Книги с самого детства были моими лучшими друзьями. Они сопровождают меня всегда. В нашем доме стояли книжные шкафы, набитые книгами. В семье все любили читать: мама,папа, сестра. Будучи ученицей я была постоянным посетителем нашей деревенской библиотеки. Книги «проглатывались» моментально. Сначала это были Барто, Маршак, Гайдар, Крапивин, Дефо, в старших классах – Полевой, Чернышевский, Толстой, Тургенев, Есенин, Пушкин….
Мне в детстве очень хотелось быть библиотекарем! Эта мечта сбылась. И вот 16 лет я школьный библиотекарь.Я люблю своих читателей. Я знаю каждую книгу в своей библиотеке, знаю интересы своих читателей, люблю наблюдать за детьми со стороны. Сегодня библиотека, как некогда, является «аптекой для души». Ведь ко мне приходят не только за книгой, но и за советом, за помощью. Школьный библиотекарь не только человек, хорошо разбирающийся в книгах, хорошо знающий интересы своих читателей, умеющий проводить интересные мероприятия, но и, прежде всего, хороший психолог.Книги с самого детства были моими лучшими друзьями. Они сопровождают меня всегда. В нашем доме стояли книжные шкафы, набитые книгами. В семье все любили читать: мама,папа, сестра. Будучи ученицей я была постоянным посетителем нашей деревенской библиотеки. Книги «проглатывались» моментально. Сначала это были Барто, Маршак, Гайдар, Крапивин, Дефо, в старших классах – Полевой, Чернышевский, Толстой, Тургенев, Есенин, Пушкин….
Мне в детстве очень хотелось быть библиотекарем! Эта мечта сбылась. И вот 16 лет я школьный библиотекарь.Я люблю своих читателей. Я знаю каждую книгу в своей библиотеке, знаю интересы своих читателей, люблю наблюдать за детьми со стороны. Сегодня библиотека, как некогда, является «аптекой для души». Ведь ко мне приходят не только за книгой, но и за советом, за помощью. Школьный библиотекарь не только человек, хорошо разбирающийся в книгах, хорошо знающий интересы своих читателей, умеющий проводить интересные мероприятия, но и, прежде всего, хороший психолог.
Китап язмышы- халык язмышы.docx
Китап язмышы-халык язмышы
9 нчы сыйныф укучылары өчен библиографик дәрес.
Җиһазлау: Кол Гали Кыйсса Йосыф китабы. Китап турында
күренекле кешеләрнең фикерләре, мәкальләр, әйтемнәр.
Магнитафон тасмасында “Тәфтиләү” көе яңгырый, шул көй
астында Габдулла Тукайның “китап” шигыре укыла.
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса
Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы хичбер төшкә:
Хәсрәт соңра, хәсрәт килеп алмаш-алмаш
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам:
Рәхәтләнеп китә шунда җаным,тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам
Уеп барган хәрбер юлым,хәрбер сүзем
Була минем юл күрсәтүче йолдызым.
Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын
Ачыладыр, нурланадыр күңелем,күзем.
Җиңелләнәм , мәгъсумланам мин шул чакта
Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,
Ышанычым арта минем үз-үземә,
Өмит белән карый башлыйм булачакка.
Хәзер язучы Гомәр ага Бәшировның китап турындагы
фикерен тыңлап карыйк. “Син кулыңа китап алдың. Анда ниләр язылган, ниләр барын
белмисең әле. Беренче битен укыдың, 2 нчесен, 10 нчысын, 100
нчесен. Син үзеңне ниндидер бер бүтән, таныш түгел мохиттә
итеп сизә башладың. Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең
ачыкланды. Күп нәрсәне белдең, атланып көлдең, моңландың,
уйландың, нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең.
Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың,
идеалың иде. 400 нче, меңенче, унмеңенче битләр һәм син
сәйлән чәчәк кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен очкыч
таптың.
Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме аның тышлыгын ачканда син
гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.”
Китап турында башка күренекле кешеләрнең фикерләре,
мәкальләләр, әйтемнәр бик күп. Сез шулардан кайсыларын
беләсез? Кем әйтә?
Китап- белем чишмәсе.
Китап – тормыш көзгесе.
Китап укысаң, белемең артыр, укымасаң –белгәнең дә
онытылыр.
Китап –якын сердәш,ялкаулык-яман килендәш.
Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.
Күп йөргән күп белмәс, күп укыган күп белер.
Киштә башында төпле төргәк
Аңа һәр өйдә хөрмәт
Һәркемгә дә иң кирәк.
Күрешергә кулы юк, сөйләшергә теле юк
Аның белән күрешмәгән киңәшмәгән кеше юк.
Димәк китап безнең тормышыбыздагы гаять кирәкле мөхим
нәрсә. Ул киңәшче дә,ярдәмче дә, уйландыручы да,
дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Татар халкы нинди язу кулланган соң? Кем әйтә?
Рус,гарәп,латин кириллица .
Татарларда гарәп язуының 1000 еллык тарихы бар. Ә латин
графикасы уңайлы булса да 10 гына ел гамәлдә йөреп
калган. Алардан алда язу туу белән үк кулъязма китаплар
килгән. Ә язу- белемнәрне телдән сөйләп кенә икенче
кешегә җиткереп бетерү мөмкин булмый башлагач туган.
Болгар татарларының язулары V-VI гасырлардан ук килә.
Безнең халыкка кулъязма китаплар бик күптәннән киң
таралган. Ә безнең көннәргә кадәр сакланып калуы ягыннан
беренче әсәр итеп Кол Галинең “Кыйсаи Йосыф” поэмасын
күрсәтәбез.
Кулдан күчереп кенә кешеләрнең ихтыяҗын
канәгатьләндерү мөмкин булмагач, кешелек дөньясы уйлап
чыгарган иң бөек могҗизаларның берсе- язма, басма сүз
барлыкка килгән. Беренче басма китап XI-йөзендә Кытайда
дөнья күрә. Гарәп шрифты белән язылган беренче татарча
китап 1612 елда Лейпциг шәһәрендә басылып чыга. (Болары
чит илдә чыккан китаплар).
Ә Россиядә беренче татар китабы 1722 елда Петр I нең
Иранга походы чорында басыла. Петр патшаның 100 меңнән
артык кешеле гаскәренең 50 меңләбе татар була. Шул ук
гаскәр Кавказдагы татар телен
аңлаучы халыклар җире аша үткәндә, сугышның максатын
аңлашу өчен Петр I “Манифест” ны татар телендә дә
тәрҗемә иттерә һәм бастырып чыгара.
Бу вакыйга 1722 елның 15 июлендә була . Ә татарча китап
баса торган әлеге типография Астрахань шәһәре янында
көймәгә урнаштырылган була . Әнә шунда басылган
брошюраны Россиядә чыккан беренче татар китабы дибез. Россиядәге төрки халыклар арасында –беренче, дөньяда яисә
төрекләрдән кала икенче булып татарлар китап бастыра
башлый.
Димәк революциягә кадәр татар халкы надан булган , укый-яза
белмәгән, язуы да булмаган, Совет власте һәм рус халкы
ярдәмендә генә зур уңышларга ирешкән дигән сүзләрдә
дөреслеккә бөтенләй туры килми.
Кулъязма мирасның бай булуы татар халкының грамоталылык
дәрәҗәсе югары булудан да килә. Язма мирасы, мәдәният
һәйкәлләре рәхимсез рәвештә юк ителүгә дә карамастан,
халкыбызда китапка, язма сүзгә тирән мәһәббәт яши. Халык үз
хисабына мәктәп –мәдрәсә ачып, укытучылар тота, балаларны
укырга, язарга өйрәтә.
1926 елгы халык санын алу мәгълуматларына караганда
татар халкы грамоталылык ягыннан СССР да 1 нче урында
торган. Татарлар Мисыр, Төркия югары уку йортларына ,хәтта
Германия, Франция университетларына да барып кергәннәр.
Франциянең атаклы Сорбонна университетын тәмамлаучы
кызларыбыз да булган. Ә рус уку йортларына мөселман
татарларны кабул ителмәгән диярлек.
