1 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес конспекты.Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.
Оценка 4.7

1 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес конспекты.Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.

Оценка 4.7
Разработки уроков
docx
чтение
1 кл
31.03.2019
1 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес конспекты.Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.
1 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес конспекты.Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере. Максат:Укучыларны “Аптыраткыч – йөдәткеч әкиятләр” һәм “Шүрәле” татар халык әкияте белән таныштыру. Бурычлар: 1. Укучыларны аңлап, дөрес, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру; укучыларны үз фикереңне эзлекле дөрес итеп әйтергә күнектерү; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 2. Тормыш ситуацияләрен дөрес итеп бәяләү һәм үз фикереңне булдыру; китап уку культурасын тәрбияләү.
уку.docx
Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч­йөдәткеч әкиятләр сере. Әдәби уку. 1  сыйныф. Максат:Укучыларны  “Аптыраткыч – йөдәткеч әкиятләр” һәм “Шүрәле” татар халык  әкияте белән таныштыру. Бурычлар: 1. Укучыларны аңлап, дөрес, йөгерек уку күнекмәләрен булдыру; укучыларны үз фикереңне эзлекле дөрес итеп әйтергә күнектерү; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 2. Тормыш ситуацияләрен дөрес итеп бәяләү һәм үз фикереңне булдыру;  китап уку культурасын тәрбияләү. Дәрес тибы:  Яңа теманы өйрәнү. Материал:  Әдәби уку дәреслеге, 1 сыйныф,  Г.Тукайның  “Шүрәле” китабы. Җиһазлау:  Г.Тукай китапларыннан торган күргәзмә, дәреснең компьютерлы  презентациясе.  Оештыру моменты    . I.             ­ Исәнмесез, укучылар!  Бер­берегезгә яхшы кәеф теләп, елмаеп алыйк.Бүген без  әкиятләр иленә сәяхәт итәрбез. II.  Алган белем күнекмәләрен актуальләштерү. ­Сәяхәтебезне бер уен белән башларбыз. 1. – Балалар,мин сезгә бер өзек укыйм, сез кайсы әкиттән икәнен әйтерсез. (Укытучы “Өч  кыз” әкиятеннән өзек укый.) ­ Бу өзек кайсы әкияттән?  (Куян кызы) Көннәрдән беркөнне Куян иркә кызына өр­яңа киез итекләр алып кайтып  биргән.  Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, ­ дигән. ­ ­ Аның авторы кем? ­ Бу әкиятнең геройларын атагыз. ­Ә хәзер минем нәрсә укыганны әйтегез әле, балалар?(Укытучы сәнгатьле итеп   укый) Әкият сөйләгәннең зиһене арта, Сүз сүзне тарта. Тыңласыннар кызлар, малайлар, Борыннарын тарта­тарта, Я, тыңлагыз, башладым Бер, ике, өч... Әкият монда күч! ­ Кем әйтә ала? ­ Тыңлагыз әле,тагын берне укыйм. ­ Мондый әкиятләр “алдавыч әкиятләр” яки “аптыраткыч­йөдәткеч әкиятләр” дип атала.  ­ Хәзер үзегез эчтән укып чыгыгыз,аңлашылмаган сүзләр очраса, астына сызыгыз ­ Күзләр өчен ял итү минуты III. Яңа белем күнекмәләрен булдыру өстендә эш. ­ Бүгенге дәрестә тагын бер әкият белән танышырбыз.  –  Әкиятләр бик күптән, борынгы заманда ук барлыкка килгән. Аларны халык  үзе иҗат иткән. Кешеләр бер­берсенә сөйләгәндә алар бераз гына үзгәргән дә, ә  чын авторы акрынлап онытылган. Шулай итеп халык әкиятләре барлыкка  килгән. ­ Кайсыгыз әйтә ала, без нинди әкиятне укырбыз?  (“Шүрәле” әкияте) ­ Әкиятнең авторы бармы?  (Татар халык әкияте) ­ Дәреслекнең 18 нче битендә кем сүрәтләнгән? ­ Кем соң ул шүрәле? ­ Шүрәлене нинди итеп күз алдына китерәсез?  (Урманда) ­ Ә кем инде әкиятнең эчтәлеген белә? 1 нче слайд    (Шүрәле рәсеме) ­ Ничек һәм каян белдегез?  ­ Әкиятнең беренче җөмләсен укыгыз! ­ Әкияткә охшаганмы?  (Әйе) ­ Димәк, без сезнең белән Шүрәле әкиятен укырбыз. 1. Әкиятне 1 нче кат уку. ­ Хәзер мин сезгә бу әкиятне укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм  аңлашылмаган сүзләр астына сызыгыз. 