Химия дәресләрендә татар халык иҗаты
Сафиева Рузалия Хәмит кызы,
ТР Саба районы Олы Арташ төп мәктәбенең
химия-биология укытучысы
Халык иҗатының бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуы бергә дә яңалык түгел. Бу әдәби җәүһәрләр әхлак чишмәсе дә, белем чыганагы да. Шулай булгач, аны мөмкин кадәр киңрәк файдалану мөһим. Уку-укыту процессын халык педагогикасына нигезләп оештыру алымнарының берсе нәкъ менә шуны күздә тота. Бу гуманитар фәннәрне укытуда гына түгел, ә табигать турындагы һәм төгәл фәннәрне өйрәнгәндә дә бар. Атап әйткәндә, урта мәктәптә химия курсының эчтәлеген ачып бирүдә күп кенә мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны куллану бик отышлы. Алардан урынлы, эзлекле һәм тирәнтен уйлап файдалану дәресләрне җанландырып кына калмый, ә материалны анализларга этәргеч булып тора, табигать күренешләренең узара бәйләнешләрен ачыкларга, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта бу халык җәүһәрләре ярдәмендә укучыларда нечкә хисләр, гүзәллеккә омтылыш кебек сыйфатлар да тәрбияләнә.
Тәрбия өлкәсендә халык авыз иҗаты аеруча мөһим урын алып тора. Халык аваз иҗатында әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык кебек сыйфатлар чагылыш таба. Бүгенге көндә халык авыз иҗаты әсәрләрне ныклап өйрәнелгән, ләкин хәзерге яшь буынга тәрбия биргәдә без аларны онытырга тиеш түгел.
Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, күңел кылларын тибрәндерүче җырлары, тирән мәгънәле әйтемнәре, тапкыр мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән риваять, дастан, легендалары һәм башка күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур чыганак булып тора. Бу кыйммәтле мирасның тарихи һәм тәрбияви әһәмияте, актуальлеге елдан-ел үсә бара.
Татар халык иҗатын химия фәнен өйрәнгәндә куллану алымнары төрле. Шуларның кайберләренә тукталыйк: 8 класста “Башлангыч химик тошенчәләр” темасын өйрәнгәндә, укучыларга мондый биремнәр тәкъдим итәргә мөмкин.
1. Түбәндәге табышмакны язып алыгыз, җавабын табыгыз. Телгә алынган җисемне һәм матдәне ачыклагыз:
Кодыкка тоштем, таш чыгардым,-
Таш дигәнем ут булды. (Ташкүмер)
2. Китерелгән мәкальдә ничә матдә турында сүз бара?
Кара май ак май ашата. (Нефть һәм атланмай)
3. Табышмакта нинди матдәләр чагыштырыла?
Икесе дә – ак,
Икесе дә – вак,
Аерыйм дисән – кап! (Шикәр комы һәм аш тозы)
Бу матдәләрнең тагын нинди охшаш һәм аермалы үзлекләре бар?
4. Күккә менә, җиргә төшә,-
Дөнья әйләнә үзе –
табышмагының җавабын гади схема рәвешендә күрсәтегез (Су әйләнеше)
- Табышмакта нинди күренешләр турында сүз бара.
5. Китерелгән матдәләрнен кайсында физик күренеш, ә кайсында химик күренеш телгә алына:
а)алмазны алмаз белән кисләр;
б)тимер дә картая;
в)тутык тимерне ашый.
Бу әйтемнәрнең фәнни аңлатмасын бирегез.
Шул ук 8 класста “Кислород. Оксидлар. Яну” темасының күп кенә тошенчәләрен халык иҗатын кулланып аңлатырга була.
Һаваның физик үзлекләре мондый табышмакларда чагыла:
Исе юк, төсе юк,
Аннан башка тереклек юк.
Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
Үзе шушында, үзе беленми.
Тынга беленә, күзгә күренми.
“Яну. Янгын. Янгынны сүндерү” темасына кагылышлы мондый табышмаклар бар:
Җилдән арта, судан кайта. (Ут, аның кочәюе, сүнүе)
Бер җансыз бер җансызның җанын ашый. (Ут, утын яну)
Мәрҗәнбикә идән тишәргә оста.(Утлы күмер)
Укучыларга мондый биремнәр тәкъдим ителә:
-Табышмаклар нинди янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә тошерәләр?
Түбәндәге табышмакларның җавабын әйтегез һәм химик мәгънәсен аңлатып бирегез:
Ашатсаң яши, эчертсән үлә.(Ут)
Ялт-йолт итәр, ялмап китәр.(Ут)
-Түбәндәге табышмакларда нинди химик реакцияләр телгә алына? Бу күренешләрнең билгеләрен атагыз:
Шкафы зур, ишеге кечкенә,
Акны салалар, караны алалар (Мич, утын яну, күмер хасил булу)
Адәм шул хәтлегә җитә:
Ташны ут итә, утны су итә.
Ул суны тагын таш итә.
Итә дә, өстенә утырып китә (Корыч кою)
“Су. Нигезләр” темасын өйрәнгәндә түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәргә мөмкин.
1 нче бирем. Суның үзлекләрен чагылдырган 5 мәкаль һәм әйтем китерегез.(Үрнәк: Судан боз булыр, боздан су булыр.Суны учта саклап булмый һ.б.)
2 нче бирем. “Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың” мәкаленең эчтәлеген кыска бәяләмә рәвешендә ачып бирегез.
3 нче бирем.Суның әһәмиятен чагылдырган 5 мәкаль яки әйтем китерегез. .(Үрнәк: Сусыз бакча – анасыз бала. Уй бар җирдә – су бар. Суга сусаучы иске чишмәне әрчер һ.б.)
9 нчы класста “Аммоний тозлары” темасын өйрәнгәндә укучыларга мондый бирем тәкъдим ителә:”Утсыз җирдән төтен чыкмый әйтеменең химик караштан дөрес булмавын нинди реакция раслый? Реакциянең тигезләмәсен төзегез. Бу реакция нинди күренешкә сәбәпче була? Тиешле тәҗрибәне тасвирлагыз.
Шул ук класста “Минераль ашламалар” темасын өйрәнгәндә мондый бирем бик урынлы:
“К”дан башлап укысагыз, җир ашларга китә.
“Г” дан башлап укысагыз, чәчәк атып үсә, -
табышмагында нинди ашлама турында сүз бара, аның төп составы нинди химик кушылмалардан гыйбарәт? Бу кушылманың формуласын һәм исемен языгыз, аның файдасын аңлатып бирегез.
Мәкаль-әйтемнәрне һәм табышмакларны сыйныфтан тыш эшләр барышында куллану мөмкинлекләре дә киң. Менә шундый викторина үткәрү үрнәкләренең берсе:
Саз төбендә – сары энҗе. (Ком)
Тап табышмак: аякка ябышмак. (Балчык)
Коем төбе – кара май. (Нефть)
Ятса – таш, яксаң – утын. (Ташкүмер)
Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыт кирәк. (Су)
Кыш көне өелә, җәй көне җәелә. (Тирес, ашлама)
Мичкә салсаң - җеби, суга салсан – корый. (Балавыз)
Аягы юк – качадыр, канаты юк – очадыр. (Төтен)
Тотыйм дисәң , очып китә,
Тоталмасаң, качып китә. (Төтен)
Тирән базда - тимер эчәк. (Су һәм газ торбалары)
Күлмәге эчендә, гәүдәсе тышында. (Шәм)
Бер башы суда, бер башы утта. (Филтә)
Акылы бар, җаны юк. (Үлчәү)
Җаны юк, каны юк, үзе тимерне тарта. (Магнит)
Беренче иҗеге – боерык фигыль,
Икенче иҗеге – атау җөмлә.
Икесе бергә – кыйммәтле металл исеме. (Алтын)
Химия буенча төрле тематик кичәләрдә балалар фольклорының бер чагылышы булган зиһен сынагыч уеннарны үткәрергә мөмкин.
“Су – безнең байлыгыбыз” темасына багышланган кичәдә “Мәкаль-әйтем” уенын оештыру бик кулай. Балалар түгәрәк ясап утыралар. Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул каршыга чыгып баса да, болай ди:
-Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын һәм “бер, ике, өч...”дип алтыга кадәр санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнен икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә. Мәкальне дөрес әйтеп бирүче укучы тагын берәр мәкальнең яртысын әйтеп, яулыкны икенче кешегә ыргыта. “Җәза” алучы укучы кичәнең темасына кагылышлы кызыклы факт турында сөйли.
Су агып китә, .... (ком һаман кала)
Коега төкермә, ... (кайтып суын эчәрсең)
“Башлангыч химик тошенчәләр” темасын өйрәнгәннән соң, 8 нче сыйныф укучылары белән үткәрелә торган кичәдә “Эзләп тап” уенын оештырырга була. Уйнаучылар түгәрәк ясап басалар. Арадан берәүне бүлмәдән чыгарып җибәрәләр. Шуннан соң бер мәкаль уйлыйлар. Мәсәлән: “Тимерче кулында тимер балавыз кебек эрер”. Шул сүзләр алты укучыга бүлеп бирелә: беренчесенә- тимерче, икенчесенә – кулында, өченчесенә – тимер, дүртенчесенә –балавыз, бишенчесенә – кебек, алтынчысына – эрер. Теге укучыны чыгарып керткәч, арадан берәү: Бер, ике, өч!” дип аваз сала. Шул вакыт балалар үз сүзләрен бер үк вакытта әйтәләр. Кергән укучыга сорау бирелә: “Нинди күренеш аталды?” Дөрес җавап биргән очракта уенны шул укучы дәвам итә, ә ялгышса - уеннан чыгарыла.
“Исем табыш” уены да кызыклы. Җиргә яки идәнгә сызык сызалар. Укучы сызык алдына баса һәм атлап китә. Ул төрле-төрле ун матдә (яки җисем, яки күренеш) исемен атап, ун адым ясарга тиеш. Әгәр ялгышса, уеннан чыга. Ялгышмыйча әйтсә, җиңүче була. Соңыннан җиңүчеләр уенны кабат уйный. Ахырда бер генә җиңүче генә кала. Биремнәрне катлауландырырга да мөмкин (җисемнәр, матдәләр, гади матдәләр, катлаулы матдәләр, металлар,тозлар һ.б.)
“Күмәк язу” исемле уен аеруча җанлы уза. Уйнаучылар әвәл тема сайлыйлар. (Мәсәлән “Химия дәресендә”) Беренче укучы шул хакта бер җөмлә язып кәгазьне бокли дә, икенче укучыга бирә. Беренче җөмлә язылган җирдән бөгелгән булгач, икенче укучы алда ни язылганын күрә алмый. Икенче укучы кәгазьне бөкли дә (билгеләнгән тема турында бер җөмлә өстәп) өченче кешегә бирә. Уен шулай дәвам итә. Кәгазь барлык укучыны да әйләнеп чыккач, бер укучы барлыкка килгән текстны кычкырып укый.
Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, уку-укыту эшендә татар халык җәүһәрләрен куллану ысуллары күптөрле һәм алар барысы да игътибарга лаек.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.