Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районы Васильево бистәсенең 2 нче номерлы урта мәктәбенең 4,,Г” сыйныфы укчысының - Сибгатуллина Диләрәнең ,,Минем туган ягым -Васильево бистәсе” темасына эш.
Без Васильево бистәсендә яшибез.Безнең бистәбезнең үз тарихы бар. Васильево XVII гасырда барлыкка килгән.Васильево бистәсе буларак ул XX гасырных башында атала башланган.
Бер мисал буенча, ул Василий исемле карак исеме белән аталган диеп санала. Кайчандыр ул бу якларга качып килеп, әкрен-әкрен үзе белән бергә булган кешеләрне шушы якларга урнаштырган диеп саналган. Алар элекке лесокомбинат якларында урнашкан һәм тору урыннарын җайлаганнар. Васильево авылы 1693 нче елда Раифа чүлләренең вотчинасына кергән. 1763 елда 118 кеше булган. Алар икмәк үстерү, умартачалык, балтачалык, балык тоту һәм күмер яндыру һөнәрләрен алып барганнар. XVIII нче гасырда Васильевода чиркәү дә булмаган - кечкенә генә кәшәтә булган. Бик зур вакыйга буларак –Крестовоздвиженск соборы ачылуы булган. Янгыннар булганда, барлык йортларны янгын бетергән, ә шушы соборга килеп җиткәч, янгынның тукталганы турында хәбәрләр сакланып калган. Пыяла заводы XX гасырның башында эшли башлаган, ә лесокомбинат һәм ипи заводлары 1958 нче елдан эшли башлаганнар. Васильево бистәсе 1938 нче елның 4 нче августыннан Юдин районына кергән, ә 1958 нче елда- Яшел Үзәненә керә башлый. XX гасырның башында шушы урыннарны ял итү өчен сайлап алганнар. Шуңа күрә дачада ял итүчеләр барлыкка килә башлаган.
Бүгенге көндә Васильево бистәсендә 18 меңнән артык кеше яши, ә кайчандыр унбишләп кечкенә генә балык тотучы йортлары гына булган. Бүген монда өч мәктәп, ике ял йорты, алты балалар бакчасы, эре китапханә,спорт, музыка, рәсем һәм ике дини мәктәпләре бар.
Ләкин без үз ягыбызның табигатенен сакларга һәм бик игътибарлы булырга тиеш.Мин туган ягымны бик яратам!
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.