конспект школьного урока, посвященного 200-летию со дня рождения Каюма Насыри

  • docx
  • 29.09.2025
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала КОНСПЕКТ ТАТАРЧА.docx

Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган мәктәп дәресе конспекты

 

Дәреснең темасы:

 «Каюм Насыйри - бөек татар мәгърифәтчесе»

 

Дәреснең максатлары:

1. Укучыларны Каюм Насыйри тормышы һәм эшчәнлеге белән таныштырырга.

2. Аның татар мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә керткән өлешен ачарга.

3. Татар халкының күренекле эшлеклеләре мирасына хөрмәт тәрбияләргә.

 

Җиһаз:

- Каюм Насыйри Портреты

 Галимнең китаплары һәм хезмәтләре

- Презентация яисә видеоматериаллар

 Цитаталы карточкалар

 

 

Дәрес барышы:

 

1. Оештыру моменты (2 мин)

Укучыларда унай психологик халәт булдыру, укучыларнын фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.

- Исәнмесез, укучылар! Кәефлэрегез  ничек?

Дәресебезне әдәби бишминутлыктан башлыйбыз. Лилия   Хәмитова  башка-

руында  «Тузганак» дигән җыр тыңлыйбыз.(жыр янгырый)

- Дәреснең темасын һәм максатларын кую.

 

Әйе, балачак кеше гомеренең иң гүзәл  мизгеле. Еллар  уткәч  тә,  ул  әнә

шулай хәтердә  кала. Ләкин  аның  мәгънәле  hәм  матур  булуына  ирешергә

кирәк. Өегездә, мәктәптә алган белем hәм тәрбия сезгә  юлдаш  булсын. Бер-

-берегезне хөрмәт  итеп,  изгелекләр  эшләп,   кешеләрдән   hәрчак   «рәхмәт»

сүзләре генә ишетеп яшәгез. Бүген алган тәрбиягез менә  шулай тел  hәм әдә-

бият дәресләре аша тормышка ашсын  иде.

     Бөтен гомере буе үз халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт  мән-

фәгатен узенеү яшәү кыйбласы иткән кешеләр бар: Утыз  Имәни,  Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Мә-

җит Гафури h.б.  Мондыйлар  арасында  иң  мөхтәрәм  урыннарныә  берсен

Каюм Насыйри алып тора.

 

2. Кереш әңгәмә (5 мин)

Сыйныфка сораулар:

 Кем ул Каюм Насыйри?

 Ни өчен аны мәгърифәтче дип атыйлар?

 Сезгә нинди әсәрләре яки фәнни хезмәтләре билгеле?

 

3. Төп өлеше (25 мин) Презентация карау

 

а) Каюм Насыйри биографиясе (10 мин)

- 1825 елның 14 (2) февралендә Югары Ширдан авылында (хәзерге Татарстанның Яшел Үзән районы) туган.

- Энциклопедист галим: Тел, тарих, математика, география, педагогика буенча хезмәтләр язган.

- 1871 беренче татар дөньяви мәктәбенә нигез сала.

- 1902 елның 20 августында, 77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә милләткә хезмәт иткән. Каюм Насыйри татар, гарәп, фарсы, рус, төрек телләрен камил белгән,  фәннәрнең төрле тармакларыннан хәбәрдар булган. Казанда җирләнгән.

 

б) Фәнгә һәм мәдәнияткә керткән өлеше (10 мин)

- Тел һәм әдәбият:

  - «Тулы рус-татар сүзлеге» н төзегән (1892).

  - «Тәрбия китабы» н язган.

  - Рус һәм Европа авторларын татарчага тәрҗемә иткән.

 Тарих һәм этнография:

  - Татар халкының көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнгән.

   Халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен җыйган.

- Мәгариф:

  - Дөньяви белем бирүне пропагандалаган.

  - Малайлар һәм кызларны укытуда тигезлек өчен чыгыш ясаган.

 

в) Мирасның әһәмияте (5 мин)

- Аның хезмәтләре татар әдәби телен үстерү өчен нигез булды.

- Ул милли мәгариф традицияләренә нигез салды.

- Татарстанда урамнар, мәктәпләр, китапханәләр аның исемен йөртә.

 

4. Материалны беркетү (8 мин)

- Без К.Насыйри журналист-энциклопедист, тарихчы, галим, тел   белгече,

фольклорчы, язучы, тәрбияче, мәгърифәтче икәнлеген  беләбез. Әйдәгез,  ал-

дагы дәресләрдә алган белемнәрегезгә,  өстәмә  укыганлыгыгызга,  эзләнгән-

легегезгә игътибар итик әле. Эшебезне компьютердагы тестларга  жавап  бирүдән башлыйк (укучылар компьютердагы тестларга жавап бирәләр)

     1.Укучыларның игътибарын интерактив тактага юнәлтү.

     2.Тестлар белән танышу.

 

Викторина:

  1. Каюм Насыйри кайсы елда туган?

  2. Ул нинди сүзлек төзегән?

  3. Ул нинди мәктәп ачкан?

Цитаталар турында фикер алышу (мәсәлән: «Белем – яктылык, наданлык – караңгылык»).

 

5.  «Әсәрләрне беләсезме?» уены.

      1. «Әбугалисина»  әсәрендә Хәлвәфрүш белән патша  кызы  бергә калалар

мы? (Әйе, әсәр ахырында бергә булалар )

      2. «Кая барсаң да үз күләгәң үзеңнән калмый» дигән әйтем кайсы хикәяткә туры килә?(«Бала белән күләгә»).

      3. «Хәйлә –акыллы  кешеләр  кулында көчле корал» дигән  әйтем  кайсы  хикәяткә  туры  килә? («Хәйлә  hәм тапкырлык»)

      4. «Аты  югалгач, абзарын бикләгән» дигән әйтем кайсы  хикәяткә  туры килә? («Аңгыралык  бәласе»)

 

6. Дәрес йомгаклары (3 мин)

- Нәтиҗә: Каюм Насыйри-татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле галим.

 Өй эше: «Ни өчен Каюм Насыйрины мәгърифәтче дип атыйлар?»

 

7.Рефлексия (2 мин)

 Нинди яңалык белдегез?

 Сезне нинди фактлар гаҗәпләндерде?

 

Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

 

 (Кирәк булганда иҗади эш элементларын өстәргә була: портрет ясау, аның әсәрләреннән өзекләрне инсценировкалау һ. б.)