Конспект урока в 7 классе "Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау"
Оценка 4.6

Конспект урока в 7 классе "Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау"

Оценка 4.6
Разработки уроков
doc
другое
21.02.2023
Конспект урока в 7 классе "Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау"
Конспект урока в 7 классе по татарскому языку для русскоязычных учащихся "Повторение главных членов предложения"
Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау 7 класс.doc

 

МБОУ “Савгачевская средняя общеобразовательная школа” Аксубаевского муниципального района РТ

 

 

                

 

 

Открытый урок

по татарскому языку

в 7 Б классе

на тему:

“Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау”

 

 

Учитель татарского языка и литературы:

Исаева Гульсина Мансуровна

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреснең максатлары:

1.Белем бирү максаты : Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау, алда үзләштерелгән, белемнәрне башка ситуацияләрдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

2.Фикерләү сәләтен үстерү.Укучыларның сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү.

3.Тәрбияви максат.Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.

Дәрес тибы: белемнәрне актуальләштерү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер, тест сораулары.

 

Дәрес барышы:

I.Мотивлаштыру- ориентлаштыру.

1). а) Уңай психологик халәт тудыру:

- Исәнләшү;

- Дежур укучы белән әңгәмә.

     ә).белемнәрне актуальләштерү.

Бирелгән рәсемнәр буенча җөмләләр төзергә. Һәм җөмләнең баш кисәкләрен табып, темага чыгу. ( 1 слайд)

Укучылар, сезнең алда җөмлә кисәкләренең шәҗәрәсе. Әйдәгез әле, буш калган урыннарны тутырыйк.

2 слайд.

ҖӨМЛӘ КИСӘКЛӘРЕ.

  ?                                                                                 ?

 


?           ?                         ?                      ?                                 ?              

                                     

 

Укучы үзе тезегән модель буенча сөйли.

Җөмлә кисәкләре дигән атама бирелгән.Ул ике тармакка бүленгән.

1.Аларны ничек дип атар идек?

К.җ.: баш һәм иярчен кисәкләр.

2.Баш кисәкләрнең тармагы ничә? Алар ничек дип атала?

К.җ.:ия һәм хәбәр.

Икенче тармакны карыйбыз.

1.Иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә?

К.җ.: тәмамлык, аергыч, хәл.

Дөрес, әфарин! Барыгызныкы да шулаймы, тикшерәбез. (Экранга тулы шәҗәрә чыга)

3. Тема белән таныштыру. Җөмләнең баш кисәкләрен кабатларбыз.Чөнки без җөмлә кисәкләренең барысын да өйрәнеп чыктык.

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укучылар, алдан ук кисәтеп куям. Бүген дәрестә ике командага бүленәбез, кем беренчерәк һәм төгәл җавап бирә, шуңа 1 түгәрәк биреләчәк. Кем күп түгәрәкләр җыя, БИЛГЕЛӘР ДӘ ШУНЫҢ БУЕНЧА КУЕЛАЧАК.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

1.     Экранга күз салабыз. Күпнокталар урынына тиешле сүзләрне куеп язарга. (3 слайд)
 

Без җиденче сыйныфта ... . Бүген безнең алты дәрес ... .Беренче дәрес-татар теле дәресе. Дәрестә без күнегүләр ... , татарча ... .

 

 Карточка №1 ( 4 слайд)

Кем ияләрне беренче булып билгеләп чыга?

Бакчада алмагачлар үсә.

Мәктәбебездә матур бәйрәмнәр күп була..

     Кызлар урамга чыктылар, уйный башладылар.

Балалар бик иртә уяндылар.               

Әнием белән әтием Казанга киттеләр.

Хәйләкәр төлке урманга йөгерде.

 

Карточка № 2            1 вариант

Бирелгән җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп языгыз.

Әни пешерә.

Китап ята.

Марат чыкты.

Карточка № 2            2 вариант

Бирелгән җөмләләргә иярчен кисәкләр өстәп языгыз.

Урманда үсә.

Алсу укый.

Әти бара.  ( 5 слайд)

Афәрин, укучылар. Ә хәзер китапларны ачтык.

4. Укучылар, әйдәгез, ял итеп алабыз. (Физминутка)

5. Карточка №3              1 вариант

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

Кунак, алма, әби.

Карточка №3              2 вариант

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп языгыз.

Өстәл, дус, урам.  (6 слайд)

6. Җөмләләрне  укып чыгыгыз. Баш һәм иярчен кисәкләрнең астына сызыгыз.

Булатның апасы Зилә Казанда яши. Быел җәйге каникулда Булат Казанга кунакка барды. Зилә аңа бөтен шәһәрне күрсәтте.

Шәһәрдә бик күп трамвайлар, автобуслар, машиналар йөриләр. Кешеләр дә русча гына сөйләшәләр. ( 7 слайд)

III. Өй эше:

       “Әнием – кадерле кешем” темасына инша. Шундагы 3 җөмләне тикшереп килергә. ( 8 слайд)

IV. Йомгак. Түгәрәкләр саны буенча билгеләр кую

 

 

 

 

 

 

 

 

 


МБОУ “Савгачевская средняя общеобразовательная школа”

МБОУ “Савгачевская средняя общеобразовательная школа”

Дәреснең максатлары: 1.Белем бирү максаты : Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау, алда үзләштерелгән, белемнәрне башка ситуацияләрдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү

Дәреснең максатлары: 1.Белем бирү максаты : Җөмләнең баш кисәкләрен кабатлау, алда үзләштерелгән, белемнәрне башка ситуацияләрдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү

Иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә?

Иярчен кисәкләргә нәрсәләр керә?

Алсу укый. Әти бара. ( 5 слайд)

Алсу укый. Әти бара. ( 5 слайд)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
21.02.2023