2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту ,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү, тапкырлау һәм бүлүгә карата мәсьәләләр ,мисаллар чишүне камилләштерү; логик фикерли алуларын булдыру, хәтердә калдыру сәләтен үстерү максатыннан үткәрелә бу дәрес. Төркемнәрдә фронталь һәм индивидуаль эшләү культурасын тәрбияләү күздә тотыла.
Сатламыш урта мәктәбенең беренче квалификацион категорияле укытучысы
Шиһапова Наҗия Наил кызының
математикадан дәрес план конспекты
3 классДәрес темасы: 2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын ныгыту.
Материал Г.В.Дорофеев,Т.Н.Миракова,Т.Б.Бука:”Математика” 3 сыйныф дәреслеге,810
нчы бит, Казан ”Татарстан китап нәшрияты” 2013, УМК”Перспектива”
Җиһазлау: Презентация, компьютер, слайдлар ,смайликлар,чыгу билетлары, таймер,
карточкалар.
Дәрес тибы: кабатлау, ныгыту дәресе
Предметара бәйләнешләр: әйләнәтирә дөнья, әдәби уку
Эшчәнлек максаты: универсаль уку гамәлләре формалаштыру
Белем бирү максаты: 2, 3,4,5,6,7саннары белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын
ныгыту ,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү, тапкырлау һәм бүлүгә карата мәсьәләләр
чишүне камилләштерү; логик фикерли алуларын булдыру, хәтердә калдыру сәләтен
үстерү.
Тәрбия бирү максаты: төркемнәрдә фронталь һәм индивидуаль эшләү культурасын
тәрбияләү.
УУГ формалаштыру:
Шәхси гамәлләр: ( үзбилгеләмә, укуның дәлилләре, мәгънә төзелеше, әхлакыйэтик
бәяләү)
уку эшчәнлегенең уңышлар критериясе нигезендә үзбәяләү сәләте формалаштыру.
Регулятив гамәлләр: (максатка ышану, планлаштыру, алдан фаразлау, контроль,
коррекцияләү, бәяләү, үзүзеңне ихтыяр буенча көйләү)
укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү,
дәрестәге эш гамәлләренең эзлеклелеген әйтү.
Таныпбелү гамәлләре: (гомуми уку, логик проблема кую һәм чишү)
танып белү максатын билгеләү, кирәкле информация туплау,үткәндә
өйрәнгәнне яңасыннан аера белү.
Коммуникатив гамәлләр: (бергәләп уку эшчәнлеген планлаштыру, сораулар куелышы,
конфликтларны чишү, иптәшенең үзүзен тотышы белән идарә итүе, иптәшеңнең
эшчәнлеген бәяләү, үз фикереңне тулы әйтә белү)үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә белү,башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.
Укучы эшчәнлеге
Елмаерга өйрәнергә килдек
Ачулыга бездә урын юк.
Матур сүзләр әйтеп елмаябыз
Андый сүзләр бездә бик тә күп.
Смайликлар белән кәефләрен күрсәтәләр.
Хәерле иртә! телиләр.
(елмаю,уңышлар,җылылык)
Дәрес этабы
Дәресне оештыру,
эшчәнлекне
мотивлаштыру
Актуальләштерү
Укытучы эшчәнлеге
Уңай психологик халәт тудыру (слайд)
–Хәерле көн, алсу таңнарга!
Хәерле көн,
кошларга!
сайрар
Хәерле көн, зәңгәр күкләргә!
Хәерле көн, якын дусларга!
Хәерле көн, матур кызларга!
Берберегезгә карап елмаегыз да, матур
итеп утырыгыз.Сез партнерларга нәрсә
бүләк иттегез? Әйе, классыбыз шатлык
нурлары белән тулсын әле. Яңа белемнәр
алырга барыгыз да әзер ,күрәм. Яхшы
кәеф белән берберебезгә ярдәмләшеп
дәресебезне башлыйбыз. Без бүгенге
дәрестә, укучылар 2, 3,4,5,6,7саннары
белән тапкырлау һәм бүлү таблицаларын
ныгытырбыз ,исәпләү күнекмәләрен
камилләштерерербез, тапкырлау һәм
бүлүгә карата мәсьәләләр чишәрбез.
ТЕЙК ОФ ТАЧ ДАУН структурасы
буенча
а)Арифметик диктант.(слайд )
б)” Чылбыр”уены.(үземнән башлыйм:
4*2, тапкырлау һәм бүлү гамәлләре төзү)
Җаваптан башланган сан белән мисал төзи (по ли
плечу)
Яңа белемнәр ачу
в) №2(9 бит) ( слайд )
ФИНКТРАЙТРАУНД РОБИН
структурасы буенча №1 нче күнегүне
дәфтәрләрдә эшлибез.
Җавапларны чагыштырыгыз. Мисаллар
Уйлыйлар, язалар,
чиратлашып үзләренең җаваплары белән фикер алышалар.нинди кагыйдәгә нигезләнеп төзелгән?
Белем һәм
күнекмәләрне
ныгыту
Физминутка
Дәрескә йомгак.
Рефлекция
Өй эше бирү: №8, 9.
Укучылар киләсе дәресне планлаштыру
өчен чыгу билетлары тутырабыз. Әгәр
сез бирелгән әйтелмә белән килешәсез
икән алдагы буш шакмакка “+” тамгасы
куясыз, әгәр дә килешмисез икән буш
калдырасыз.
ЧЫГУ БИЛЕТЫ
Белемем артты.
Җөп һәм так саннарны аера беләм2,3,3,4,5,6,7 гә кадәр тапкырлау
һәм бүлү таблицаларын белеп
бетермим әле.
2,3,3,4,5,6,7 гә кадәр тапкырлау
һәм булү таблицаларын яхшы
беләм.
Мәсьәләләр чишүдә кыенсынам.
Мисалларны яратып эшлим.
Укучылар, сез бүгенге дәрестән
канәгатьме? Әйдәгез, канәгать булсагыз,
берберегезгә карап елмаегыз.
Смайликлар белән кәефләрегезне
күрсәтегез.