"Яңа ел бәйрәме" развлечения
Оценка 4.9

"Яңа ел бәйрәме" развлечения

Оценка 4.9
doc
23.03.2020
"Яңа ел бәйрәме" развлечения
Яңа ел бәйрәме развлечения.doc

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

«Детский сад «Красная шапочка общеразвивающего вида»

Заинского муниципального района

Республики Татарстан

 

 

 

 

Яңа ел бәйрәме.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                                  Воспитатель по обучению детей

                                                                                                           родному языку:                                                               

                                                                               Сунгатуллина К.Ш.

 

г.Заинск 2018г.

Яңа ел бәйрәме.
Балалар күңелле көйгә йөгереп залга керәләр, чыршы янына түгәрәккә басалар.
А.б. (Килгән кунакларны, балаларны котлый.)
Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, кадерле балалар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләсе Яңа елда сезгә бары тик бәхет, шатлык, куанычлар гына юлдаш булсын. Сезгә озын гомер, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Без бүген чыршы янында
Әйлән-бәйлән уйнарбыз.
Кыш бабайны каршыларбыз,
Яңа җырлар җырларбыз.
Нинди матур безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!
(Чыршы утлары яна)

Җыр: “Чыршыкай” стар.гр.
А.б. Балалар, Кыш бабай белән Кар кызы никтер күренмиләр бит әле. Әйдәгез, аларга кәрәзле телефон белән СМСка җибәрик. “Кыш бабай, Кар кызы, тизрәк килегез. Без сезне түземсезлек белән көтәбез”. Бакчабызның адресын да языйк. Ялгышып икенче бакчага китә күрмәсеннәр.
(Телефонын эзли. “Шунда гына куйган идем бит. Кая киткән бу телефон? Балалар, сез күрмәдегезме?)
(Чыршы артыннан
Убырлы килеп чыга)
Убырлы: Телефоныгызны мин алдым. Сез бер кая да шалтырата алмыйсыз. Ха-ха-ха! Бәйрәмегез дә булмый. Кыш бабай сезнең турыда әллә кайчан оныткан инде ул. Карт кешенең хәтере юк аның.
А.б. Син каян килеп чыктың? Нишләп команда биреп йөрисең әле монда?
Убырлы: Мин Убырлы карчык. Менә тыңлагыз әле аның голосовое сообщениесен.
Убырлы карчык тавышы. Былтыр минем сезгә бик каты ачуым чыкты! Бәйрәмегезне боза алмадым. Ә быел бөтен көчемне куям. Чыршы бәйрәмен юк итәм. Сезгз үземнең дусларымны җибәрәм. Үзем икенче балалар бакчасына киттем. Ха-ха-ха.
А.б. Нәрсә эшли аласың инде син
, Убырлы безгә?
Убырлы: Телефоныгызны алдым һәм бирмим. Ә хәзер күрерсез кем килгәнен!
(Каты музыка тавышына
Шепокляк керә.)
Шепокляк: Нәрсә, рәхәтләнеп бәйрәм итәрбез дип уйладыгызмы? Менә минем кулымда күрәсезме нәрсә? (Кәкре башлы утын күсәген күрсәтә) Бу- сихерле агач күсәге!! Әфсен-төфсен 1,2,3 дип әйтсәм чыршының утлары сүнәчәк. Әфсен-төфсен 1,2,3 (идәнгә суга, чыршының утлары сүнә)
Әфсен-төфсен 1,2,3 дип әйтсәм, шушы матур кызлар миңа ияреп чыгып китәләр һәм кечкенә убырлы карчыкларга әйләнәләр.
Әфсен-төфсен 1,2,3 –идәнгә суга. Кызлар урыннарынан торып, Лешийга ияреп чыгып китәләр.
А.б. Нәрсә булды инде бу? Быел Убырлы карчык чыннан да котырган. Безнең бәйрәмебезне бозмакчы.
Нишлик икән хәзер без матур кызларыбыздан башка? Чыршының утлары янмагач та күңелсез, шулай бит, малайлар?
Малайлар. Әйе!
А.б. Әйдәгез, чакырып карыйк, безне ишетеп кире кермәсләр микән.
Малайлар. (з тапкыр) Кызлар, сез кайда?
Кызлар “Снеженки” биюен бииләр.

-Убырлы карчык һәм Шепокляк телефонны бирәләр. Гафу үтенәләр
Кесәсеннән телефон алып бирә) Уф, киттек тизрәк.
Балалар тагын берәр нәрсә уйлап тапканчы сызыйк моннан.
(Чыгып китәләр)
А.б. Тизрәк СМСка җибәрик. Кыш бабай, Кар кызы, без сезне көтәбез.
(Тавышлар ишетелә)
К.б, К.к. Килеп җитәбез! Әгерҗегә кердек инде.. түгәрәккә баса торыгыз, хәзер килеп җитәбез.
(Балалар түгәрәккә басалар)
К.б.,К.к керәләр.
К.б.
Иэсәнмесез, балалар, кунаклар!
Килдек ерак-ерактан,
Салкын карлы төньяктан.
Көтүегезне белдек,
Кар-буран алып килдек.
Сезнең барыгызны да Яңа ел белән тәбрик итәм һәм зур, кыю, батыр, акыллы булып үсүегезне телим.
К.к. Яшел чыршы тирәсендә 
Җыелышып бертугандай
Әйлән-бәйлән уйнарга дип
Ашыктык бабай белән.
Зәңгәр күк аяз булсын,
Илебез тыныч булсын.
Аналарның, балаларның
Күңеле тыныч булсын.
К.б. 1,2,3 -Чыршының утлары балкысын!
Җыр “Яңа ел”
Парлы бию
Ә сез К.б. миннән куркасызмы?
Балалар. Юк.
К.б. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә яшерегез, ы-ж-ж итәм
Уен “Өшетәм”
К.Б.Ай-һай, сез бик җитез , батыр, матур балалар икәнсез.
Юлларым озын булды, бераз арып киткәнмен, утырыйм әле.
К.К.( тиз генә урындыкка барып утыра)
К.Б. Ах, син шаян кыз.Бабаң белән шаярасың мени.?
К.К. Әйдә,бабай, чыршыны әйләнеп чыгабыз- кем тизрәк- шул урындыкка утыра.
(1-3 тапкыр уйныйбыз, 3 мәртәбә К.Б. җиңә, утыра, тирен сөртә)
А.б. Әйдәгез, балалар, Кыш бабайга үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтәбез.
К.к. Әйдәгез әле кечкенәләр башлагыз.

2.Куяннар биюе
3.Шигырьләр

Песня “Маленькой елочке холодно зимой”
К.б. Менә булдырдыгыз! Әфәрин!( утырабыз)
А.б. Кыш бабай, безнең балалар син килүгә матур шигырьләр дә ятладылар.
К.б. Шулай мени? Кая, тыңлап карыйк әле.
К.Б. Кар- кызым, ә син мине сөендерергә теләмисеңме? Бик кызу монда.
К.к. Әй, бабакай. Сине гел онытып җибәргәнмен.Хәзер без сине суытырбыз. Кечкенә кар бөртекләре белән бию биибез.
Кар кызы һәм кар бөртекләре биюе.
К.б. Ой, рәхәт булып китте, салкын себер җилләре исеп китте.
Рәхмәт, сезгә, кар бөртекләре
А.б. Ә,хәзер, бабакай, сиңа ак
Куяннар да биеп күрсәтәләр. Тагын да ныграк суынырсың.
Куяннар биюе
Шигырьләр.

К.Б. Нәрсә шалтырый анда чыршы артында,әллә колагыма ишетеләме.( эзли...П
агремушка тоткан балалар бабай артыннан тезелешеп йөриләр.

Мл.группа балалары 1.Бию Погремушки

Шигырьләр русча.
А.б. Кыш бабай, безнең балалар русча шигырьләр дә беләләр, тыңлап кара әле.
А.Б. Кыш бабай, Кар кызы!
Безнең балаларның һөнәрләрне күрдегез инде. Әйдәгез, үзегез дә безгә бер биеп күрсәтегез әле.
Кыш бабай белән Кар кызы
татарча бию башкара.
К.б. Ай,ардым- тирләдем,эрегәнче тизрәк китәргә кирәк!!!
Балалар. Ә, бүләкләр?
К.б. Оныттыммы?
-Югалттыммы?
-Хәтерләмим!
К.К. Бабака
й. Син капчыкны алган идең бит, төшереп калдыргансың ахыры
А.б. Эх, тегеләрнең кулларына эләкмәсә генә ярар иде.
К.б. Кемнәр алар?
А.б. Убырлы карчык безгә үзенең дусларын җибәргән иде. Алар безнең бәйрәмне бозарга теләделәр, телефонны урладылар, кызларны бәләкәй убырлылырга әйләндерделәр. Ә хәзер капчык юкка чыккан.
К.б. И-и-и, аптырагансыз икән. Ә минем тылсымлы таягым ни өчен?! Менә шушы чыршыдагы шарга бер генә кагылам – капчыгым табыла.
Чана белән бүләкләрне тартып
Дуңгыз килеп керә.
Исәнмесез, кызлар, малайлар, апалар, абыйлар, әтиләр, әниләр, әбиләр бабайлар! Сезнең барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Сезгә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим. Балалар, ә менә сезгә бүләкләрне бирәм.

Балаларга бүләкләр тарату. 


Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Красная шапочка общеразвивающего вида»

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад «Красная шапочка общеразвивающего вида»

Яңа ел бәйрәме. Балалар күңелле көйгә йөгереп залга керәләр, чыршы янына түгәрәккә басалар

Яңа ел бәйрәме. Балалар күңелле көйгә йөгереп залга керәләр, чыршы янына түгәрәккә басалар

Каты музыка тавышына Шепокляк керә

Каты музыка тавышына Шепокляк керә

Зәңгәр күк аяз булсын, Илебез тыныч булсын

Зәңгәр күк аяз булсын, Илебез тыныч булсын

К.Б. Нәрсә шалтырый анда чыршы артында,әллә колагыма ишетеләме

К.Б. Нәрсә шалтырый анда чыршы артында,әллә колагыма ишетеләме
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.03.2020