар халык авыз иҗаты турында сөйләшербез. Халкыбыз тырышып хезмәт иткән, моңланган чагында җыр сузган, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, бәйрәмнәрдә җырлы – биюле уеннар уйнаган, шаян сүз сөйләп күңелен күтәргән, гыйбрәтле хәлләргә багышлап бәетләр язган, әкиятләр иҗат иткән, риваятьләргә нигез салган.
Үз халкыңның лаеклы баласы булу өчен, аның гореф - гадәтләрен, мәкаль - әйтемнәрен, әкият – риваятьләрен, тәрбия тәртипләрен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк.
Бүген без “Тамчы- шоу”интеллектуаль бәйгегә җыелдык. Бәйрәмебездә без телдән – телгә, буыннан – буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре турында сөйләшербез, мәкаль - әйтемнәрнең нигезендә яткан уй – фикерләрне аңларга тырышырбыз, җырлы – биюле уеннар уйнарбыз. Шул ук вакытта күренекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына да тукталып китәрбез.
“Тамчы- шоу” да катнашу
Үзе бер җиңү ул.
Зур бәйрәмгә “Тамчы- шоу” га
Җыелдык бүген без.
Йөзләребез көләч,
Күңелләребез аяз.
Бүген ике команда ярышта катнаша. Беренче команданың исеме-“Бөркетләр”. Икенче команданың исеме- “Тамчылар”
Хәзер дуслар көч сынашыйк,
Батырлар юлга чыксын.
Һәр укучы “Тамчы- шоу” да
Зирәклеген, белгәнлеген,
Булганлыгын күрсәтсен.
Без “Тамчы- шоу” бәйгесен башлыйбыз. Сезгә бу бәйгедә уңышлар телим.
1нче тур. Танышу. (Һәрбер команда үзе белән таныштыра)
- Бик яхшы, танышып та киттек. Бәйрәмне дәвам итсәк тә ярый.
2 нче тур. Игътибарлылык бәйгесе. Бу турда без Габдулла Тукайның биографиясенә, иҗатына тукталыйк. Һәр команда бирелгән сорауларга җавап бирергә тиеш. Сораулар чиратлашып бирелер.
- Г. Тукайның туган көне кайчан? (1886 елның 26 апреле)
- Тукайның туган авлыны. ( Кушлавыч авылы)
- Тукайның әнисенең исеме.(Мәмдүдә)
- Габдулла Тукайның атисенең исеме.(Мөхәммәтгариф)
- Батыр, зирәк егет турында язылган әкияте. (Шүрәле)
- Карак булу бик начар икәнен күрсәткән әкияте. ( Су анасы)
3 нче тур. Өй эше. Тукай шигырьләре. Һәр командага өй эше бирелгән иде. Габдулла Тукайның бер шигырен яттан өйрәнергә. Әйдәгез тыңлап үтик. Рәхим итегез! (чиратлап укыйлар)
4 нче тур. Шигырьне дәвам ит. Габдулла Тукай шигырьләрен искә төшереп китәбез. Сезнең Тукай шигырьләрен белүегезне тикшереп үтик. Биремне тыңлап китегез: шигырьне бер команда башлый, икенче команда дәвам итәргә һәм шигырьнең исемен әйтергә тиеш.
А) Әйдәле Акбай өйрән син...(Арт аягың белән тор) “Кызыклы шәкерт”
Б)
5 нче тур. Разминка. Балалар, әйдәгез бергәләп башка язучылырның һәм шагыйрьләрнең фамилияләрен әйтегез.
6 нчы тур. Без татар халык иҗатына да килеп җиттек. “ Әйтем - сүзнең бизәге, мәкаль сүзнең җиләге”,- ди халык. Мәкаль – элек – электән халыкның акыллы киңәшчесе , үгет- нәсихәт бирүчесе булган.
- Әйе, мәкальләрдә тирән фикерләр, халкыбызның гомер буена җыйган тормыш тәҗрибәсе ята. Шуңа да без аларны өйрәнәбез, еш кулланабыз.
- Бу турдагы бирем шуннан гыйбәрәт: бер команда мәкальнең башын әйтә, ә инде дәвамын икенче командадан ишетербез. Башладык!
7 нче тур. Чираттагы турга күчәбез – табышмаклар.
-Табышмаклар шулай ук татар халык авыз иҗатының киң таралган төре. Алар үзләренең кыскалыклары, конкрет сурәтле, мавыктыргыч эчтәлекле, тәрбияви әһәмияткә ия булулары белән игътибарны җәлеп итә. Хәзер мин сезгә берничә табышмак әйтәм, җавабын табыгыз. “Бөркетләр” командасы тыңлый:
“Тамчылар” командасы дәвам итә:
8 нче тур. Дөрес, ялган.
Йомгак ясау.
Хәзер мин сезгә уеныбызны татар халкының җырлы – биюле уены белән тәмамларга тәкъдим итәм.
Барыгызга да рәхмәт. Сау булыгыз!
Безнең команда “Бөркетләр” дип атала. Безнең командада 6 укучы. Мин, ...................................................., команданың капитаны. Минем ярдәмчеләр:
___________________________________________________________________
Ә безнең команданың исеме “ Тамчылыр”. Командада 6 укучы. Мин,............................................................,
Команданың капитаны. Минем дуслар:
___________________________________________________________________
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.