2. Сүзлек эше.             2 нче слайд ­ Борын­борын заманда  ­  очень давно Ни атлы    ­  исемең ничек Былтыр   ­   прошлый год  (Былтыр – здесь: имя парня) Кети­кети уйныйк  ­  поиграем в щекотку Ярыйк  ­  давай расколем Балта белән чапкан  ­  ударил топором Кыстырып торсана  ­  засунь пока Ярык  ­  щель Кысылып калган  ­  остался зажатым Шыр­шыр  ­  здесь: очень громко Тумран  ­  зур юан агач кисәге ФИЗКУЛЬТМИНУТКА          Былтыр урманга килде.            Балтасын алды.            Тумранны ярды. Каршысына шүрәле килеп чыкты.            Ул курыкты.            Шүрәле ярыкка бармагын кысты.            Бармаклары авыртты.            Ой­ой­ой. 2. Укып чыкканнан соң сорауларга җавап бирү. ­ Бу  әкияттә нинди геройлар катнашалар? Кемнәр турында?  (Шүрәле, Былтыр  исемле егет һәм шүрәлеләр) ­ Бу хәл елның кайсы вакытында була?  (Җәй). Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? ­ Былтыр урманга нәрсә алып килгән?  (Балта) 3 нче слайд  (Шүрәле һәм Былтыр рәсеме) ­ Шүрәленең нинди уен уйныйсы килгән?  (Кети­кети уенын) ­ Бармаклары нишләгән?  ­ Шүрәле ничек кычкырган? ­        Алган белемнәрне камилләштерү  .   1.          2 нче кат уку. Бергәләп уку һәм әсәр өстендә эш. ­ Хәзер без әкиятне мәгънәви кисәкләргә бүлеп, “чылбыр” буенча укырбыз.          1 нче кисәкне укыганнан соң сорауларга җавап бирү. ­ Бу кисәкне укып нәрсә белдек?  Шүрәле белән Былтыр кайда очрашканнар? ­ Шүрәле нәрсә дип әйткән? ­ Шүрәленең бармаклары нишләгән? ­ Шүрәле ничек кычкырган?  (Шыр­шыр итеп кычкырган) ­ Балалар, уйлап карагыз әле, әгәр дә Былтыр шүрәленең бармакларын  кыстырмаса, аңа нинди куркыныч янаган булыр иде?  (Шүрәле Былтырны  кытыклап үтерер иде) ­ Әкиятне укып чыкканнан соң сездә нинди хисләр туды? ­ Кемне дә булса кызгандыгызмы? ­ Әкият нәрсә белән тәмамлана, шул өлешне укып күрсәтегез. ­ Әкиятнең ахырын әйбәт тәмамланды диеп әйтеп буламы?  (Юк, чөнки шүрәленең бармаклары кысылгач, алар авырталар, ул үкерә, ул елый) 2. Дәреслекнең 19 нчы биттәге 5 нче сорауны укыгыз. (Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен укыганың яки ишеткәнең бармы? Бу ике әкият  арасында нинди уртаклык бар?) ­ Аларның эчтәлекләре охшаш, ә язылу формалары буенча аерыла. Татар халык  әкияте һәм шигырь юлларына салган әкият. Слайд   Г.Тукай портреты ­ Безнең бөек татар халык язучысы Г.Тукай кечкенәдән халык әкиятләрен  яратып тыңлаган һәм укыган. Ул шушы татар халкының “Шүрәле”  әкиятен күздә тотып  шигырь формасында үз әкиятен язган. КИТАПЛАР КҮРГӘЗМӘСЕ: Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятен без алдагы дәресләрдә укырбыз. IV.      Рефлекция  .   ­ Без бүгенге дәрестә нинди әкиятләр турында белдек? (алдавыч әкиятләр) ­ Ни өчен шулай аталган ул әкиятләр? ­ Әкият кемнәр , нэрсэлэр турында?    VI.  Йомгаклау. Нәтиҗә ясау . ­ Дәресебез ошадымы? ­ Бүгенге дәресебез тәмамланды, барыгызга да рәхмәт.

1 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес конспекты.Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.

1 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес конспекты.Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.

1 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес конспекты.Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.

1 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес конспекты.Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.

1 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес конспекты.Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.

1 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес конспекты.Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.

1 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес конспекты.Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.

1 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес конспекты.Тема: Сәяхәт башы. Аптыраткыч-йөдәткеч әкиятләр сере.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
31.03.2019
Посмотрите также: