Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык
Оценка 4.9

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Оценка 4.9
Видеоуроки
docx
чтение
6 кл
25.03.2018
Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык
Урок татарской литературы в 6 классе. "Старание-честь, лень-позор". По произведению детского писателя Абдуллы Алиша. Цель: — продолжить знакомство с заповедями -продолжить знакомство с понятием грех; -учить детей анализировать свои поступки. Оборудование: слайды, мультипликационный фильм. Ход урока: 1. Организационный момент. 2. Слово учителя: Сегодня мы с вами поговорим о наших качествах души. Вспомни, как начинается твой день? Мы знаем, что вставать надо пораньше, умыться, сделать зарядку, не забыть сказать добрые слова. Всегда ли так начинается твой день? 3. Просмотр сказки «Старание-честь,лень-позор» 4. Беседа по содержанию сказки: — Почему лень продавали за бесценок? (все хотели скорее от неё избавиться); — Опишите поведение героев — Где лень оказалась в конце сказки? — Что нужно делать, чтобы лень не попала в твой дом и в твою душу?Урок татарской литературы в 6 классе "Старание-честь, лень-позор"
Урок.docx
   Тема: Абдулла Алишның «Ялкаулык – хурлык, тырышлык –  зурлык» әкиятен өйрәнү Максатлар: Укучы өчен: Белем бирү максаты(предмет нәтиҗәсе): Текстны аңлап уку; Образларга характеристика бирү,аларның уңай һәм тискәре  сыйфатларын күрсәтә белү; Хезмәтне сыйфатлы итеп башкару, һәр эшне җиренә җиткереп  эшләү кирәклеген аңлау; Укытучы өчен: Үстерү максаты(метапредмет нәтиҗә): ­уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; ­гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү; ­парларда һәм күмәк эшли белү күнекмәләрен үстерү; Тәрбия максаты(шәхси нәтиҗә): ­ укучыларда хезмәткә карата мәхәббәт тәрбияләү;  ­текстлардагы ситуацияләргә һәм геройларның гамәлләренә  гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирә белергә өйрәтү. Җиһазлау: Татар теле.6 нчы сыйныф. Авторлар:Ф. Г. Галимуллин,  Ф. К. Муфтиева , И. Г. Гыйләҗев, Казан:”Мәгариф ”нәшрияты,  2014; ноутбук, биремнәр өчен карточкалар, күргәзмә. Дәрес барышы. 1. Оештыру өлеше. Исәнмесез, балалар! Матур үтсен көнегез! Көләч булсын йөзегез! Булыгыз сез әдәпле, Тәрбияле, матур гадәтле. 2. Мин җөмләләр әйтәм, ә сез нинди һөнәр турында  сүз барганын әйтегез. 1).Кырларда иген үстерүче ­ игенче 2).Балаларга белем бирүче ­ укытучы 3).Кешеләрне дәвалаучы­табип 4) Умартадан бал алучы­ умартачы  Үткән дәрестә сез Абдулла Алишның тормыш юлын өйрәндегез. Әйтегез әле,  умартачы һөнәре язучының тормыш юлына ничек бәйле? Актуальләштерү Абдулла Алишның әтисенең яраткан шөгыле – умартачылык булган, дидек.  Сезнең каршыгызда умартачылар куллана торган җиһазлар.  Күрек, төтәткеч (русча – дымар   Борыш качау (русча –стамеска) Тубал (русча­роевня) Безнең Туймазы җирлегендә урта урыс, башкорт, бөрҗән, карпат токымнарын үрчетәләр икән. Башкорт балы дөнья күләмендә сыйфаты буенча дан тота,  4  тапкыр алтын медаль  белән бүләкләнгән. Бал кортлары турында кызыклы  фактлар белән таныштырып үтим әле сезне.  