«Кояшлы кешеләр» көне
21 март көнне Бөтендөнья Трисомия 21 – «Кояшлы кешеләр» көне билгеләп үтелә.
Хәзерге дөньяда шундый синдром булган кешеләр - җәмгыятьнең актив әгъзалары, алар белем ала, үсә, эшли, гаиләләр төзи һәм билгеле бер биеклеккә ирешә. Мондый кешеләргә вакытында педагогик кына түгел, психологик та ярдәм итү бик мөһим. Бу никадәр иртәрәк эшләнсә, социумда җайлашу, шулкадәр җиңелрәк булачак.
Трисомия 21 белән күп кенә кешеләр бөтендөнья танылуына ирештеләр. Алар арасында актерлар - Пабло Пинеда, Сергей Макаров, спортчылар - Мария Ланговая, Андрей Востриков, рестораторлар - Никита Паничев, Том Харрис, музыкантлар һәм җырчылар - Мигель Томасин, Роналд Джекинс, рәссамнар - Раймонд Ху, педагог - Мария Нефедова һәм башкалар.
Бүген Зәй муниципаль районында «Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге эш бүлекчәсендә белгечләр нәкъ менә шул хакта сөйләделәр. Социаль хезмәт алучылар, үзләренең диагнозына һәм тормыш авырлыкларына карамыйча, җитди нәтиҗәләргә ирешкән авыру һәм танылган шәхесләр белән таныштылар.
Нәкъ менә мәгълүмат бирү һәм стигматизация белән көрәш - инклюзив җәмгыять үсешенә мөһим өлеш кертә.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.