Лагерьда поши
Иртәнге ашны төгәлләп, тезелергә тора идек, кемдер хәбәр җиткерде: лагерҗ ихатасына бозавын иярткән поши кергән, күлгә су эчәргә төшеп киткәннәр.
Чыннан да, поши белән бозавы тез тиңентен суда торалар. Аларның сокланудан, гаҗәпләнүдән шау0гөр килгән халыкта гаме юк. Кызгылт-коба юозавы ара-тирә башын безнең якка бора һәм зәңгәрсу-кара күзләре белән кемнедер эзли кебек. Аңа күп булса ай ярым-ике айдыр. Әнә ич аяклары да нинди нәзек.
Кышкы урман
Кышкы урманның үз нәфислеге бар. Кояшлы иртәләрдә ул аеруча матур, аеруча гүзәл. Чуклы ак шәл ябынган зифа каеннар бигрәк сылу. Алар мәңге чшел наратлар янәшәсендә горур кыяфәт белән басып торалар.
Җилсез аяз көннәрендә урман бигрәк тә тын. Җитез песнәкнең берөзлексез сызгыруы, тырыш тукранның тукылдавы гына тынлыкны боза.
Яңа гына явып киткән ап-ак кар күзләрне чагылдыра. Аксыл-зәңгәр күктә кояш елмая. Аның нурлары астында ак канатлы кар бөртекләре асылташлар кебек җемелди.
Яшел киемнәргә төренеп, шаулап торган урман хәзер, тирән уйга талган кебек, тып-тын. Ул карасу-соргылт төскә чумып утыра. Тик ылыслы агачлар гына аңа урыны-урыны белән яшьькелт төс биреп торалар.( 102 сүз)
Сәяхәттә.
Меңләгән кешеләр үзләренең ял вакытларын Җир шары буенча сәяхәттә уздыралар. Алар чит илләрдә һәм континентларда булганда, заманча шәһәрләрне, хәрабәләре генә калган борынгы шәһәр корылмаларны күреп сокланалар. Матур күренеш белән хозурлану, төрле кешеләр, халыклар белән очрашу, башка төр ризыклар ашап карау, яңа куйләр ишетү, чыннан да, кызык бит.
Кайберәүләр зур шәһәрләрдә булырга телиләр: музей-күргәзмәләрне карарга, шәһәр урамнарында, кибетләрендә йөрергә, рестораннарында ашарга яраталар. Ә кайберәүләр ял итү өчен диңгез буенда яки тауларда тынычрак урын сайлыйлар. Күпчелек сәяхәтчеләр үзләре белән фотоаппарат алалар. Шәһәр һәм табигать күренешләрен, тарихи архитектура үрнәкләрен, сирәк очрый торган кызыклы үсемлек яки хайваннарны фотосурәткә төшерәләр. (100 сүз.)
Муса Җәлил ярдәме белән
Мин ун-унбер яшьләремдә үк пьесалар яза башладым. Без, малайлар, мин язган пьеса буенча үзебезнең ишегалдындагы сарайда спектакльләр куя идек. Керү бәясе алай кыйммәт түгел: бик матур конфет кәгазе, я башка шундый әйбер. Тагын исемдә шул калган: бераз үсә төшкәч, “Таулар итәгендә” дигән роман яза башладым.
Беренче хикәям утызынчы елны Мәскәүдә чыга торган “Октябрь баласы” журналында басылды. Мин инде Казанда яшим идем. Ул чакта миңа унбер яшь. Әмма бу хикәям әле җитди әсәр түгел иде.
Утыз дүртенче елны “Чаян” журналында беренче тапкыр А.Расих имзасы белән юмористик хикәям басылды. Бу әсәремне мин ярыйсы дип исәплим һәм җыентыкларыма да керттем. Минем җитди иҗат эшем шул вакытта башлангандыр дип саныйм.
(102сүз)
Канатлы дусларыбызны онытмыйк.
Менә ак тунлы кыш та килеп җитте. Бер-ике көн эчендә әллә никадәр кар яварга өлгерде. Бөтен тирә-як ап-ак юрган астында калган кебек иде.
Укытучыбыз Сания апа кошларга җимлекләр ясап куярга һәм анда нинди кошлар туенуын күзәтергә кушып җибәрде.
Без моңа шатланып риза булдык. Мәктәптән кайткач, һәрберебез җимлек ясарга керештек.
Мин дә тактадан кечкенә генә өстәл һәм җимлек ясадым. Аны урман буендагы карт чыршы төбенә куөдым. Чыршының куе ботаклары җимлектәге азыкны кар басудан сакларлык иде. Җимлек әйбәт булып чыкты. Ул тәрәзәбездән дә күренеп тора әле. Дөресе шулай Минем әтием урман каравылчысы булып эшли. Шуңа күрә урман читендәге өйдә яшибез.
Якшәмбе көн иде. Җимлегемә ипи валчыклары, ярма, кипкән миләшләр салдым. Бер читтән күзәтә башладым. Менә ике песнәк килеп кунды. Ярма белән ипи валчыкларын туйганчы чүпләдедәр дә агач ботагына кундылар. Шул арада кызылтүшләр очып килеп җитте. Алар миләш яраталар икән. Рәхәтләнделәр миләш ашап. Миләш чыпчыгы да авыз итте минем җимлектәге азыктан. Хәзер мин көн саен канатлы дусларыма җим бирәм. Тиеннәр дә рәхим итсеннәр.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.