ь) ­ Бал корты бер секунд эчендә 440 тапкыр канат җилпи икән. ­ 1 кг бал җыяр өчен бал кортына  4500 тапкыр очыш ясап  6 миллион  чәчкәдән  нектар  җыярга кирәк икән. ­ Бал кортлары – математиклар, чөнки геометрик фигуралар ясауда  аларга тиңнәр юк. Бу сыйфатлар бал кортларының нинди булулары турында сөйли? (тырыш булулары) Чү, нинди тавыш ишетелә соң ул?   ­        Бал кортлары очкан тавыш  (бал кортлары тавышы) Карагыз әле, алар сезнең өстәлләргә дә килеп кундылар. Үзләре белән  ниндидер  биремнәр  алып килгәннәр. Мәкальне дөрес итеп  төзергә кирәк. Әйдәгез әле, укып күрсәтегез.    .... ­  хурлык, ....­ зурлык.  дәреснең темасы       Димәк бүгенге  А. Алишның “ Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” дигән әсәре өстендә  эшлиячәкбез   нинди?  бурычлар   Дәрескә нинди      куярбыз? ­ Әсәрнең эчтәлеге өстендә эшләрбез ­ Геройларга  характеристика бирербез ­ Әсәрнең тәрбияви әһәмиятен ачыкларбыз Башта сүзлек эше(слайд).          шөпшә ­оса         оя – гнездо         балавыз­бал кортлары эшли торган ябышкак матдә(воск)         кәрәз –балавыздан ясалган күзәнәкләр оясы(сот, соты)         күзәнәкләр – кәрәздәге тишекләр Сезгә  өй эше итеп  бу әкиәтне укырга бирелгән иде.  Эчтәлекне искә төшереп мульфильм карыйбыз.  ­Чәчәкләр башлыгы нәрсә үткәрергә җыена? ­Ул бу турыда нинди хәбәр әйткән? ­Бөҗәкләр ничек эшли? ­Ни өчен бөҗәкләрнең савытлары начар? Алар тырышалар да, ялкау да түгел. ­ Ашыгып эшләү турында нинди мәкаль беләсез? Ә сез үз эшегезне  ашыкмыйча, җиренә җиткереп эшлисезме? ­ Бал корты ничек эшли? ­Тырыш кешеләр турында ул бал корты кебек эшли, диләр, ни өчен? ­Шөпшә ничек эшләгән? Китаптан бу әлешне табып укып күрсәтегез. Бал корты белән Шөпшә  ничек бер – берсен кунак иткән? Шөпшә дә бал корты да ярышта иң соңгылары булып катнашкан. Сәбәпләре бер төрлеме? Шөпшә һәм бал корты ясаган кәрәзләрнең аермасын әйтегез. ­Чәчәкләр башлыгы Бал кортының хезмәтен ничек бәяләгән? Мин сезгә проект төзү эшен  тәкъдим итәм.  Шул ук вакытта дәресебездә   төркемнәр арасында ярыш та үткәрәбез. Һәр дөрес җавапка – бал  кортларыннан бал тамчылары.  Сезнең  алда проект эше өчен әзерләнгән материал һәм үзбәя  өчен бирелгән таблица. Дәрес барышында үзегезгә билгеләр куеп барыгыз. 1нче бирем Жанры буенча бу нинди әсәр?  Тиешле урынга әсәрнең жанрын беркетегез. Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм  маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә  корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән  сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар  аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын ч агылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре. Әкиятләр күп халыкларда, нигездә, өч төргә бүлеп карала: хайваннар  турындагы әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре. 2 нче бирем Әсәрне өлешләргә бүлү Текстны шарты рәвештә ничә өлешкә бүлеп була?  Сораулар. 1. Чәчәкләр башлыгы ярыш турында хәбәр итә. 2. Бөҗәкләрнең ашыгып эшләгән савытлары. 3. Бал кортынының тырышлыгы. 4. Шөпшәнең ялкаулыгы. 