Кичә үткәрү өчен бүлмә бәйрәмчә бизәлә. Бу кичәдә китапка сакчыл караш
тәрбияләү, укучыларның китапдәреслекләрен кызыксынып аңлап укуына
ирешү максаты куела. Китап
китапка
багышланган сүзләр язылган плакатлар куела.
оештырыла,
күргәзмәсе
Китапханәче: Укучылар без бүген зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген 2 апрель –
Халыкара балалар китабы көне. 2 апрель көнне нинди язучының туган
көне? (Һанс Христиан Андерсенең) .
Халыкара балалар китабы көне ул хәммәбезнең дә уртак бәйрәм. Бәйрәм
белән сезне, кадерле дуслар! Ә хәзер шушы көңгә багышлап 5 сыйныф
укучылары сезгә Мәгъсүм Латифуллин авторы “Гатаның хатасы” исемле
әкиятпьесса күрсәтәләр. Рәхим итеп карагыз.
ГАТАНЫҢ ХАТАСЫ.
(Әкиятпьеса.)
Катнашалар: бишенче класс укучылары Г а т а , аның к и т а п л а р ы ,
с у м к а с ы , д ә ф т ә р е һ ә м к а р а н д а ш ы .
(Адель)Гата (ялгыз). Иптәшләр! Мин бүген бер төш күрдем.
Төшемдә китап халкы белән эш күрдем. Ул болай
булды.
Г а т а кереп китә. Шаулашып, к и т а п л а р килеп чыга. Пычранып беткән уку к и т а б ы сүз
ала.
(Марсель) Уку к и т а б ы . Карагыз миңа, туганнар!
К и т а п л а р . Карыйбыз, Карыйбыз. Ләкин һич танымыйбыз.
Уку к и т а б ы . Берничә генә көн элек мин дә сезнең кебек матур китап
идем. Ә хәзер, күрәсезме, нинди хәлгә төштем? (Күзләрен сөртеп ала.)
К и т а п л а р . Ни булды сиңа, туганкай? Я, тынычлан, борчылма.
У к у к и т а б ы. Күптән түгел генә мине магазиннан бер тракторчы абый
сатып алды.
( Э л ь в и н а ) М а т е м а т и к а . Әйе, әйе, числосын мин хәтерлим.
Егерме бишенче август иде.
Уку к и т аб ы. Шуннан мине энесе Гатага бүләк итте.
М а т е м а т и к а . Берейче сентябрь көнне.
У к у к и т а б ы . Әйе. Гата мине беренче көнне бик яратты.
(Азалия) Ә д ә б и я т. (елмаеп). Яраттымы? Бик әйбәт!
Уку к и т а б ы . «Иң матур китап минеке!»—дип, бөтен класска
күрсәтеп мактанып йөрде. Ә мәктәптән кайткач, өстәл янында чәй
эчкәндә, Гата мине актараактара майга буяп, чуарлап бетерде.
К и т а п л а р . Айяйяй! Нинди шапшак малай!
Уку к и т а б ы . Алай гынамы әле! Ул бер майлы коймакны леп
иттереп минем битемә салып куйды. Битләрем менә, кайнар майга
буялып, капкара булып чыкты.
Ә д ә б и я т. Нинди хурлык.
М а т е м а т и к а . Әйе, мин санадым, май аның ун битенә үтеп
чыккан.
У к у к и т а б ы . Ә кич белән мине баш астына салып йокларга ятты.
Шунда минем кабыргаларым сынып бетеге.
К и т а п л а р . Айяйяй. Бу нинди малай?
М а т е м а т и к а . М и н санадым, аның ике яктан ике кабыргасы
сынган. Кыршылып, кыегаеп беткән иске с у м к а керә.
У к у к и т а б ы . Бик җәфалады ул мине. Әнә, сумкасын күрегез бер генә.
( И н с а ф ) С у м к а . Исәнмесез, бәхетле китаплар?
К и т а п л а р . Саумысез?
М а т е м а т и ка. Сиңа ничә яшь, сумка туган?
С у м к а . Ә л е б е р я ш ь т ә ю к .
Ә д ә б и я т. Ә мин сиңа җитмеш яшь бардыр дип уйла
дым.