Казан губернасында татарлар гына яшәмәгән .
Укымышлылыкны халык санын алу вакытында русча укый-яза
белүгә карап та билгеләнгәннәр. Гарәп-фарсы телләрен
белүчеләр дә “неграмотныйлар” рәтендә йөргән. Татар халкы
бөтенләй надан булган дип күрсәтү бәлки шушыннан да килеп
чыккандыр.
1929 елдан бездә латин алфавитына күчү башлана. Шушы
чорда бер селтәнүдә илдәге иң укымышлы булган татарлар иң
грамотасызга әйләнә. Дин белән көрәшеп гарәп хәрефләре
белән язылган китаплар яндырыла. 1940 елда алфавитыбыз кирилицага күчерелә. 10 ел эчендә
халык 2 мәртәбә надан калып, 2 мәртәбә 2 төрле алфавит
өйрәнергә мәҗбүр ителә Моннан “ китапсыз халык- кара сарык,
аны кая кушсаң шунда бара” .
Болҗшевикларга күп белген халык кирек булмаган диген
нетике
Ясарга момкин .
2 Боек ватан сугышы башлагач , ( рус язучылары
Казанга,Чистайга
кученеп киле) ә куренекле татар язучылары М.Җәлил,
Ф.Кәрим,
А.Алиш композитор Фәрит Яруллин һәм башкалар фронтка
китә. Әгәр дә Фадеев кайбер язучыларны фронт газеталарына
урнаштыруны оештырмаган булса, бәлки фронттан бер татар
язучысы да исән кайтмаган, китапны язучылар, әдәбиятыбызны
дәвам иттерүчеләр , милли рухыбызны саклаучылар калмаган
булыр иде.
1- Якташыбыз китап белеме галиме Әбрар ага Кәримуллин да
Татар китабының килеп чыгуы турында бик файдалы, күренекле
хезмәтләре бар. Сезнең игътибарга ул китапларны да тәкъдим
итәбез. Алардан сез татар китабының тарихи язмышы
турындагы бай мәгълумат алырсыз.
Итил суы ака торур
Кыя төбе кака торур
Телсез халык бата торыр
Телле халык калка торыр
Раф, Сибат.
1 Болгар –татар шәһәрләре, тарихи һәйкәлләре җимерелгән,
әмма халык хәтере, татар халкының ерак гасырлардан килгән китапларында теркәлә килгән. Аны бернинди афәтләр дә
оныттыра алмаган.
Җырларын ятлап күңелдән
Талантына таң калып
Бөек җырчысы янына
Тукайга килә халык
“Тәфтиләүләр” белән килә
“Зиләйлүк”ләрне көйләп
Туган телнең бар аһәнен
Аңлатып булмас сөйләп
Аның белән тел ачылган
Һәр адымда кирәк, бел
Туган тел-Тукай теле ул.
Тукай теле-туган тел.
1910 нчы елда ук язылган шигырь
И китап!
Ш.Бабич
Ап-ачык тор һәрвакытта, и китап! Баксам сиңа
Чын асыл нигезле җирдән күп белемнәр бир миңа.
И китап! Мин аңгыраны төз юлга күндерсәнә!
Мине баскан “Җәхел” утын су сибеп сүндерсәнә!
Син җуаткыч, син уяткыч, син миңа чып-чын атам,
Булмасын син, мин сине сагынып кына чирләп ятам.
И китабым, и китап! Миңа кыл син хитаб!
Син генә башымдагы чүп-чарны алырсың утап.
Җәхел – наданлык
Хитаб- эндәшү, сүз, мөрәҗәгать.
Куелган китап күргәзмәсенә кыскача күзәтү. Библиографик дәрес барлык катнашучылар тарафыннан “Туган
тел” җырын җырлап тәмамлана.
Китап язмышы - халык язмышы
Китап язмышы - халык язмышы
Китап язмышы - халык язмышы
Китап язмышы - халык язмышы
Китап язмышы - халык язмышы
Китап язмышы - халык язмышы
Китап язмышы - халык язмышы
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.