Мастер класс. “Татар халык ашлары һәм космос”

  • docx
  • 03.11.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала мастер класс космос.docx

 Мастер класс. “Татар халык ашлары һәм космос”

12 апрель  - космонавтика көне уңаеннан  технология  укытучысы Лена Ильясовна   6  класс укучылары белән “Татар халык ашлары һәм космос”  дип исемләнгән  –  мастер класс үткәрде.

     Юрий Гагарин­ның иң яраткан ризыкларыннан берсе – зур бәлеш! Хатынының әтисе – Оренбургтагы танылган аш-су ос­та­сы Иван Степанович Горячев әзерләгән итле бәлешкә бик тә мөкиббән киткән ул. Зур бәлеш бөтен гаиләне, дус-ишләр, гомумән, изге эш­ләр хакына берләшүче­ләрне бер табын янына җый­ган. Гагарин галәмдә иттарткыч аша чыгарып әзер­ләнгән иттән авыз иткән. Димәк, фрикаделькалы ашлар, салат һәм кәтлитләр дә бәйрәм табынын бизи ала. Аның әле тагын, йолдызларга соклана-соклана, кура җиләгеннән ясалган джем, ирис һәм шоколад кән­фит­ләр белән сыйланганын искә төшерик. Бүгенге кос­мо­навтларның йөземле эремчек яки кара карлыган вареньесын яратуларын да онытмыйк. Җирнең икенче космонавты Г.Ти­товның га­ләм “өстәле”нең бавыр паштеты, балыклы бәлештән “сыгылып” торганлыгын ис­кәртик. Аннан килеп, космонавтлар – төрле хорафатларга ышанучан халык та бит әле. Шуңа күрә кө­телмәгән хәлләрдән саклау өчен бөти сыйфатында табынга миләш яки мүк җилә­геннән әзер­ләнгән бе­рәр нинди ризык кую да ярап торыр. Ә чәй чын мәгъ­нәсендә “гагаринча” – лимон салынган кара яки яшел чәй булсын! Һәй, лимонлы чәйне болай да көн саен эчәбез, дип әллә кем­ләнергә ашыкмагыз. Үзен­чәлеге шунда: чәйне эчеп бетергәннән соң лимонны ашап кую кирәк. Юрий Гагарин 1961 елда Бөекбритания Королевасы Елизавета II үткәргән кабул итү мәҗ­лесендә нәкъ шулай эшләгән. Әби патша бу га­дәтне безнең өчен саклаган: әле бүген дә, бу вакыйгадан соң инде 56 ел узганнан соң, Букингем сараенда вакыт-вакыт “гагаринча” чәй эч­кәләп куялар ди!