5. Кунак ашы – кара каршы (шөпшә белән бал кортының кунакка йөрешүе) 6. Ярыш көне. Ә хәзер экранга карап үзебезнең җавапларны тикшерик. 3  нче бирем  Хәзер  әсәр өстендә эшне дәвам итәбез. Әсәрнең төп геройларын  атагыз әле.  Күпнокталар урынына сүзләр куеп языгыз.   1. ­Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерли, чәчәкләрдәге балны  шуңа бирәм, ­ дигән _____________________________    2. _____________________бар да тырышып савыт эшләгәннәр һәм  Чәчәкләр башлыгына китергәннәр.    3._____________________аллы – гөлле чәчәкләрдән җыйган  балларны үзе ясаган кәрәзләргә салган. 4. ________________________, аннан – моннан эшләгән кәрәзен  күтәреп, Чәчәкләр башлыгына килгән. Ә хәзер эшләрегезне уң яктагы күрше төркемгә бирегез һәм үзара  тикшерү ясагыз.  4  нче бирем  Шөпшә белән бал корты рәсеме янына аларга туры килгән сыйфатларны  беркетергә. Бал корты – тырыш, уңган, түземле, хезмәт сөючән Шөпшә­ ялкау, алдакчы Физминутка  5 нче бирем  Бирелгән сүзләр:  ялкау, уңган, тырыш, эшли дә эшли, савытында бал тормаган, әз эшли, кәрәзе акмый, ерак – ерак җирләргә очып бара, хурлыкка калган, күп көч куя,  оясына керә дә йоклый, аннан – моннан эшләнгән кәрәз.  Укучылар Бал кортына караган сүзләрне чәчәкләр белән бизәгез. 6 нчы  бирем  Рольләргә бүлеп уку – парларда эш 1 нче төркем        Шөпшә ­        Сәлам, Бал корты! Бал корты ­        Исәнме,  Шөпшә дус. Ә син бал савытларын ясадыңмы әле? Шөпшә ­        Әй, өлгерермен әле!Әйдә минем белән биюгә киттек! ­        Бал корты ­        Юк бармыйм, мин уйлыйм! 2  нче төркем        Шөпшә ­        Сәлам, Бал корты! Бал корты ­        Сәлам, күрше! Савытың ничек? Шөпшә ­        Эшли дә башламадым әле. Әйдә минем белән  кояшта  кызынырга! ­        Бал корты ­        Юк бармыйм, мин эшлим! 3  нче төркем Шөпшә ­        Осталарның да остасы икәнсең, Мондый шәп савытны ничек ясый  алдың? Бал корты ­        Серемне әйтсәм әйтим, дус кеше бит син, көне – төне тырышып  әшләгәч, бүгенгә ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп  чыгарга була.  7 нче  бирем  ­ Бу әкият нинди темага? (хезмәт) Хәзер хезмәт темасына бәйле  мәкалләргә”Парыңны тап” уенын оештырабыз. Һәр төркемнән ике укучы алга  чакырыла.  Бер укучыда мәкальнең башы, икенчесендә – ахыры. Алар парлап  басырга  һәм мәкальне укырга тиешләр.    Тырышкан табар,  ташка кадак кагар.                                            Калган эшкә кар ява. Кем эшләми, шул ашамый. Йомгаклау Проектларны яклау Сораулар  1. Проектта нинди әкият өстендә эшләдек? 2. Бу проектны эшләгәннән соң ялкаулык һәм тырышлык турында  Нинди фикерләр туды? 3. Һәр эшегезне ничек башкарырга тиешсез? Чиләкләрдәге бал тамчылырын санап, җиңүче төркемне билгелибез. Рефлексия Дәрес барышында  кәефегезгә карап, елмаючы яки елак бал корты рәсемен  сайлап күрсәтегез. Өй эше  1. Әкиятнең  үзегезгә ошаган өлешенә рәсем ясагыз 2. Әкиятне Бал корты исеменнән сөйләргә өйрәнергә. 3. Шөпшәгә үз киңәшләрегезне биреп хат языгыз  Мульфильмнан җыр.

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык

Тырышлык-зурлык, ялкаулык- хурлык
Скачать файл