С у м к а . (йөткереп). Гата картайтты инде мине шулай. Бик йончыдым,
туганнар.
К и т а п л а р . Күрәбез, күрәбез!
С у м к а . Гата мине чана итеп, өстемә утырып таудан шуды.
К и т а п л а р . Айяйяй! Бик усал малай.
С у м к а . Менә минем эчемдә нәрсәләр генә юк! Күрегез.
К и т а п л а р . (сумканың эченә карыйлар). Әтекәй генәм! Ниләр генә юк!
Ә д ә б и я т. Авыр шөрепләр, рогаткалар, ташлар
Уку к и т а б ы . Иске кәтүк, әбисеннән калган күгәргән уймак, сынык
пычак, чүпчар бер кочак!
М а т е м а т и к а . Санап бетергесез...
У к у к и т а б ы . Әнә, мин шулар арасында интегеп яшим инде.
С у м к а . Ә мин шуларны күтәреп ташып йөрим.
Өстәл астыннан бер т а в ы ш килә.
( И с л а м ) Д ә ф т ә р т а в ы ш ы . Сез мине күрсәгез иде!
Б а ш к а л а р . (аптырап). Кем бар анда? Гата үземе әллә?
Д ә ф т ә р т а в ы ш ы . Юк. Мин Гатаның хата белән тулы дәфтәре.
Б а ш к а л а р . Син кайда соң, кил бирегә!
Өстәл астыннан д ә ф т ә р чыга.
Д ә ф т ә р. Мин матур язу дәфтәре булам.
Ә д ә б и я т . Алай икән. Ләкин син бер дә матур түгелсең.
У к у к и т а б ы . Э син нигә соң кырын торасың?
Д ә ф т ә р . Оялам. Гата минем бу як битемә кара түкте. Кешегә
күренергә оялам.
Б а ш к а л а р . Аяйяй! Бик шапшак малай.
( А й н у р ) К а р а н д а ш . (керә). Ә сез мине күрегез бер генә. Ул көн дә
минем башымны чәйни очымны сындыра.;
Ә д ә б и я т. Бу нинди эш! Менә минем укучым Әлфия, беренче класста
гына булса да, һич алай түгел. Аның барлык әйберсе чиста, сумкасын да,
карандашларын да кадерләп кенә йөртә.
М а т е м а т и к а . Исәпләп торсаң, исең китә. Күрәсе иде, колагын
борасы иде ул Гатаның.
Уку к и т а б ы . Юк, минем аны күрәсем килми. Мин аңарда йөргәнче,
макулатура булып китәм.
Д ә ф т ә р . М и н д ә !
К а р а н д а ш . Ә мин нишлим соң?
Ә д ә б и я т. Ә сине мин үзем белән алам. Әлфия сине очлар, кадерләп
кенә йөртер.
М а т е м а т и к а . Әйдәгез, Гатага язып калдырыйк.
Ка р а н д а ш . Мин язам! (Карандаш тизтиз яза.) Булды.
Бар да чыгып китәләр. Г а т а керә.
( А д е л ь ) Г а т а . Кайда булды бу уку китабы! Мич башында да юк,
карават астында да юк. Матур язу дәфтәре дә әллә кая киткән. Тапсам,
кирәкләрен бирәм инде! (Кардндаш язган кәгазьне укый.) «Без түзеп тора алмыйбыз, сине ташлап китәбез».. Мине ташлап киткәннәр. Уф, нишлим
хәзер? (Үзузенә. ) Әй Гата, Гата, әллә син чынлап та ясадыңмы хата?
Менә мин, иптәшләр, шундый төш күрдем. Хәзер мин барлык
әйберләремне кадерләп кенә йөртергә сүз бирәм.
Пәрдә ябыла, а т а сәхнә алдына чыга.
Китапханәче: Укучылар китапларга карата нинди мөнәсәбәттә
булырга кирәклеген аңладыгыз мы? (Балаларның җаваплары). Шуның
белән кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Әкият-пьеса "Гатаның хатасы"
Әкият-пьеса "Гатаның хатасы"
Әкият-пьеса "Гатаның хатасы"
Әкият-пьеса "Гатаның хатасы"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.